ar
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

إظهار المزيد
لم يتم تحديد البلدالفئة غير محددة
268
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
+1530 أيام
أرشيف المشاركات
«Дышать»* дигән автор-башкаручы 1нче май көнне «Әке-бәке» дигән җыр чыгарган. Җырның исеме татар балалар санамышына сылтый. Я
«Дышать»* дигән автор-башкаручы 1нче май көнне «Әке-бәке» дигән җыр чыгарган. Җырның исеме татар балалар санамышына сылтый. Ягъни әке, бәке сүзләрнең мәгънәсе, тәрҗемәсе юк, рус телендәге эни-бэни // эники-бэники сыман. Трек нигезендә - этник музыкаль коралларда төзелгән заманча бию яңгырашы. Җырны стриминг мәйданчыкларында тыңларга мөмкин. Җыр кушымтасын таңылап аңлавы авыр, ә сүзләр анда шундый: «Әке-бәке, Кыек сәке, эремчек, Син калып тор, Әй энем чык» *Дышать - җырчы Гөлназ Шакированың сәхнә тәхәллүсе 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡санамыш - считалка 💡сылтау - отсылать 💡мәгънә - значение, содержание, смысл 💡корал - инструмент 💡кушымта - припев 💡тәхәллүс - псевдоним 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Без #иртәнге_җыр рубрикасын дәвам итәбез. "ХХ гасырның 100 татар җыры" проектына зур рәхмәт! 100tatar.ru XX гасыр башына бай халык материалына нигезләнгән татар сәхнә музыкасы формалаша. Мөселман руханиларының тискәре мөнәсәбәтенә карамастан, халык җырлары концерт залларында, ярминкәләрдә һәм кабакларда яңгырый башлый. Инде XIX гасыр уртасында ук гитара һәм гармун популярлаша бара. Бу вакытта думбрада һәм кыл-кубызда уйнаучылар саны кими бара. ХХ гасыр башы җырлары белән танышуны "Туган тел" җырыннан башлыйбыз. Җырның көе нигезендә популяр булган "Сәлим Бабай" бәете ята. Шунысын да истә тотарга кирәк: күп кенә җыр текстлары "Сәлим Бабай" бәете нигезендә җырланган. Ләкин халык хәтерендә Тукайның бу бәеткә салынган "Туган тел" шигыре калды. Шуңа күрә җырның ритмы һәм сүзләр төзелеше шулкадәр кызыклы. Бу җыр татар халкының рәсми булмаган гимны булып тора. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡руханилар - духовенство 💡тискәре - отрицательный 💡көе нигезендә - в основе мелодии 💡рәсми булмаган - неофициальный

26нче апрель көнне Казан кирмәне гавами урыннарында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты узды Концерт оештыручысы «Татфорум» татар яшьләр оешмасы. Концертта яшь татар җырчылары чыгыш ясадылар һәм бер башкорт җырчысы Айдар Исхаков чыгыш ясады. Концертның хедлайнеры Defne дигән җырчы булды. Концертны блогер Ләйлә Лерон һәм юмор остасы Владислав Шунский алып бардылар. Концерт 5 сәгать барды һәм тамашачы җайлылыгы өчен Татфорум алдан ук кайсы җырчы кайсы вакытта чыгыш ясаганны үзенең телеграм каналында белдерде. Күп тамашачы бу бәйрәмгә Татарстан байрагын тотып килгәннәре һәм татар язулары язылган худилар киеп килгәннәре куандыра диеп яза журналист Рәмис Латыйпов. Шулай ук журналист фикере буенча безнең яшь җырчылар арасында башкорт төркеме Ay yola кебек йолдызлар элегә юк. Кемдер чараны хуплый, кемдер тәнкыйтьли. Кемгәдер концерт репертуары артык заманча тоела, салмак җырлар концертта бөтенләй юк, диеп, язалар. Шулай ук кайбер концертның моментларында концертның исеме җисеменә туры килми диеп язучы булды, чөнки кайбер артист тамашачы белән рус телендә сөйләшкән. Татфорум үзе чара турында шулай язды: «Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әверелде: җырлар, очрашулар, елмаюлар һәм онытылмас мизгелләр белән тулы булды!» Ә сез бу чарада булдыгызмы? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡байрак - флаг 💡салмак - плавный 💡җисем - содержание 💡чара - мероприятие

Әлфинә Әзһәмова Bazzar клубында чыгыш ясыячак 8нче май көнне Казанда Bazzar дигән төнге клубта татарча дискотека узачак. Диск
Әлфинә Әзһәмова Bazzar клубында чыгыш ясыячак 8нче май көнне Казанда Bazzar дигән төнге клубта татарча дискотека узачак. Дискотеканың махсус кунагы Әлфинә Әзһәмова булачак. Әлфинә Әзһәмова - татар эстрадасының иң танылган җырчыларның берсе. Киң мәшһүрлык аңа «Төнге урам» дигән җыр китерде. Шулай ук репертуарында «Онытмаган», «Сиңа багышладым» һәм «Уйнап кына ярат» дигән хитлар бар. Әлфинә Әзһәмова Татарстанда гына түгел, ә Татарстаннан читтә дә зур шәһәрләрдә - Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, Ульяновскта - оештырылган татарча дискотекаларда чыгыш ясый. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡махсус - специальный 💡мәшһүр - известный, популярный, знаменитый 💡оештыру - организовывать 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанда һөнәрчеләр, казанлылар һәм Казан кунаклары өчен Уникаль осталык үзәге дигән яңа киңлек ачылды Ике ел ярым дәвамында барган яңартудан соң Казанда ЦУМ эшли башлады. Иске аббревиатура белән, ләкин яңа атама һәм тулыландыру белән - хәзер ул Уникаль осталык үзәге. Универмаг 2023нче елның көзендә ябылды, шул вакыттан башлап белгечләр ЦУМ бинасы өчен яңа концепция уйлап таптылар һәм Татарстан һөнәрчеләрен эзләделәр. 29нче апрельдә ниһаять киңлек рәсми рәвештә ачылды. Дистәләгән һөнәрчеләр биредә мастер-класслар үткәрәләр, үз эшләнмәләрен ясыйлар һәм саталар. Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, үзәккә килүчеләрне тукландыру өчен Каз рестораны җаваплы - ул монда 1нче катта урнашкан. Кечкенә тарих - элек ЦУМ популяр сәүдә үзәге иде, ләкин соңгы елларда ул халык өчен кирәкми торган сәүдә үзәгенә әйләнде, шунлыктан бинада яңа проект булдырылды. Хәзер инде ул һөнәрчеләр өчен дә, Казан кешеләре өчен дә, Казан кунаклары өчен дә, туристлар өчен дә бик текә һәм кызыклы киңлеккә әйләнде. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Һөнәрче - ремесленник 💡киңлек - пространство 💡яңарту - обновление, реконструкция 💡дистәләгән - десятки 💡изделие - эшләнмә 💡кирәкми торган - невостребованный

Татар мифологиясе зур экраннарга чыга! 7нче майда Рәсәйнең барлык кинотеатрларында «Шүрәле» мистик триллеры күрсәтелә башлыяч
Татар мифологиясе зур экраннарга чыга! 7нче майда Рәсәйнең барлык кинотеатрларында «Шүрәле» мистик триллеры күрсәтелә башлыячак - бу режиссёр Алинә Насыйбуллинаның тәүге эше. Фильмда Алинә Насыйбуллина үзе төп рольне башкара, шулай ук Рузил Миңнекаев, Максим Матвеев, Хаски һәм башка актёрлар уйныйлар. Казанда 26нче апрель көнне киноның премьерасы узды. Казан тамашачысы киноны тәнкыйтьләде. Сәбәбе - актёрларның татар телендә сөйләшкәндә рус акцентлары. Ләкин мондый тәнкыйтьләргә карамыйча сез барыбер барыгыз, нинди генә шәһәрдә булсагыз да, карарга барыгыз! *Киноның жанры триллер икәнен онытмагыз, шунлыктан яшь чикләве бар - 18+ 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡тәүге эш - первая работа, дебют 💡тәнкыйть - критика 💡сәбәп - причина

Безнең Яңа ел яллары озакка сузылды 😁 Каналның форматын һәм исемен яңартып - без кайтабыз! Дулкынлану күңелле генә булсын 😉

Мәхәббәт - ул... Фото: «Тартарика» энциклопедиясе
Мәхәббәт - ул... Фото: «Тартарика» энциклопедиясе

"Әбигә хат килгән", 1979 Зөфәр Гимаев #арт_клуб_ТЯ Әлеге сурәт балачакка алып кайтты, килешәсезме?
"Әбигә хат килгән", 1979 Зөфәр Гимаев #арт_клуб_ТЯ Әлеге сурәт балачакка алып кайтты, килешәсезме?

Repost from N/a
Мемның эчтәлеге: Нигә уятасың? Нигә авылга бару өчен 05:00 торырга кирәк? Бәлки моның өчен: Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes

Хәерле иртәләр! 1940 еллар җырлары. #татар_җырлар. Фазыл чишмәсе. Сибгат Хәким сүзләре. Халык музыкасы. Җырны Рөкыя Ибраһимова Фазыл чишмәсе янында ишетте. Ул сугышта һәлак була. Җырга сүзләрне 1947 елда Сибгать Хәким яза. Җырның тексты аңа җиңел бирелмәде. Башта ул ике куплет уйлап тапкан, ләкин Меховщиков клубындагы концерттан соң халыктан аны озынайтырга таләп килде. Шулай итеп тагын өч куплет барлыкка килә. Источник: https://100tatar.ru/40ru

Төрек Изнигында археологлар III гасыр фрескасын тапканнар. Анда "Яхшы көтүче" образында кәҗә күтәреп йөрүче сакалсыз яшь Гайс
Төрек Изнигында археологлар III гасыр фрескасын тапканнар. Анда "Яхшы көтүче" образында кәҗә күтәреп йөрүче сакалсыз яшь Гайсә Мәсих (Иисус Христос) сурәтләнгән. Бу фреска Гайсә Мәсихнең иң борынгы сурәтләреннән берсе булып тора. Источник: https://t.me/bbbreaking/222475

🐴Көнчыгыш календаре буенча, киләсе 2026 ел – Ат елы. Шул уңайдан, татар халкында ат белән бәйле булган кайбер ышануларга тук
🐴Көнчыгыш календаре буенча, киләсе 2026 ел – Ат елы. Шул уңайдан, татар халкында ат белән бәйле булган кайбер ышануларга тукталып аласы иттек. 🐴Бик күп халыклар мифологиясендә, фольклорында һәм язма әдәбиятында ат - кояш, яктылык, тизлек, бәхет һәм шул ук вакытта язмыш һәм үлем, икенче дөньяга күчү символы, иң югары дәрәҗәле һәм мификлаштырылган хайваннарның берсе. 🐴Халык күзаллауларының бер ишесе буенча - ат килеп чыгышы белән Күк патшалыгы вәкиле, Икенче карашлар буенча - Су асты дөньясы белән бәйләнгән, шулай ук аның Җир асты дөньясыннан булуына да ишарәләүче мисаллар бар. Мәсәлән, халкыбызның дастан, әкият, табышмак, мәкаль-әйтем, җырларында урын алган Акбүзат, Толпар образлары атның шул исәптән әлеге үзенчәлеген дә чагылдыра. 🐴Атның мифологик сыйфатлары турында аңа бәйле атрибутларның төрле ырымнарда кулланылуы буенча да сүз йөртә алабыз. 📍Әйтик, халкыбызда хәвеф-хәтәр килмәсен дип, ишек бусагасына ат дагасы кагып кую гадәте бар. Даганың бу очракта ат тоягыннан төшеп калган булуы шарт. 📍Озакка сузылган корылык булганда әби-бабаларыбыз ат башы сөяген агымсуга салып бәйләп куйганнар. 📍Атның тире кара көчләрдән саклый ала дигән ышануга нигезләнеп, ат тире сеңгән предметларны, мәсәлән, атның авызлыгын, иярен теге яисә бу чирне имләү, җен-зәхмәтне куркыту өчен кулланганнар. #ат_елы #ышануларыбыз

Ни өчен чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Ник Яңа ел кыш уртасында килә? Бу сорауларга җавап бар. Яңа еллар күңе
+6
Ни өчен чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Ник Яңа ел кыш уртасында килә? Бу сорауларга җавап бар. Яңа еллар күңелле узсын!

Интертат газетасы: «Рубль ныгыган». 2024 елның декабре белән чагыштырганда, рубль курсы долларга карата 31 процентка ныгыган.
Интертат газетасы:
«Рубль ныгыган». 2024 елның декабре белән чагыштырганда, рубль курсы долларга карата 31 процентка ныгыган. Икенче урында швед кронасы (19,9 процентка), өченче урында венгр форинты (19,4 процентка). Шулай ук бишлеккә Колумбия песосы (18,9 процентка) һәм чех кронасы (17,2 процентка) кергән.
Источник: https://intertat.tatar/news/rubl-nygygan-2025-elda-dollarga-karata-in-nyk-kyimmatlangan-valyuta-bilgele-5877493

Елның төп уңышы? 🟢Яратмаган иске эштән китү - эшләүчеләрнең 29% шулай дип җавап биргән. 🟢Ял вакытында чын ял - 26% җавап би
Елның төп уңышы? 🟢Яратмаган иске эштән китү - эшләүчеләрнең 29% шулай дип җавап биргән. 🟢Ял вакытында чын ял - 26% җавап биргән. Эштәге проблемалар? 🟢Эшләүчеләрнең 58% компаниядә яки эштә өметләрен өзгән (разочаровались). 🟢46% профессиональ янган. Источник: https://incrussia.ru/news/kazhdyj-tretij-rossiyanin-nazval-uhod-s-raboty-glavnym-uspehom-goda/

Бүген төнлә. Трамп Венесуэлага һөҗүм итәргә боерык (приказ) биргән, дип хәбәр итә CBS News журналисты Дженнифер Джейкобс (фот
+4
Бүген төнлә. Трамп Венесуэлага һөҗүм итәргә боерык (приказ) биргән, дип хәбәр итә CBS News журналисты Дженнифер Джейкобс (фото 1). США хәрби-һава көчләре Венесуэла башкаласы - Каракас территориясендәге хәрби объектларга һөҗүм итте (видео 2). Игуэроте аэропорты янында США авиаһөҗүменнән соң шартлау кадрлары (видео 3). Венесуэла өстендә күк йөзе хәзер (фото 4). Венесуэлада гадәттән тыш хәл (чрезвычайное положение) кертелә. Венесуэла бронетехникасы Каракас урамнарында күренә (видео 5). Колумбия Президенты (Венесуэла белән күрше ил) белдерде:
Венесуэла һөҗүмгә дучар булды! Америка дәүләтләре һәм ООН оешмалары кичекмәстән очрашырга тиеш
Источник: https://t.me/bbbreaking/222525

Роструд Россиядә иң актуаль 5 һөнәрне атады: ● тегүче; ● автомобиль йөртүчесе; ● монтажчы; ● электрогазосварщик; ● табиб. Ист
Роструд Россиядә иң актуаль 5 һөнәрне атады: ● тегүче; ● автомобиль йөртүчесе; ● монтажчы; ● электрогазосварщик; ● табиб. Источник: https://m.business-gazeta.ru/news/691502

Россия Мәгариф министрлыгы укучылар белән конфликтлы хәлләр өчен педагогларга инструкция юллады. Источник: https://edu.gov.ru
+1
Россия Мәгариф министрлыгы укучылар белән конфликтлы хәлләр өчен педагогларга инструкция юллады. Источник: https://edu.gov.ru/press/10915/minprosvescheniya-rossii-napravilo-v-regiony-instrukciyu-po-deystviyam-pedagogov-v-konfliktnyh-situaciyah/

Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте буенча депутаты Антон Горелкин:
VPN-сервислардан файдаланган өчен штрафлар кертергә планлаштырмыйбыз. Бу тема хәтта күтәрелми дә.
Источник: https://tass.ru/ekonomika/26027307