Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 678
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
-530 أيام
أرشيف المشاركات
Кеше зирәклегенең иң югары баскычы — вакыйгаларга җайлаша белү һәм, тышкы дәһшәтләр булуга карамастан, тынычлык саклау.
Даниель Дефо
Тормыш яңгыр беткәнне көтәр өчен түгел, шул яңгыр астында биергә өйрәнер өчен бирелгән.
Әгәр син нидер эшлисең икән, берни эшләмәүче кешеләр сине шуның өчен генә булса да яратмаячаклар.
Павел Воля
Эчкерсезлек, иман кебек үк, йөрәгеңнең исән булуын тоюдан башка берни дә ышандырмый, берни дә бирми.
Шамил Аляутдинов
Һәркем үз ахмаклыгы өчен үзе түләргә тиеш. Югыйсә аңа беркайчан да акыл кермәячәк.
Һәрбер кеше — үз аерым күзлеге аша гына сөйләүче. Моны аңлаганда без үз дөреслеген исбат итү һәм без ышанганны яклау ихтыяҗыннан азат ителәбез.
Вадим Зеланд
Беркайчан да кеше турында аның йөзенә карап әйтә алмый торган сүз сөйләмә.
Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул — акыл эше дә. Яратканда, кешенең кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын да, ниһаять, эш-кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә, әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була ала. Димәк ярату хисе дә — кешенең үз ихтыярында: теләсә — ярата ала, теләмәсә — юк.
Әмирхан Еники
Дустыңны уртача сөй, бәлки, беркөнне ул сиңа дошман булыр; дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки, беркөнне ул сиңа дус булыр.
Хәдис
Күз яше күздән түгел, йөрәктән чыга....Ул бары сагыштан сары битләрне юа...
Барыбыз да ара. Һәтта иң көчлеләр дә. Тик алар, башкалардан аермалы буларак, максатларына таба дәшми генә, тешләрен кысып баруларын дәвам итәләр.
