Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 678
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
-530 أيام
أرشيف المشاركات
Нинди генә очракта да жиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Фәнис Яруллин
Башкаларга караганда яхшырак булырга түгел, кичәгегә караганда яхшырак булырга кирәк. Бу стратегия җиңелләрдән булмаса да, иң отышлысы.
Әгәр хыял канатларың өтелмәсен дисәң, үз биеклегеңнән төшмә!
Нәбирә Гыйматдинова
Кирәкмәгән (урынсыз) сүзләрне тешләрең артына кысып калдыра алмыйсың икән, киләчәктә протезың артында яшереп калдырасың булмагае.
Сезнең иң төп хатагыз — кеше күзен бәяләп бетермәү. Аңлагыз, тел дөреслекне яшереп калдыра ала, ә күзләр — беркайчан да!
Михаил Булгаков
Бер-беренә "песием" диючеләр песинең юлбарыска, "кошчыгым"ның аҗдаһага, "матурым"ның убырлыга әйләнә алуын тора-бара гына аңлыйлар...
Кешенең шатлыктан елмаюын күрү күңелле. Аның елмаю сәбәбе син үзең булсаң, ике тапкыр күңеллерәк.
Яз кебек күңелегезгә җылылык, тормышыгызга бәрәкәт һәм илһам юлдаш булсын🌼
Һәр көнегез якты уйлар һәм шатлыклы мизгелләр белән тулып торсын🌸
Хисләргә ирек бирә белергә кирәк: йөрәгең дә, акылың да шулчак җиңел сулап куяр.
Сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр яныннан ераграк йөрсәң, күп чирләрдән азат булырсың.
Мәкаль
Бөек кеше генә үч сакламый. Бөек кеше генә үзен рәнҗеткәннәрне гафу итә белә.
Туфан Миңнуллин
Әгәр җаның кемгә дә булса тартыла икән, каршы килмә. Бары ул гына безгә нәрсә кирәген төгәл белә.
Гомер итәр өчен бер-береңә тиң булу кирәк. Бернинди байлык, зур дәрәҗә җан тынычлыгын, бәхетне алыштыра алмый. Вакыт узу белән, кешелек кыйммәтләренең бәһасез икәнен аңлый кеше. Әмма әйткән сүзләр, кылган гамәлләр хәтердә мәңге саклана...
Бала – синең йортыңдагы кунак. Ашат, тәрбиялә һәм иреккә җибәр.
Һинд әйтеме
Ике җырның берсендә мәхәббәт язларда килә дип җырлана. Әгәр синең сөюең көзләрдә туса, моңсуланма. Үз җырыңны яз!
Һәр көзнең үз төсе, үз көе, хикәясе... хисе.
