ar
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

إظهار المزيد
لم يتم تحديد البلدالفئة غير محددة
268
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
+1530 أيام
أرشيف المشاركات
Башкорт активистлары мари теленә «акыллы колонка» эшләгәннәр. Татарча колонка һаман юк «һомай» тавыш ассистенты командасы үз
Башкорт активистлары мари теленә «акыллы колонка» эшләгәннәр. Татарча колонка һаман юк «һомай» тавыш ассистенты командасы үз колонкаларына мари телен дә өстәгәннәр. Хәзер җайланма көйләүләрендә өч тел: урыс, башкорт һәм мари. Яңа режимда колонка сорауларны мари һәм рус телләрендә аңлый, ә җавапларны мари телендә генә бирә. Ширкәт моны кулланучыны тел мохитенә чумдыру, туган телне ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү өчен кирәк дип аңлата. Колонка төзүчеләре сүзләре буенча, башкорт теле өчен булган барлык функцияләр дә тулысынча мари теленә дә күчерелгән. Бердәм технология нигезендә ике милли тел өчен дә яңартулар синхрон рәвештә чыгачак. Татар теле исә бу экосистемага һаман да кермәгән. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡акыллы колонка - умная колонка 💡җайланма - устройство 💡көйләүләр - настройки 💡мохит - среда 💡күнекмә - навык 💡төзүче - разработчик 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Beku һәм Ellari Татар халык дискәтүгендә чыгыш ясыячаклар Иртәгә - 16нче майда - Казанда Bazzar клубында Татар халык дискәтүг
Beku һәм Ellari Татар халык дискәтүгендә чыгыш ясыячаклар Иртәгә - 16нче майда - Казанда Bazzar клубында Татар халык дискәтүге үтәчәк. Махсус кунаклар - Beku һәм Ellari. Оештыручы һәм диджей - Dj Сөләйман. Beku (Белла Джанжгава) Перм краенда туган, 13 яшендә Башкортостанга күчкән, соңрак - Казанга. Татарстанда иҗат итә. Урыс, татар һәм гөрҗи телләрендә поп өслүбендә җырлый. Ellari (Эллари Хакимова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Поп өслүбендә җырлый. Илдар Хакимов белән Гүзәл Уразованың кызлары. Dj Сөләйман (Динар Шәйдуллин) Әлмәттә туган, Татарстанда иҗат итә. Аны «халык диджеи» диеп атыйлар. Аның дискәтүкләре 90нчы-2000нче еллар татар җырларына булган ностальгиягә нигезләнгән. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡дискәтүк - дискотека 💡гөрҗи - грузинский 💡өслүб - стиль 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

+8
Бүген Yummy Music лейблы үзенең 14 яшьлеген билгеләп үтте! Лейбл Yummy Music киң аудитория өчен шаблонлы музыка турында түгел. Yummy Music күптән инде җырчыларга үз стилен саклау өчен ирек бирә торган мәйданчыкка әйләнде. Нәтиҗәдә, лейбл каталогы кайнар һәм күптөрле: поп, хип-хоп, электроника, тавыш сәнгәте һәм татар теле белән кыю экспериментлардан торган җырлар. Болар барысы да катгый кысаларсыз һәм чикләүләрсез. Туган көн программасында Tubatay Beats, Кармак, Алтын бит, Al Su, Taraf, Elina, Айрат Хайруллин, АлияНур , Ilgiz & Malsi Music, Махсус кунак Усал һәм ShuraLee чыгыш ясадылар. Лейбл Yummy Music, зинһар, туган көнегезне атна саен бәйрәм итегез! Без әзер 😎 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡махсус хәбәрче - специальный корреспондент (Күбрәк видео шәрехләрдә) 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанда Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» рәвешендә шимбә өмәсе үтәчәк Бу атнаның шимбәсендә Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» фо
Казанда Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» рәвешендә шимбә өмәсе үтәчәк Бу атнаның шимбәсендә Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» форматында шимбә өмәсе үтәчәк. Зөбәрҗәт күлен халыкта Юдино карьеры диеп атыйлар. Уен кагыйдәсе шундый: катнашучылар 2-4 кешелек төркемнәргә бүленеп чүп җыярга тиеш, ә билгеләр (баллар) махсус мобиль кушымтага килергә тиеш. Өч җиңүче төркемнәргә шундый бүләкләр каралган: глэмпингта ял итү, көймәдә (яхтада) йөрү, мунча комплексына сертификат. Тагын 30 иң яхшы нәтиҗә күрсәткән төркемнәр брендланган бүләкләр белән бүләкләнергә тиеш, ә бөтен калган катнашучыларга эко бүләкләр бирергә тиешләр. Өмәдә катнашыр өчен алдан теркәлеп куярга кирәк. Катнашучылар өчен Казаннан күлгә һәм күлдән Казанга түләүсез трансфер булачак. Шулай ук өмәдә осталык дәресләре, музыкантлар һәм саф һавада бушлай төшке аш булачак. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡зөбәрҗәт - изумруд, изумрудный 💡шимбә өмәсе - субботник 💡кагыйдә - правило 💡кушымта - приложение 💡нәтиҗә - результат 💡теркәлү - регистрация 💡осталык дәресе - мастер-класс 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

KazanForum 2026: гади казанлыларга кая барырга? Форум - дипломатлар һәм бизнесменнар өчен генә түгел. Күп мәйданчыклар теләгә
+4
KazanForum 2026: гади казанлыларга кая барырга? Форум - дипломатлар һәм бизнесменнар өчен генә түгел. Күп мәйданчыклар теләгән һәркем өчен ачык. Менә өч төп үзәк нокта. 1. Агросәнәгать паркында Хәләл ярминкә. 13нче-17нче май көннәрендә монда 12 мең кв. метр мәйданда «Kazan Halal Market» эшлиячәк. Монда 9 илдән (Согуд Гарәбстаны, Төркия, Һиндстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән) һәм Рәсәйнең 11 өлкәләреннән якынча 100 ширкәт катнашачак. Алар азык-төлек, кием-салым, бизәнү әйберләре һәм йорт кирәк-яраклары алып киләләр. Керү ирекле. Сыйфатлы хәләл ризыклар сатып алып кую һәм ислам дөньясы илләренең мәдәнияте белән танышырга менә дигән мөмкинлек. 2. Пирамидада «Modest Fashion Day». 13нче майда «Пирамида» сәхнәсендә тыйнак мода күрсәтелде. Малайзия, Индонезия, Марокко, Пакъстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм Рәсәй дизайнерлары иркен, тәнгә сылашып тормый торган, ләкин шул ук вакытта зәвыклы һәм нәфис кием коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. Керү чакыру билетлары буенча булды. 3. Кирмән диварларында мультимедияле шоу. 14нче-16нчы май көннәрендә Казан Кирмәне тирәсендә зур яктылык проекция күрсәтеләчәк. Быел программага беренче тапкыр Кол Шәриф мәчете дә кертелә. Шулай ук йөгерек юл озынлыгы буенча рекорд куярга ниятләнәләр - йөгерек юл форум турында актуаль мәгълүмат күрсәтәчәк, аның озынлыгы 480 метр булырга тиеш. Сеанслар кояш баегач, 20:30дан соң башланырга тиеш. Карау бушлай. Карау өчен иң яхшы нокта - Кирмән яр буе ягыннан. Шулай ук форум кысаларында спорт чаралары да бар. Спорт яратсагыз, 17нче майда сезне беръюлы өч чара көтә:  - «Ак Барс Арена»да футбол «Рубин» - «Пари НН»;  - Ипподромда ат чабышы һәм жокейлар ярышы;  - Болгарда милли көрәш - көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты (15нче-18нче май). 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡агросәнәгать - агропромышленный 💡ширкәт - компания 💡бизәнү әйберләре - косметика 💡тыйнак мода - пристойная мода 💡зәвыклы - сделанный со вкусом 💡нәфис - элегантный 💡дивар - стена 💡яктылык проекция - световая проекция 💡йөгерек юл - бегущая строка 💡ниятләнү - намереваться 💡Кирмән яр буе - Кремлёвская набережная 💡БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге) - СНГ (Содружество Независимых Государств) 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Уфа проекты «Чәк-чәк дискотека» Мәскәүгә килә Бу атнаның шимбәсендә Мәскәүнең «Urban» клубында «Чәк-чәк дискотека» узачак. Ди
Уфа проекты «Чәк-чәк дискотека» Мәскәүгә килә Бу атнаның шимбәсендә Мәскәүнең «Urban» клубында «Чәк-чәк дискотека» узачак. Дискотеканың махсус кунагы - Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәйетова. Дамира татар дөньясында «Мин эзләдем даладан» хит җыры белән танылган. Оештыручы сүзләре буенча, программада әйлән-бәйлән, әкрен биюләр, бәйгеләр һәм караоке каралган, ә дискотекага кергәндә ишек алдында танышу һәм әкрен биюләргә ачык булган кешеләргә яшел беләзекләр таратылачак. «Чәк-чәк дискотека» проектының авторы - Башкортостаннан татар егете Булат Миндияров. Аның сүзләре буенча «Чәк-чәк дискотека» татар мәдәниятен яшьләр арасында популярлаштыру, дусларча атмосфера тудыру һәм хәмерсез, тәмәкесез ял киңлеге булдыру максатыннан уйлап табылган. «Чәк-чәк дискотека» сәхнәсендә танылган татар һәм башкорт җырчылары чыгыш ясый. Шулай ук Булат Миндияров телеграмда «Татары Уфы» диеп аталган чат оештырган һәм чат кысаларында офлайн сөйләшү клубы да эшли. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡әйлән-бәйлән - хоровод 💡беләзек - браслет 💡хәмер - алкоголь 💡тәмәке - сигарета 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

12нче-17нче май көннәрендә Татарстан башкаласы халыкара әңгәмә үзәгенә әверелә Казанга 103 илдән кунаклар җыела - Индонезиядә
12нче-17нче май көннәрендә Татарстан башкаласы халыкара әңгәмә үзәгенә әверелә Казанга 103 илдән кунаклар җыела - Индонезиядән алып Малига кадәр, Төркиядән алып Пакыстанга кадәр. Шәһәр делегацияләрне каршы алды, үзәк урамнарны машиналар өчен япты һәм бар теләүчеләр өчен хәләл-ярминкә белән мода күргәзмәләрен ачты. Оештыручылар быелгы «KazanForum»ны рекордлы Форум дип атыйлар. 103 ил вәкилләре катнашуларын раслаганнар, 10 меңнән артык кеше килүе көтелә. Форум программасында 149 чара каралган. Әмма гади казанлылар өчен иң мөһиме - әлеге форумның аның маршрутларына, буш вакытына һәм яңа әйберләр белән танышу мөмкинлегенә ничек йогынты ясавы. Казан мэриясе транспорт хәрәкәтен чикләүнең төгәл тәртибен сайтында чыгарды. Юл ябулар 11нче май киченнән 16нчы майга кадәр булачак. Иң яхшы киңәш - машинаны өйдә калдырып, метроны сайлау. «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе» станцияләре гадәти режимда эшли. Төп бизнес вакыйга - 15нче майда «Казан Экспо»да үтәчәк пленар утырыш. Тема: «Харитадагы нокталардан үсеш нокталарына: технологик, финанс һәм логистик инициативаларны берләштерү». Быел форум кысаларында тәүге тапкыр ИХО илләренең Милли банклары съезды узачак - 24 дәүләт партнерлык финанславы буенча фикер алышачак. Быелгы яңалык - «Халыкара инвестицион һәм инфраструктур проектлар күргәзмәсе» - ул 13нче-15нче май көннәрендә «Казан Экспо»да үтәчәк. Рәсәй өлкәләреннән 150дән артык әзер проект тәкъдим ителәчәк. Татарстан төбәк инфраструктура проектларын күрсәтәчәк. Моннан тыш, форум кысаларында «Яшь пешекчеләрнең өченче халыкара ярышы» узачак. Катнашучыларга ашамлыклар җыелмасы турнир башлангач кына билгеле булачак. 18 илдән килгән пешекчеләр ризык әзерлиячәк, ә кунаклар аларны бенто-бокс форматында татып карый алачак. Бу ярыш «Казан Экспо»да, 13нче-15нче май көннәрендә үтәчәк. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡халыкара әңгәмә үзәге - эпицентр международного диалога 💡әверелү - превращаться 💡вәкил - представитель 💡раслау - подтвердить 💡йогынты ясау - влиять 💡тәртип - расписание, график, режим 💡бистә - слобода 💡утырыш - заседание 💡ИХО (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) - ОИС (Организация исламского сотрудничества) 💡фикер алышу - обсуждать 💡ярыш - турнир 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬ХМАО һәм ЯНАОда бу ялларда аномаль көчле сыерчык бураны булган. Фотосурәтләр
+3
🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬ХМАО һәм ЯНАОда бу ялларда аномаль көчле сыерчык бураны булган. Фотосурәтләрдә ХМАО. 💬Tiktok «Алабуга Политех» көллиятенең рәсми аккаунтын томалаган. 💬Владимир Путин Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында фәрман чыгарды. 💬Казанда 7нче июнь көнне VK Fest узачак. Быел анда бер татар җырчысы гына була. Ул Ришат Төхфәтуллин. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡көллият - колледж 💡томалау - закрыть, заглушить, заблокировать 💡фәрман - высочайший приказ, указ, мандат 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Быел «Башкорт теленән халыкара диктант» акциясендә 406 536 кеше катнашкан Күптән түгел «Башкорт теленән диктант» акциясе узды
Быел «Башкорт теленән халыкара диктант» акциясендә 406 536 кеше катнашкан Күптән түгел «Башкорт теленән диктант» акциясе узды. Диктантта өч дәрәҗә иде - башкорт телен башлап өйрәнүчеләр дәрәҗәсе, башкорт телендә иркен сөйләшүчеләр дәрәҗәсе һәм «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» диеп аталган дәрәҗә. Диктантны 406 536 кеше язган. Соңгы ике елда диктант язучылар саны нык арткан. Оештыручылар сүзләре буенча, узган елда катнашучылар саны 405 меңгә җиткән иде, быел исә тагын да күбрәк булган. Диктант язучыларның 386000нән артыгы - Башкортостаннан, 18000нән күбрәге - башка Рәсәй өлкәләреннән, 1600дән артыгы чит илләрдән булган. “Аспекты Башкортстан” проекты мөхәррире Руслан Вәлиев үз тапшыруында бу кадәр кешенең диктантта катнашуына гаҗәпләнгәнен әйтә. «Әгәр бу дөрес булса, бик кызык», ди ул. Шул ук вакытта ул язучыларның зур күпчелеге Башкортостаннан булуын һәм мәктәп укучыларын мәҗбүри яздырган булсалар, моңа аптырарлык берни дә юк, диеп әйтә. Ягъни диктантны башкорт мәктәп балалары гына түгел, ә татар мәктәп балалары да язалар. Нәрсә ул «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалект» дигән дәрәҗә? Белгечләр сүзләре буенча бу диалект ул чынлыкта татар теле. Диктант текстларын сайлаганда Рәсәйдәге «Халыклар бердәмлеге елы», Башкортостандагы «Зур һәм тату гаилә елы» булуын күздә тотып һәм шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрый тууына 200 ел тулуга багышлап сайланды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡төньяк - север 💡көнбатыш - запад 💡мөхәррир - редактор 💡гаҗәпләнү - удивляться 💡мәҗбүри - обязательный 💡тату - согласный, дружный, мирный #Башкортостан 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кама «диңгезендә» апрель ахырында көчле шторм булган. Шторм Лаештагы комлыкны, ягъни пляжны, юып бетергән. Лаеш төбәге идарәс
Кама «диңгезендә» апрель ахырында көчле шторм булган. Шторм Лаештагы комлыкны, ягъни пляжны, юып бетергән. Лаеш төбәге идарәсе торгызу эшләре инде башланды, ләкин пляж сезоны башлануына өлгермәскә мөмкин, диеп белдерде. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡комлык - пляж 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады «Alima Academy» онлайн татар мәктәбе укыт
Канадада эшләүче хосусый татар мәктәбе беренче тапкыр үз журналын нәшер итә башлады «Alima Academy» онлайн татар мәктәбе укытучылары «Ялт-Йолт» дип аталган татар балалары өчен журнал чыгарганнар. Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем өстәү басмасы. Журналда балалар өчен шигырьләр, башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, квестлар, укыр өчен кызыклы әсәрләр, буягычлар бар. Аны чыгаручы- лар - «Alima Academy» онлайн татар мәктәбе укытучылары Диләрә Гарафова һәм Гөлназ Дениз. Журналның беренче саны татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган. Әлегә тиражы 50 данә булып басылган, аны «Amazon» платформасыннан алып була, бәясе 30 канада доллары. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡хосусый - частный 💡мәгърифәтче - просветитель 💡данә - штука, экземпляр 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татар дөньясында Җиңү бәйрәме көнендә ниләр булды? 🔹Казанда Бауман урамында «Бу көнне без бөтен көчебезне куеп якынайттык» д
+5
Татар дөньясында Җиңү бәйрәме көнендә ниләр булды? 🔹Казанда Бауман урамында «Бу көнне без бөтен көчебезне куеп якынайттык» диеп аталган иммерсив тамаша үтте. Биредә сугыш елларындагы тыл шәһәре тормышын һәм Кызыл Армия сугышчыларының фронт көнкүрешен күрсәттеләр. Шулай ук Бауман урамында сугыш елларындагы күптөрле ату кораллары күргәзмәсе булды: монда Мосин винтовкасыннан башлап Дегтярёв пулемётына кадәр барлык ату кораллары күрсәтелде диярлек. Күргәзмә бигрәк тә кытай студентлары арасында популяр булды. Җиңү көнен биюсез күз алдына китереп булмый - урамда вальс буенча мастер-класс уздырдылар, гармунга биеделәр. 🔹Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Җиңү парадында Акбарс исемле малай белән танышуы турында язды. 🔹Уфада Октябрь проспекты, 13 адресы буенча урнашкан бинада СССР Каһарманы Мәгубә Сыртлановага багышланган мурал барлыкка килде. Мәгубә Сыртланова хатын-кызлардан гына торган төнге очучы бомбардировщиклар полкына кергән. Фашистлар алардан курыкканнар һәм «төнге убырлы карчыклар» дип атаганнар. 🔹Пенза шәһәрендә «Җиңү көне» җырына клип төшерделәр, анда 6 милләт вәкиле үз туган телләрендә җырлый: рус, татар, чуаш, мордва, әрмән һәм яһүд телләрендә. 🔹Төмәндә Татар мәдәни үзәгендә Бөек Ватан Сугышының Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт узды. 🔹Куркынычсызлык булдыру исәбеннәң Мәскәүдә, Уфада һәм Төмәндә Җиңү көнендә салютлар булмады, ә Санкт- Петербургта, Кәтринбурда һәм Казанда салютлар булды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК 💡көнкүреш - быт 💡күргәзмә - выставка 💡убырлы карчык - ведьма 💡яһүд - еврей // еврейский 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Чиләбедә һәм Кәтринбурда «Афәрин пати»да Айдар Галимов чыгыш ясыячак Урал шәһәрләрендә башкорт һәм татар дискотекалары өчен к
Чиләбедә һәм Кәтринбурда «Афәрин пати»да Айдар Галимов чыгыш ясыячак Урал шәһәрләрендә башкорт һәм татар дискотекалары өчен кызыклы исем тапканнар - «Афәрин пати». Киләсе «Афәрин пати» Чиләбедә 22нче майдан 23нче майга каршы төндә «OZZ concert club» дигән төнге клубта узачак, Кәтринбурда 23нче майдан 24нче майга каршы төндә «Фабрика Event Hall» дигән күпфункцияле мәйданчыкта узачак. Дискотеканың махсус кунагы легендар татар җырчысы Айдар Галимов. Сүз уңаеннан «Афәрин пати» оешмасы башкорт дискотекалар буларак башлаган иде һәм анда яшь башкорт җырчылары гына чыгыш ясаганнар иде. Соңыннан ул татар-башкорт (яки башкорт-татар) дискотекаларга әйләнде һәм Айдар Галимов анда чыгыш ясыячак беренче татар җырчысы һәм беренче олы яшьтәге җырчы. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Чиләбе - Челябинск 💡Кәтринбур - неофициальное татарское название города Екатеринбург 💡афәрин - молодец 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

GAUGA + Ильяс Камал җитәкчелегендә булган оркестр = искиткеч тамаша Gauga яңадан Сәйдәш концертлар залы сәхнәсенә оркестр бел
GAUGA + Ильяс Камал җитәкчелегендә булган оркестр = искиткеч тамаша Gauga яңадан Сәйдәш концертлар залы сәхнәсенә оркестр белән чыга. La Primavera оркестры белән туп-тулы заллар җыйган концертлардан соң тамашачылар сораулары буенча өстәмә концерт. Бу юлы оркестрга тынлы уен кораллары кушыла, димәк драйвлы җырлар тагын да драйвлырак яңгыраячак, ә назлы җырлар тагын да хислерәк яңгыраячак. Gauga ул татар телендә җырлый торган рок төркеме. Жанр брит-поп һәм блюз-рок. Төркемнең солисты Оскар Юнусов тумышы белән Бирск шәһәреннән, хәзер Казанда яши. Төркемнең иң популяр җырлары «Акыллым», «Алсу» һәм «Карлар». Билетларны монда сатып алырга була: https://gauga.timepad.ru/event/3868780/ 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡җитәкчелек - руководство 💡назлы - нежный 💡хисле - чувственный 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

8нче майдан 11нче майга тиклем Уникаль осталык үзәгендә «Ташаяк» этномаркетын оештыралар Аны «Печән базары» фестивале оештыра
8нче майдан 11нче майга тиклем Уникаль осталык үзәгендә «Ташаяк» этномаркетын оештыралар Аны «Печән базары» фестивале оештыра. Аңарда «албарыс», «Крафтлы чәй», «Остазлар», «Кыпчак», «Сәйлән» «Мәтрүшкә», «Буләкханә», «Татар бизәкләре», «Мадилама», «Тылсым» һәм башка брендлар катнашачак. Ярминкә 10:00 - 21:00 кадәр аскы катта узачак. Оештыручылар кәгазь акча белән килергә киңәш итәләр. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡ташаяк - керамика 💡сәйлән - бисер 💡аскы кат - цокольный этаж 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Саранскта дөньякүләм белгечләр җирле халыкларның туган телләрен саклау турында сөйләшәчәк 2026нчы елның 1-3нче июль көннәренд
Саранскта дөньякүләм белгечләр җирле халыкларның туган телләрен саклау турында сөйләшәчәк 2026нчы елның 1-3нче июль көннәрендә Саранск шәһәрендә 3нче Халыкара югары дәрәҗәле конференция узачак: «Дөньяның туган телләр хәзинәсе: сакларга һәм кадерләргә. Контекст, сәясәт һәм телләрне саклау практикасы». Конференция тел төрлелеген саклау һәм үстерү мәсьәләләрен тикшерү өчен төп мәйданчык- ларның берсе булачак. Анда халыкара белгечләр, дәүләт органнары вәкилләре, фәнни һәм мәгариф җәмәгатьчелеге, шулай ук мәдәният һәм коммуникация өлкәсендә эшләүче оешмалар катнашачак. Конферециянең төп темалары: 💬Цифрлы чорда телләрнең хәзерге халәте һәм киләчәге; 💬Төрле дәрәҗәләрдә туган телләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү сәясәте; 💬Күптеллеккә ярдәм итү институтлары һәм заманча мәсьәләләр; 💬Тел төрлелеген саклап калу өчен ярдәм итүче мәгълүмати технологияләр; 💬Белем бирүдә туган телләрне куллану; 💬Тел берләшмәләрнең һәм тел активистларның мөмкинлекләрен киңәйтү. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡хәзинә - сокровищница 💡сәясәт - политика 💡мәсьәлә - проблема 💡мәгариф - образование 💡җәмәгатьчелек - общественность 💡мәдәният - культура 💡берләшмә - сообщество 💡мөмкинлек - возможность 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 ➡️Рәсәйдә рәсми рәвештә «Чебурнет» барлыкка киләчәк. «Чебурнет» дигән тауар билгесен инде Роспатентта теркиләр. Бренд интернет мәсьәләләре турында сурәтләр белән кием һәм аксессуарлар чыгарырга уйлый. ➡️Аэрофлотта очу вакытында пауэрбанклар белән куллануны тыйдылар. Хәзер бортка гомуми егәрлеге 160 Вт кадәр булган икедән артык җайланма алырга ярамый, алар алдагы утыргыч астында кул йөгендә булырга тиеш. Пауэрбанкларны багажга тапшыру һәм аларны бортта кору тыела. ➡️Рәсәйлеләргә икенче май бәйрәмнәре алдыннан массакүләм тыюлар сәбәпле кәгазъ акча вә төрле операторлар симкаларын әзерләп куярга һәм офлайн хариталарны йөкләп куерга киңәш итәләр. Шулай ук белгечләр чараларга яки поездга билетларга скриншот ясарга, ә машина йөртүчеләргә үзләре белән кәгазь ОСАГО полисын йөртергә кирәк, диеп искәртеп куялар. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡теркәү - регистрировать 💡егәрлек - мощность 💡кул йөге - ручная кладь 💡кору - заряжать 💡йокләү - скачать 💡искәртеп кую - предупредить 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кабан күлендәге фонтан проектларының берсе белән бүлешәсебез килә Видеода масштаблы супер-фонтан проекты. Монда мультимедиа шоуы да, светомузыкаль эффектлар да һәм хәтта ялкынлы тамаша да. Исегезгә төшерәбез - Кабан күлендәге элекке фонтанны насослары искерү сәбәпле 2022нче елның сентябрендә сүткәннәр иде Ничек сезгә бу проект? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡хәтта - даже 💡ялкын - огонь 💡тамаша - представление 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татарча диктант 2026 турында фактлар: ✏️Диктант 24нче, 25нче, 26нчы апрель көннәрендә үтте. ✏️Чара унберенче тапкыр үткәрелде. ✏️Акция максаты - татар телен саклау һәм популярлаштыру, сәвәтлелекне арттыру, татар халкының милли үзенчәлеген ныгыту. ✏️Язу рәвеше: онлайн һәм офлайн. ✏️Диктантта өч төрле авырлык дәрәҗәсен сайлап була. Авырлык дәрәҗәсен сайлаганда оештыручылар Татарстаннан һәм Башкортостаннан катнашучыларга югары дәрәҗәне, башка Рәсәй өлкәләреннән катнашучыларга урта дәрәҗәне, чит илләрдән катнашучыларга башлангыч дәрәҗәне сайларга тәкъдим итәләр. ✏️Бөтендөнья татар конгрессы 2026нчы елны татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Шуңа күрә диктант акциясе дә бөек шагыйребез иҗатына багышланды. Диктант текстлары нәкъ аның әсәрләреннән сайланды. ✏️Диктантны һәркем яза ала һәм диктантны һәркем оештыра ала. Акциянең рәсми сайтында мәйданчыклар харитасын карап була. Әгәр харитада кемнеңдер шәһәрендә мәйданчык юк икән, бу очракта ул үзе оештыручы була ала. ✏️Офлайн рәвештә язган катнашучыларга бүләкләр бирелде - махсус каләм һәм махсус ябышмаклар. Видеода кемне таныдыгыз? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡максат - цель 💡сәвәтлелек - грамотность 💡игълан итү - объявить 💡иҗат - творчество 💡әсәр - произведение 💡харита - карта 💡мәйданчык - площадка 💡ябышмак - наклейка 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Дышать - Эке бэке.mp35.07 MB