Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
300
مشترکین
+124 ساعت
+27 روز
+1930 روز
آرشیو پست ها
Пенза өлкәсендә Сабантуйда рекорд куелды: бер тонна азу пешерелде
Пенза өлкәсендә Бөтенрәсәй Сабантуенда сыер итеннән бер тонна азу пешергәннәр. Татарстан пешекчеләре элеккеге 700 килограммлы рекордны уздырдыар. Яңа күрсәткечне Рәсәйнең гастрономик рекордлар китабына кертү өчен гариза тапшырылган.
Бер тонна азу пешерер өчен 270 кг
сыер ите, 200 кг бәрәңге, 160 кг
суган, 30 литр май киткән. Шулай
ук азуга маринадланган кыяр, кишер, сарымсак һәм яшелчәләр салына. Яңа рекорд конкурс комиссиясе тарафыннан теркәлгәннән соң, азуны халыкка бушка тараттылар. Ул ни бары дүрт меңнән артык тәлинкә азу булды.
Бөтенрәсәй сабантуе 27нче июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк төбәгенең Дәхтәрни авылында узды. Бәйрәмгә Пенза өлкәсенә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 38 делегация килде. Гомүмән сабантуйга берничә дистә мең кеше килгән. Бәйрәм кунакларын милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу һәм башка ярышлар көтте. Шулай ук ат чабышлары да уздырылды. Милли көрәш батырына төп бүләк - яңа машина тапшырылды.
Сүз уңаеннан, Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яши
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
💡гариза - заявление
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Ришат Төхфәтуллин RISHAT THV тәхәллүсе астында рус телле яңа проект ачып җибәргән
Җырчы федераль сәхнәгә чыгарга һәм заманча поп-музыка белән экспериментлар ясарга җыена.
«БИЗНЕС Online» белән әңгәмәсендә аның яңа иҗаты 18-25 яшьлек яшь тамашачыга (беренче чиратта кызларга) юнәлтеләчәк, әмма җырчыга хас булган моңлылык һәм хислелек сакланып калачак.
«Минем тыңлаучылар арасында рус телле кешеләр күп, һәм мин алар белән бер телдә сөйләшәсем килде, әмма артист буларак үземә хыянәт итмичә. Мин татар музыкасыннан китмим», — дип билгеләп үтте Төхфәтуллин.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тәхәллүс - псевдоним
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Беренче хосусый татар гәҗите «Юлдаш» ябыла
ММЧ хәбәрләре буенча басма 1нче июльдән башлап чыгуын туктата.
Ябылуның төп сәбәбе - почта хезмәтләренең артык кыйммәтләнүе.
Мәгълүмати мәйданда күпләр бу яңалыкны 2025нче елның декабрендә ябылган тагын бер татар телле басма - «Татарстан яшьләре» белән чагыштырдылар. Ул гәҗит тә, рәсми версия буенча, финанс кыенлыклары аркасында туктатылган иде.
Искәрмә: сүз нәкъ Казанда чыгучы «Юлдаш» гәҗите турында бара. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә басыла торган «Юлдаш» гәҗите, Мордовиядә нәшер ителүче «Юлдаш» һәм «Ёлдаш» кумык гәҗите үз эшләрен дәвам итәләр.
Фикерләр:
🎙Журналист Рәмис Латыйпов: Юлдаш гәҗите 35 ел дәвамында бер туктаусыз эшен алып барды, күпме икътисади инкыйразларны ерып чыкты, ләкин хәзерге инкыйраз 90нчы елларның инкыйразыннан да көчлерәк, күрәсең.
🎙Гади интернет кулланучысы: Бүген гәҗитләрне ябарга түгел, ә интернетка күчереп үстерергә кирәк. Яшьләр хәзер күбрәк телефон һәм интернет аша укый. «Юлдаш»ка ярдәм сорарга кирәк. Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия, Азәрбайҗан һәм башка төрки илләр мондый эштә ярдәм итә ала.
🎙«Тупой татарский пиарщик» телеграм каналының админы:
Хәзерге заманда кәгазь гәҗитләрнең берсе дә үз-үзенең чыгымнарын каплый алмый. Ә инде «Юлдаш» гәҗите турында әйтсәк, аны, йомшак кына әйткәндә, популяр басма дип атап булмый.
Сүз уңаеннан «Юлдаш» гәҗитенең сайты да юк, социаль челтәрләрдә каналлары да юк.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡искәрмә - примечание
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
27нче июньдә Пенза өлкәсенең Дәхтәрни (Малый Труев) авылында XVI Бөтенрәсәй Авыл Сабантуе узачак!
Пенза ягы - татар әдәбиятының күренекле язучысы Гадел Кутуйның туган төбәге. Аның туган авылы Татар Кынадысы Дәхтәрни авылы кырында гына урнашкан.
Сабантуй программасы белән рәсемдә таныша аласыз. Шулай ук бәйрәмдә тагын бер кызыклы вакыйга көтелә - татарча азу ризыгы пешерү буенча рекорд кую ниятләнә 👏👏👏👏
Бу бәйрәм уңаеннан Сөембикә журналы үз Telegram-каналында Пенза татарларының кайбер шивә сүзләре белән дә бүлеште:
⏺күл - инеш
⏺ает - гает
⏺оланнар - балалар
⏺ләкшә - баскан токмач
⏺картуф - бәрәңге
⏺анкай - әнкәй (кайнанага эндәшү)
⏺бәби мае - бәби чәе
⏺хатим - Коръән ашы
⏺әпәй - ипи
⏺бак - кара
Пенза татарлары шивәсеннән тагын нинди сүзләр беләсез? Шәрехләрдә бүлешегез ⤵️
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Җырлы сишәмбе»дә Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова күп татар легендар җырларын башкардылар, шул исәптә «Аңла йөрәгемне» җыры да.
Киләсе очрашу 7нче июль көнне шул ук урында.
Кем бу чарада булды? Фикерләрегез белән шәрехләрдә бүлешә аласыз - нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬Мәгариф министрлыгы Рәсәй мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнү программасын раслады. Яңа программа 2026нчы елның 1нче сентябреннән башлап гамәлгә керәчәк. Әмма гарәп теле мәҗбүри булмаячак: мәктәпләр аны укытучылар һәм тиешле ресурслар булганда гына икенче чит тел буларак кертә алачак.
💬Кырымда ягулык сату тулысынча туктатылган, талоннар буенча да бензин һәм дизель бирмиләр, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Сергей Аксёнов. 21нче июньнән башлап ягулык ярымутрауда бары дәүләт хезмәтләренә генә бүленеп биреләчәк.
💬Рәсәйдә электрокарларга кызыксыну 2,5 тапкыр арткан. Машина сатучы ширкәтләр мәгълүматларына караганда, электромобильләр сатып алучыларның иң зур активлыгы Кырымда күзәтелә.
💬Владимир Зеленский сүзләре буенча, Украина Рәсәй территориясенә 3 мең чакрымга кадәр ераклыкта һөҗүмнәр ясый ала һәм Украинадан 2 мең чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Төмәндәге карамай эшкәртү кярханәсенә һөҗүм оештырулары турында белдерде.
💬Үзәк банк тикшеренүе буенча, Рәсәй кешеләренең яртысы диярлек кәгазь акчасыз тормышны күз алдына китерә алмый. Бер ел эчендә мондый фикердә булучылар өлеше 43 фаиздан 48 фаизга кадәр арткан. Шулай ук респондентлар көндәлек түләүләр һәм акча җыю өчен кәгазь акчаны ешрак куллана башлаган.
💬ММЧ хәбәр итүенчә, инде 16 Рәсәй төбәгендә ягулык сатуга чикләүләр кертелгән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ярымутрау - полуостров
💡машина сатучы ширкәт - автодилер
💡карамай эшкәртү кярханәсе - НПЗ
💡тикшеренү - исследование
💡ММЧ - СМИ
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казанда күлләвек тәме
белән ризык ташучы робот
күренде
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК
💡күлләвек - лужа
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Әгәр бүген Казанда булсагыз, иң элек «татарча гитарник»ка барырга киңәш итәбез https://t.me/tatar_dulkyny/1427
Әмма дә ләкин бүген кич Казанда тагын нинди кызыклы чаралар үткәрелә икәне турында сөйлибез
⬇️⬇️⬇️
1️⃣Татарча зумба
Татарча зумба - ул гадәти зумба-фитнес, тик латин ритмнары урынына татар җырлары һәм хәрәкәтләрдә дә кайчак татар милли бию элементлары булырга мөмкин.
🔤Кайчан: бүген, 18:30
🔤Кайда: Иске татар бистәсенең җәйге сәхнәсендә (К. Насыйри ур., 26)
🔤Кайчанга кадәр: бөтен җәй буе, ике атна саен сишәмбе көннәрендә
🔤Керү: бушлай
🔤Мөһим: алдан теркәлү хаҗәт
🔤Оештыручы: Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе, «Җанлы бистә» программасы кысаларында
2️⃣Йөгерү китап клубы
Йөгерү китап клубы - ул йөгерергә дә, укырга да яратучылар өчен клуб - башта җиңел йөгереш, аннан соң укылган китап буенча фикер алышу. Асылы шунда ки, йөгерүдән сөң баш активрак эшли башлый һәм шул вакытта китап буенча фикер алышу җайлы һәм эффектив бара. Бүген - йөгерү һәм китапка старт, фикер алышу - киләсе очрашуда.
🔤Ара: 6 чакрым
🔤Тизлек: 7.0 (бер чакрымга 7 минут)
🔤Китап: Әфләтүн «Дәүләт» (рус телендә)
🔤Башлану: 19:00
🔤Фикер алышу: 30нче июньдә, киләсе йөгерештән соң
🔤Оештыручы: Surf Coffee
3️⃣Татарча табын (видеода)
Милли китапханә бинасында урнашкан «Күңел» ресторанында баян белән күңелле музыкаль кичә һәм зур татарча табын.
🔤Программада: «Күңел» рестораны менюсын татып карау; яраткан татар җырларын бергәләп җырлау; җылы атмосфера, татарча аралашу
🔤Кунакларны җыю: 18:30
🔤Кайда: «Күңел» рестораны, Милли китапханә бинасында
⏺Билетлар: kunel_bot
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡асыл - суть
💡Әфләтүн - Платон
💡табын - застолье
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казан Сабантуе - 2026: төп саннар һәм кызыклы фактлар
➡️Быелгы Казан Сабантуе мәданнарына бәйрәм итергә 125 мең кеше килде (чагыштыру өчен: 2025 елда - 200 мең кеше килгән иде).
➡️Бәйрәм ике көн дәвам итте: 19нче июньдә ипподромда ат чабышлары узды; 20нче июньдә төп Сабантуй чаралары өч мәйданчыкта оештырылды.
➡️Ат чабышларында 13 кубок уйнатылды, гомуми приз фонды 8,7 млн сум тәшкил итте.
➡️Сабантуй мәйданчыкларында 19 район үзенең милли йортларын тәкъдим итте.
➡️Милли көрәштә 300гә якын спортчы бил алышты.
➡️Һава торышы сынады: көчле яңгыр яуды, ләкин бәйрәм кәефен боза алмады. Хәтта баганага менәргә дә теләүчеләр булды.
➡️Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда кунакларга 1500 порция чәк-чәк тараттылар.
➡️Быел борынгы гадәт - яшьләрне таныштыру яңадан торгызылды: «тиз танышулар» интерактивында 120 кеше катнашты. Пар эзләүчеләр арасында егетләр күбрәк булды.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡бил алышу - бороться, состязаться
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+1
Уфа дәүләт татар театры «Нур» - «Алтын битлек» иясе
Талантлы режиссёр Айдар Җаббаров куелышындагы Илдар Юзеевның «Тау» спектакле «Драматик театр. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» Милли театр премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы 20нче июньдә Омск музыкаль театры сәхнәсендә узды.
Чын күңелдән котлыйбыз!
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казан мэриясе «Җырлы сишәмбе» диеп аталган яңа проект башлап җибәрә
Идеясе - һәр сишәмбе кичен казанлыларны Казансу яр буендагы амфитеатрда (Милли китапханә бинасы каршында) җыеп, гитарага кушылып бергәләп җырлау.
Беренче «җырлы сишәмбе» 23нче июньдә узачак.
Беренче очрашу программасында «Онытмаган», «Әлдермешкә кайтам әле», «Син минем җанымның яртысы», «Салкын чәй», «Мин эзләдем даладан», «Бөрлегән», «Чыгарсыңмы каршы алырга?» һәм башка татар җырлары булачак.
Проект кураторы - музыкант, видеоблогер һәм полиглот Булат Шәйми. Ул шулай ук җырлаучыларга кушылып гитарада уйныячак.
Шулай ук беренче очрашуда яшь җырчы, блогер, укулелече Эльмира Шәрипова да катнашачак
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡сишәмбе - вторник
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Ремесленник - һөнәрче
Реконструкция - яңарту
Изделие - эшләнмә
Популярный - мәшһүр
Духовенство - руханилар
Отрицательный - тискәре
Наклейка - ябышмак
Мощность - егәрлек
Ручная кладь - кул йөге
Заряжать - кору
Цокольный этаж - аскы кат
Колледж - көллият
Заблокировать - томалау
Указ - фәрман
Турнир - ярыш
Хоровод - әйлән-бәйлән
Агропромылленный - агросәнәгать
Световая проекция - яктылык проекция
Бегущая строка - йөгерек юл
Мастер-класс - осталык дәресе
Спецкор - махсус хәбәрче
Дискотека - дискәтүк
Грузинский - гөрҗи
Умная колонка - акыллы колонка
Настройки - кәйләүләр
Навык - күнекмә
Разработчик - төзүче
Живопись - рәсем сәнгате
Халифат - Хәлифәлек
Посольство - илчелек
Воля - ихтыяр, ирадә
Перекупщик - алыпсатар
Самоизоляция - үзизоляция
Сатанизм - шайтанлык
Министр иностранных дел - илче бага
Комик - юмор остасы
Стремление - омтылыш
Неприкосновенность - кагылгысызлык
Революция - инкыйлаб
Угнетённые - мәзлумнәр
Короткометражный фильм - кыска фильм
Правитель - хөкемдар
Род - ыру
Финансировать - акча белән тәэмин итү
Издательство - нәшрият
Реформатор - ислахчы
Идентичность - тәңгәллек
Ценность - кыйммәт
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Сабантуйлар
Сабантуй саннарда:
➡️2026нчы елда дөнья буйлап 400дән артык Сабантуй үткәрү планлаштырылган иде
➡️297 бәйрәм - Рәсәйдә
➡️110 бәйрәм - чит илләрдә
➡️Рәсәйнең 62 регионында
➡️чит илләр арасында 41 дәүләттә
Сабантуйларның күпчелеге инде үтте. Ләкин әле Казанда, Төмәндә, Мәскәүдә, Абхазиядә һәм тагын берничә торак пунктларында Сабантуйлар үтмәде әле. Казанда һәм Төмәндә Сабантуйлар 20нче июньдә узарга тиеш. Шулай ук 20нче июньдә Башкортстан Республикасының Бәләбәй һәм Куюргәзе районнарында да Сабантуйлар үтәчәк. Мәскәүдә Сабантуй 27нче июньдә үтәргә тиеш. Абхазиядә Сабантуй Сухум шәһәрендә Мөһәҗирләр диеп аталган яр буенда 3нче июль көнне үтәргә тиеш. 4нче июльдә Сабантуй Башкортстан Республикасының Дүртөйле районында, ә 18нче июльдә - Башкортстан Республикасының Белорет районында узачак.
Шулай ук 18нче июльдә федераль Сабантуй булачак, ул Омск шәһәрендә үтәчәк.
Бөтенрәсәй авыл Сабантуе 27нче июньдә Пенза өлкәсендә, Дәхтәрни авылында (русча - Малый Труёв) узачак.
Төнге Сабантуй 4нче июльдә Мәскәүдә үтәчәк. Бу гадәти сабантуй түгел, ә Мәскәүнең төнге клубларының берсендә оештырылачак тематик дискәтүк-кичә булачак.
Казанда Сабантуй 3 мәйданчыкта узачак - Аккош күлендә, Тынычлык бистәсендә һәм Дәрвишләр бистәсендә
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡торак пункты - населённый пункт
💡Мөһәҗирләр яр буе - Набережная Махаджиров
💡дискәтүк-кичә - вечеринка-дискотека
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬«КамАЗ» чыгымнарны киметү өчен кайбер бүлекчәләрне атнага өч көнлек эшкә күчерергә җыенса да, якынча 20 млн сум акча шаяннар һәм тапкырлар клубына сарыф иткән. Mash басмасы мәгълүматлары буенча, бу акчалар концертлар оештыруга, командаларны әзерләүгә, шул исәптән «Мантыйксызлар» командасын әзерләүгә юнәлтелгән. Сценаристлар һәм оештыручылар хезмәтен түләүгә генә 5,8 млн сум киткән. Шул вакытта «КамАЗ»ның 2025нче ел өчен чиста зыяны 37 млрд сумга җиткән, ә керем 14,7 фаизга кимегән.
💬Украин теле Кырымда дәүләт теле статусын саклап калачак, дип белдерде Кырым Җөмһүрияте парламенты башлыгы Владимир Константинов. Аның сүзләре буенча, төбәкнең Төп канунында өч дәүләт теле язылган - рус, кырымтатар һәм украин телләре, һәм бу статусны үзгәртергә ихтыяҗ юк.
💬Рәсәй ягулык кытлыгы сәбәпле Азиядән диңгез аша бензин сатып ала башлаячак, дип яза Reuters басмасы. Басма мәгълүматлары буенча, моңа кадәр эчке ихтыяҗ үз җитештерү хисабына, шулай ук Беларусь һәм Казакъстаннан килгән чимал белән каплана иде, ләкин бу күләмнәр җитми башлаган.
💬Бер тәүлек эчендә Рәсәй Һава һөҗүменнән саклану көчләре бер меңгә якын дронны атып төшергән, дип хәбәр иттеләр Рәсәйнең Мөдәфага вәзарәтендә. Вәзарәт мәгълүматлары буенча, 992 дрон, дүрт ерак очышлы ракета һәм 10 авиабомба юк ителгән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡бүлекчә - подразделение
💡шаяннар һәм тапкырлар
клубы - КВН
💡шул исәптән - в том числе
💡Мантыйксызлар - Нелогичные
💡зыян - убыток; вред
💡Төп канун - Конституция
💡ихтыяҗ - необходимость
💡кытлык - дефицит
💡чимал - сырьё
💡һава һөҗүменнән саклану көчләре - ПВО
💡Мөдәфага вәзарәте - Минобороны
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Көнчыгыш Тимор дәүләтенең баш вәзире Камал театрында татар көенә биеп алды
«Рәсәй - АСЕАН 2026» саммитында катнашу өчен Казанга килгән Көнчыгыш Тимор дәүләтенең баш вәзире Кай Рала Шанана Гужмао татар көенә биеп алды.
Шулай ук Кай Рала һава аланында чәк-чәкне ашап карагач «Мин Татарстан башкаласына күченәм» диеп шаярып әйтте.
Исегезгә төшерәбез АСЕАН саммиты Казанда 17нче июньнән 19нче июньгә кадәр үтә. АСЕАН кыскартмасы Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсе дигәнне аңлата.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡баш вәзир - премьер-министр
💡һава аланы - аэропорт
💡Көньяк-Көнчыгыш - Юго-Восточный
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
14 июньдә Бакуда «Хәзәр Сабантуе» гөрләп узды
14нче июнь көнне Бакуның борынгы Ичәришәһәр диеп аталган кварталында «Хәзәр Сабантуе» («Каспий Сабантуе») узды.
Бәйрәмне Татарстан Җөмһүрияте Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Яшел Үзән районы җитәкчелеге һәм Әзербайҗандагы «Яшьлек» диеп аталган татар яшьләре үзәге оештырды.
Сабантуй программасына зур концерт, милли ярминкә, кул эшләре буенча осталык дәресләре, сабантуй уеннары һәм милли көрәш керде. Концертның хедлайнеры Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова булды.
Ичәришәһәрнең таш җәелгән урамнары, борынгы диварлары һәм Хәзәр диңгезе һавасы Сабантуйга кабатланмас мохит өстәде. Мондый атмосфераны Рәсәйдәге бер Сабантуйда да очратып булмый диярлек - Баку бәйрәмгә чын мәгънәсендә Көнчыгыш колоритын өстәде.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡Хәзәр диңгезе - Каспийское море
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Татар китап нәшрияты «Казанское Ханство и Московская Русь» диеп аталган яңа китап чыгарган
Татар китап нәшрияты илебезнең тарих фәнендә иң күп бәхәсләр тудырган темаларның берсенә -
Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган китап чыгарган.
Автор А.В. Аксановның игътибар үзәгендә вакыйгаларны торгызу
гына түгел, ә бу вакыйгаларның
замандашлары - Мәскәү елъязмачылар, бәйсез елъязмачылар, дипломатлар һәм төрки-татар вәкилләре тарафыннан, ничек кабул ителүенә һәм интерпретацияләнүенә анализ ясау тора.
Китап тарихчыларга дә, Рәсәй һәм татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга юнәлтелгән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡елъязмачы - летописец
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз.
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤
Туган тел (Tuğan tel, توغان تل)
Туган тел ул – милләтнең үзәге һәм аның төп кыйммәте. Туган тел татарлар өчен милләт бөтенлегенең нигезе итеп кабул ителә. Габдулла Тукайның шигырьләрендә туган тел – ана теле – гаилә учагының җылылыгы белән тыгыз бәйләнгән. Шул ук вакытта үз халкының туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклау Аллаһы Тәгалә хозурында зур җаваплылык итеп сурәтләнә.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!«Туган тел» идеясе татарларда XIX гасырда барлыкка килгән милли хәрәкәтнең бер өлеше булып тора. Ул чорга кадәр телнең үзенә, мөстәкыйль кыйммәт буларак, мондый зур әһәмият бирелмәгән. Кызыклысы шунда: башта «туган тел» гыйбарәсе күбрәк дини бурычлар һәм Аллаһы Тәгаләгә дога кылу хакында сүз барганда кулланылган, чөнки ихлас дога туган телдә генә кылына. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡бөтенлек - целостность 💡гореф-гадәт - обычаи и традиции 💡Аллаһы Тәгалә хозурында - перед Всевышним 💡җаваплылык - ответственность 💡мөстәкыйль - самостоятельный 💡ихлас - искренний 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬Май аенда төзелеш тармагы инкыйразга керә башлавы икәне ачык күренде - кайбер йорт салучыларның бурычлары куркыныч хәл дәрәҗәсендә артты, дип сөйләде «Этажи» ширкәтенең башлыгы һәм нигез салучысы Илдар Хөсәенов.
💬Дәүләт Думасында хакимиятне «үз акылына килергә», СВОны тәмамлау планы төзергә һәм «күз буяу өчен генә үткәрелгән форумнар» үткәрүен туктатырга чакырдылар.
Депутат Вячеслав Мархаев сүзләре буенча, коммуналь тарифлар арту, дрон һөҗүмнәре һәм ришвәт аркасында илне «социаль шартлау» көтә. 25 ел эчендә тарифлар 366 фаизга күтәрелгән, ә коммуналь хуҗалык халык акчаларын тартып алу коралына әйләнгән.
«Без яңа тыюларга, чикләүләргә һәм үсә баручы финанс йөкләмәсенә дучар булуын дәвам итәбез. Буш хыяллар вакыты үтте. Ил социаль шартлау чигендә тора», - дип ифадә итте Вячеслав Мархаев.
💬Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта бензин сатуын чикләделәр - «Татнефть» АЗСларында хәзер бер машинага АИ-92 һәм АИ-95 бензин маркаларын 20 литрдан күбрәк сатып алып булмый. Моңа кадәр шундый ук чикләүләр шәһәрнең башка ягулык станцияләрендә дә кертелгән иде.
💬Илон Маск SpaceX ширкәтенең акцияләрен беренче тапкыр ачык рәвештә урнаштырудан соң долларлы триллионер булды.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тармак - отрасль
💡инкыйраз - кризис
💡йорт салучы - застройщик
💡куркыныч хәл - критический
💡ширкәт - компания
💡күз буяу өчен генә - показной
💡һөҗүм - атака
💡ришвәт - коррупция
💡шартлау - взрыв
💡йөкләмә - нагрузка
💡дучар булу - подвергаться
💡ифадә итү - заявлять
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Рөстәм Миңнеханов Людвиг Нобель премиясе иясе булды
Людвиг Нобель премиясе - 1888нче елда Санкт-Петербург шәһәрендә Альфред Нобельнең абые Людвиг Нобель хөрмәтенә булдырылган Рәсәй премиясе.
Премия ел саен Рәсәйнең үсешенә һәм Рәсәй халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен вә гореф гадәтләрен саклауга өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла.
Премияне тапшыру тантанасы Санкт-Петербургта узды. Татарстан башлыгы үз нотыгында әлеге бүләкне бөтен Татарстан халкының хезмәтен югары бәяләү диеп кабул итүен сөйләде.
Людвиг Нобель премиясен Альфред Нобель тарафыннан булдырылган халыкара Нобель премиясе белән бутарга ярамый. Альфред Нобель премиясе Стокгольм һәм Осло шәһәрләрендә тапшырыла, ә Людвиг Нобель премиясе - Санкт-Петербургта.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡рухи-әхлакый - духовно-нравственный
💡шәхес - личность
💡нотык - речь
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
