ar
Feedback

لا تقع ضحية للمخادعين! تيليمتريو يكتشف ويُميّز هذه القنوات 👉 إذا كنت تريد رؤية العلامة، اشترك

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 677
المشتركون
-224 ساعات
+27 أيام
-630 أيام
أرشيف المشاركات
Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл — мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау. Ризаэтдин Фәхретдин

Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. Гораций

Без бары тик югалтырга курыккан кешеләргә генә ачуланабыз, алар белән генә талашабыз, үпкәләшәбез...

Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала. Мөхәммәт Мәһдиев

Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. Оноре де Бальзак

Югалтмас өчен кадерен белергә кирәк.

Белемне Кытайга барып булса да алыгыз. Хәдис

Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. Роберт Кеннеди

Ире белән талашса да, зирәк хатын аңа ашау әзерләр. Үз сүзе дөрес булса да, зирәк ир барып хатынын үбәр.

Үзең бер тамчы җылы бирмәгән килеш, дөнья салкын дип зарланма.

Вакыт үтү белән үзеңә таба адым ясамаучыларга тартылудан туясың икән...

Үз-үзенә булышмаучы кешегә булышырга тырышу мәгънәсез. Үзе күтәрелергә теләмәгән кешене баскычтан менәргә мәҗбүр итеп булмый.

Үзгәреш — сәламәт психика күрсәткече ул.

Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат — бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына, чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында, иң гүзәл чәчәк булыр!

Әгәр бу тормышта барын да татып карарга телисең икән, яхшы, намуслы һәм әхлаклы булып кара.

Бүгенге көн белән яшәмичә, истәлекләр яки өметләнү белән мәшгуль булуыбыз — еш кына канәгатьсезлекләребезнең сәбәпчесе. Эльчин Сафарли

Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. Аристотель

Телеңне кыска тот, баш(ың) сакланыр, Сүзеңне аз сөйләсәң, гомерең озынаер. Юсуф Баласагуни

Туган як җылысы йөрәктәге ташны, җанны эретә.

Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. Флүс Латыйфи