uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 720
Підписники
Немає даних24 години
-37 днів
-1430 день
Архів дописів
Дөресен сөйләш, истә калдырырга ансат булыр. Марк Твен

Иҗат — гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Хәсән Туфан

Берәр кешедән үч алырга теләсәгез, ул кешене онытыгыз, хәтерегездән чыгарып ташлагыз. Ул кешенең исемен башка беркайчан да телгә алмагыз. Иң көчле, җайлы үч алу ысулы шушы. Януш Леон Вишневский

Теләсәң, мең ысул табарсың, теләмәсәң — мең сәбәп...

Әгәр ышанмасыннар дисәң, дөресен сөйлә. Әхсән Баян

Китап укучыга беркайчан да күңелсез түгел. Ирвин Уэлш

Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез. Рабит Батулла

Мәхәббәт өч ел яшәми. Мәхәббәт өч көн дә яшәми. Ике йөрәк күпме теләсә, шул кадәр яши.

Халыкка файдалы булган эш үзеңә дә файдалы. Хөсни Кәрим

Тинчурин театрында сәхнәләндереләчәк «Хыял артыннан» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз! Конкурс шартлары бик гади һәм җ
Тинчурин театрында сәхнәләндереләчәк  «Хыял артыннан» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз! Конкурс шартлары бик гади һәм җиңел: 🌟 Матур сүз 🌟 Дөрес сүзгә җавап юк 🐆 Тинчурин театры  каналларына язылырга да, "Катнашам" төймәсенә басып, нәтиҗәләрне көтәргә. Җиңүчене очраклы рәвештә сайлый торган бот ярдәмендә 1 нче декабрьдә белербез! Спектакль 3 нче декабрь 18:30 сәгатьтә куела.

Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...

Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт. Фирдәвес Зариф

Оныта белү — сәләт. Р. Мөхәммәдиев

Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер. Мөхәммәт Мәһдиев

Безне иң каты яратучылар безнең арадан бик тиз китәләр...

Туган тел — саекмас чишмә.

Мәхәббәт ул — яшәргә теләү. М. Горький

Бәхетле булыр өчен, иң беренче чиратта, үз-үзең белән көрәшергә кирәк.

Башлагансың икән — җиң! Эрнест Хемингуэй

Чын ачыш — ул яңа җирләр ачу түгел, ә тормышка яңача карый башлау.