Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 677
Suscriptores
-224 horas
+27 días
-630 días
Archivo de publicaciones
Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл — мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау.
Ризаэтдин Фәхретдин
Без бары тик югалтырга курыккан кешеләргә генә ачуланабыз, алар белән генә талашабыз, үпкәләшәбез...
Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала.
Мөхәммәт Мәһдиев
Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала.
Роберт Кеннеди
Ире белән талашса да, зирәк хатын аңа ашау әзерләр. Үз сүзе дөрес булса да, зирәк ир барып хатынын үбәр.
Үз-үзенә булышмаучы кешегә булышырга тырышу мәгънәсез. Үзе күтәрелергә теләмәгән кешене баскычтан менәргә мәҗбүр итеп булмый.
Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат — бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына, чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында, иң гүзәл чәчәк булыр!
Әгәр бу тормышта барын да татып карарга телисең икән, яхшы, намуслы һәм әхлаклы булып кара.
Бүгенге көн белән яшәмичә, истәлекләр яки өметләнү белән мәшгуль булуыбыз — еш кына канәгатьсезлекләребезнең сәбәпчесе.
Эльчин Сафарли
Телеңне кыска тот, баш(ың) сакланыр,
Сүзеңне аз сөйләсәң, гомерең озынаер.
Юсуф Баласагуни
Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.
Флүс Латыйфи
