ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 718
المشتركون
-224 ساعات
-57 أيام
-1530 أيام
أرشيف المشاركات
Иҗат — талант белән хезмәтнең иң югары кавышу ноктасы. Марат Кәбиров

Кешенең акылы сүзеннән, асылы фигыленнән билгеле.

Сезнең өчен күлләвектән дә чыкмаячак кешеләр өчен диңгез кичмәгез.

Тормышның һәр көне көрәш, шуны онытма. Төптән уйларга өйрән, беркайчан да алдан кычкырып чыкма, ахыргы сүз синнән булсын. Зифа Кадырова

Сезгә минем турында сөйләүче миңа сезнең турында сөйли. Бу турыда беркайчан да онытмагыз.

Тапкан — бер ана булса, баккан — гел ана. Татар халык мәкале

Олыгаю яшь белән йөрми. Шәриф Хөсәенов

Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз.

Үҗәтлек — тормышта уңыш казану өчен иң кирәкле сыйфаттыр.

Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр. Татар халык мәкале

Тормыш китабы ансат укылмый. Габдрахман Әпсәләмов

Эт өрер — бүре йөрер. Татар халык мәкале

Хыяллану — яхшы, әмма аны чынга ашыру өчен нәрсә дә булса эшләсәң генә. Диванда ятып хыяллану — бәдрәфтә балык тоту белән бер.

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре. Татар халык мәкале

Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак. Хюррем Султан

Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.

Иртәгә үзеңдә булдырырга теләгән әйберне бүген үк булдыр; иртәгә котылырга теләгәннән бүген үк котыл. Аквиналы Томас

Халык әйтсә хак әйтер. Татар халык мәкале

Бәхет синең кем булуыңнан яки нәрсәң булудан тормый. Ул бары синең ни турында уйлавыңнан гына тора. Будда

Бәхет — кешенең гомер юлында кылына торган гамәлләренең кайтавазы икәнлеген уйлаганыгыз бармы?..