fa
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

رفتن به کانال در Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

نمایش بیشتر
کشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
298
مشترکین
+124 ساعت
+27 روز
+1930 روز
آرشیو پست ها
Кирмәндәге «Ак Чынаяк» чәйханәсендә яңа коктейльләр картасы тәкъдим ителде Коллекциягә 8 коктейль керә, һәркайсы татар халкын
+7
Кирмәндәге «Ак Чынаяк» чәйханәсендә яңа коктейльләр картасы тәкъдим ителде Коллекциягә 8 коктейль керә, һәркайсы татар халкының бер танылган шәхесе турында сөйли: Каюм Насыйри, Сара Садыйкова, Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Шамил ханым, Кәрим Тинчурин, Сөембикә, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай.  Мәсәлән, Фатих Әмирханга багышланган коктейль эффектлы итеп ут белән бирелә. «Габдулла Тукай» коктейле исә каен, имән һәм нарат җиләге яфракларыннан, нарат ылысларыннан һәм яңа җыйган урман үләннәреннән ясала.  Барлык сигез коктейль дә - хәмерсез, шуңа күрә коктейльләр картасы белән төрле яшьтәге кеше, төрле дин вәкиле һәм төрле сәбәп белән чәйханәгә килгән кеше таныша ала. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡нарат җиләге - брусника 💡нарат - сосна 💡ылыс - хвоя 💡хәмер - алкоголь 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Рәсәй журналисты Сергей Брилёв Татарстанда Минтимер Шәймиев турында фильм төшерә башлаган Актаныш районында Әнәк авылында Тат
+1
Рәсәй журналисты Сергей Брилёв Татарстанда Минтимер Шәймиев турында фильм төшерә башлаган Актаныш районында Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Җөмһүриятнең Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев турында документаль фильм төшерү эшләре башланып китте. Әнәк авылы - Минтимер Шәймиевнең туган авылы. Фильмны танылган журналист Сергей Брилёв төшерә, дип хәбәр итте үзенең телеграм каналында Актаныш төбәге башлыгы Ленар Зарипов. Фильм сәясәтченең 90 еллыгына багышлана һәм 2027нче елда федераль ТВ каналларында күрсәтелергә тиеш.
«Минтимер Шәрипович - үзе бер дәвер. Аның язмышы Татарстаныбыз һәм Актаныш төбәге язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән, - дип ассызыклады Зарипов. - Без барыбыз да хәтерлибез: ул Татарстан өчен җаваплылыкны нинди катлаулы чорда үз өстенә алды, безне үзгәрешләр аша никадәр зирәклек һәм ныклык белән алып чыкты, бүген без яши торган гөрләп алга барган төбәкнең нигезен нәкъ ул салды».
Аның сүзләре буенча, фильм тамашачыларга Минтимер Шәймиевнең тәрҗемәи хәле турында гына түгел, ә Татарстанның беренче Президенты мирасының бүгенге республиканың килбәте төзелүгә ничек йогынты ясавын да ачып бирәчәк. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡гөрләп алга барган - процветающий 💡тәрҗемәи хәл - биография 💡килбәт - облик 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Уфа фән һәм технология университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укырга керергә чакыра! 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Чирек күл» паркында «Тасма» диеп аталган татар телле подкастының ачык яздыруы узачак Бу җәйдә Казанның җәмәгать киңлекләренд
«Чирек күл» паркында «Тасма» диеп аталган татар телле подкастының ачык яздыруы узачак Бу җәйдә Казанның җәмәгать киңлекләрендә татар телендә булган «Тасма» подкастының ачык яздырылулары сериясе үтәчәк. Кунаклар чыгарылышларның ничек яздырылуын күзәтә алачак, катнашучыларга сораулар бирә алачак һәм төшерү процессы өлеше булачак. Беренче яздыру бүген, 9нче июльдә, 19:00 сәгатьтә «Чирек күл» паркында узачак. Чыгарылыш кунагы - «Miñ» каһвәханәләр челтәренең өлкән икмәкчесе һәм блогер Камила Абдуллина. Ул подкаст авторы Алсу Мансурова белән бергә түбәндәге темалар турында сөйләшәчәк: - үз эшеңне табу; - хаталарга мөнәсәбәт; - мәдәният һәм тамырларның үз-үзеңне тоюга йогынтысы; - психотерапия буенча шәхси тәҗрибәләр. Катнашу өчен алдан теркәлү хаҗәт. Оештыручылар тамашачылардан урыннар алып өлгерү һәм төшерү башланыр алдыннан кыска күрсәтмәләр үтү өчен иртәрәк килүләрен үтенә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Чирек күл - Чёрное озеро 💡өлкән икмәкче - шеф-пекарь 💡күрсәтмәләр - инструкция 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Абхазстан Президенты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны иң югары дәүләт нишаны белән бүләкләде 3нче июльдә Сухум шәһәрендә А
+5
Абхазстан Президенты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны иң югары дәүләт нишаны белән бүләкләде 3нче июльдә Сухум шәһәрендә Абхазстан Президенты Бадра Гунба Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Ахьд-Апша» («Хөрмәт һәм дан») нишанының II дәрәҗәсен тапшырды. Бүләк Татарстан белән Абхазстан арасында дуслыкны һәм күпкырлы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен, шулай ук икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелде. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Рәсәй-Абхазстан мөнәсәбәтләренең стратегик характерын билгеләп үтте һәм ике яклы товар әйләнешенең үсүен ассызыклады: узган ел нәтиҗәләре буенча ул якынча 14 млн доллар тәшкил иткән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисад, сәяхәтчелек, мәгариф, спорт һәм мәдәният өлкәләрендә Абхазстан белән партнёрлык мөнәсәбәтләрен тулысынча киңәйтергә әзер, дип белдерде. Татарстан Рәисе тарихи нигезне - Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев һәм Абхазстанның беренче президенты Владислав Ардзинба тарафыннан салынган хезмәттәшлек тамырларын да искә алды. Бадра Гунба, үз чиратында, Татарстанга Сухум яр буйларын торгызуда күрсәтелгән булышлык өчен һәм Абхазстанда Сабантуйны оештыру өчен рәхмәтен белдерде. Шул ук көнне, 3нче июльдә, Сухум шәһәрендә Абхазстан тарихында тәүге тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Илдә татарлар саны күп түгел - 2025нче елгы мәгълүматлар буенча, алар гомуми халыкның нибары 0,14 фаизен (343 кеше) гына тәшкил итә. Әмма шуңа да карамастан, милли бәйрәмебез Абхазстан җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты һәм халыклар дуслыгын ныгыту өчен мөһим мәйданчыкка әйләнде. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡нишан - орден 💡багланыш - связь 💡сәяхәтчелек - туризм 💡җәмәгатьчелек - общественность 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 ☺️Братск шәһәрендә бер шәһәр кешесе суга тарифлар кискен арту сәбәпле шәһәр мэрын бокс ярышына чакырган. Мэр моны янау һәм хакимиятне мыскыл итү дип кабул иткән һәм җинаять эше кузгатырга таләп иткән. ☺️Рәсәйдә уртача «хыял хезмәт хакы» 200 мең сумнан артмый, дип күрсәтә тикшеренү мәгълүматлары. Ир-атлар 199 мең сум эшләп алырга телиләр, хатын-кызлар - 171 мең сум. ☺️Кубань фермерлары ягулык җитмәү аркасында быел уңыш булмау ихтималы турында искәрттеләр. Дизель ягулыгының бәяләре артуы урып-җыю кампаниясен куркыныч хәлгә куя, дип белдерде Краснодар краеннан фермер хуҗалыгы башлыгы Евгений Суханов. Аның сүзләре буенча ягулыкның хәзерге бәяләре шартларында күп хуҗалыклар эшен туктатырга мөмкин. ☺️Вологда өлкәсе губернаторы халыкны бензинны алдан күпләп җыеп куймаска чакырган, әмма бер сәгатьтән соң үзе юлда ягулыксыз калган. Аның хезмәт машинасы бак бушаганга күрә юл уртасында туктап калганын ул үзе хәбәр итте. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡янау - угроза 💡тикшеренү - исследование 💡искәртү - предупредить 💡урып-җыю кампаниясе - уборочная кампания 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Кичә Чистайга күптән көтелгән кунак - «Мустай Карим» (тат. Мостай Кәрим) суперлайнеры килде. Бу хакта Чистай районы башлыгы Д
+5
Кичә Чистайга күптән көтелгән кунак - «Мустай Карим» (тат. Мостай Кәрим) суперлайнеры килде. Бу хакта Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итте.  Чистай пристанендә ил флотының горурлыгы - дүрт катлы, люкс классына кергән заманча круиз теплоходы килеп туктады. «Мустай Карим» - соңгы 60 елда Рәсәйдә төзелгән әлеге классның беренче теплоходы, ул Нижгар өлкәсендәге «Красное Сормово» суднолар верфендә эшләнгән.  Круиз көймәсе юлчылары Чистайның бай тарихы, сәүдәгәрләр чорыннан сакланып калган мигъмарият белән танышалар, чистайлыларның күңел киңлеген һәм кунакчыллыгын тоялар, диелә хәбәрдә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Чистай - Чистополь 💡юлчы - пассажир 💡сәүдәгәр - купец 💡кунакчыллык - гостеприимство 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

#res_рubliса_карашы_татарча #лонгрид_татарча Фрасимахның кызыл карточкасы. Бу тарих үзе абсурдка кадәр яхшы. Форвард һәм АКШ-
#res_рubliса_карашы_татарча #лонгрид_татарча Фрасимахның кызыл карточкасы. Бу тарих үзе абсурдка кадәр яхшы. Форвард һәм АКШ-ның иң яхшы бомбардиры - Фоларин Балогун, АКШ-Босния уенында тупас фол өчен кызыл карточка алды. Дональд Трамп кызыл карточканың нәрсә аңлатканын белми иде. Дисквалификация турында белгәч, ул ФИФА президентка - Джанни Инфантинога, шалтыраткан һәм барысын да яңадан карарга сораган. ФИФА бер елга дисквалификацияне туктатты. Шуннан соң АКШ-ның иң яхшы бомбардиры АКШ-Бельгия уенында катнашты. Соңыннан Трамп бу хакта рәхәтләнеп сөйләде. Ә Президент тәнкыйтьчесе сенатор Тед Круз аңа «барлык америкалылар исеменнән» ачыктан-ачык рәхмәт белдерде. Әлбәттә, ФИФА коррупциясе, Инфантиноның Трамп белән дуслыгы турында сөйләргә мөмкин. Футбол – һичшиксез, зур спорт, әмма сәясәт тагын да зуррак. Ләкин монда иң кызыгы башкада. Шулкадәр циник АКШ хакимияте, әлбәттә, Трампка кадәр булды. Ләкин элек мондый икейөзлелек югары чыгымнар белән бәйле иде. Үзегез карагыз. Элек демократия, кеше хокуклары, халыкара бергәлек, гуманитар катастрофа, тарих алдында җаваплылык турында сөйләргә кирәк иде. Моңа кадәр доктриналар, экспертлар, дипломатик ритуаллар кирәк иде. Матур итеп күрсәтергә кирәк иде: көчле кешенең мәнфәгатьләре, көчле оешманың мәнфәгатьләре, көчле илнең мәнфәгатьләре - болар барысы да универсаль яхшылык. Болар барысы да еш кына ялган булган иде, ләкин хәтта ялган да чикләүләр куя. Әгәр сез үзеңне кагыйдәләрне яклаучы дип атыйсыз икән, сез кайчакта аларга хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр буласыз. Хәзер бу чыгымнар артык дип танылган бугай. АКШ президентына кызыл карточка ошамый – ул ФИФА Президентына шалтырата. Тегесе шундук кызыл карточканы гамәлдән чыгара. Көч инде хокук астында яшеренми. Көч үз ихтыяры белән кагыйдәләрне үзгәртергә оялмый инде. Сократның әңгәмәдәше – Фрасимах, гаделлек (хокук) – иң көчленең файдасы дип саный иде. Бу логика безнең заманда кире кагу сирәк уята. Элек бу вакыйга башбаштаклык буларак кире кагу тудырыр иде. Хәзер бу вакыйганы кызык тарих итеп сөйлиләр: «Безнең иң яхшы бомбардирга кызыл карточка бирделәр — мин шалтыраттым – дискфалификацияне гамәлдән чыгардылар». Бу карар шулкадәр җиңел кабул ителде, игълан ителде һәм шаяртуга әверелде. Гаҗәп! Иске икейөзлелек дөньясы башбаштаклыкны битлек астына яшерә иде. Яңа дөнья гадирәк формула тәкъдим итә: мин җитәкче — син ахмак, әгәр дә кайчандыр син җитәкче булсаң, ФИФА президенты номерын мин өстәлнең урта тартмасында калдырдым. Андрей Быстровның рус телендә мәкаләсе монда. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡 тупас - грубый 💡 тәнкыйтьче - критик 💡 ачыктан-ачык рәхмәт белдерде - публично поблагодарил 💡 икейөзлелек - лицемерие 💡 чыгымнар - издержки 💡 халыкара бергәлек - международное сообщество 💡 тарих алдында җаваплылык - ответственность перед историей 💡 көчле кешенең мәнфәгатьләре - интерес сильного 💡 универсаль яхшылык - универсальное благо 💡 ялган - ложь 💡 артык дип танылган - признаны избыточными 💡 гамәлдән чыгара - отменяет 💡 үз ихтыяры белән - по своей воле, по собственному произволу 💡 гаделлек (хокук) - справедливость (право) 💡 кире кагу - отторжение 💡 башбаштаклык - произвол (самоуправство) 💡 битлек астында - под маской 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

2026нче елда бердәм республика имтиханын (БРИ) татар теленнән 79 чыгарылыш укучысы тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда
2026нче елда бердәм республика имтиханын (БРИ) татар теленнән 79 чыгарылыш укучысы тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда икеләтә күбрәк, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин. Татар теле буенча уртача балл - 84,56, ә татар әдәбияты буенча - 94,33 балл тәшкил иткән. Узган ел имтихан өчен татар теле һәм татар әдәбияты фәннәрен нибары 32 кеше сайлаган иде.  Катнашучылар саны ике тапкыр артса да, бөтен Татарстан өчен 79 чыгарылыш укучысы гына бу имтиханнарны сайлавы бик түбән күрсәткеч. Бу саннар татар теле һәм әдәбияты имтиханын һаман да мәктәп укучыларының бик аз өлеше генә сайлавын күрсәтә, һәм бу хәл татар теленең белем бирү системасындагы урыны һәм аны өйрәнүгә кызыксыну дәрәҗәсе турында җитди сораулар тудыра 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Бүген - 6 июль, халыкара үбешү көне! Үбешүләр бит мускулларын гына түгел, шулай үк муен, иңбаш поясы һәм йөздән артык гәүдә м
Бүген - 6 июль, халыкара үбешү көне! Үбешүләр бит мускулларын гына түгел, шулай үк муен, иңбаш поясы һәм йөздән артык гәүдә мускулларын да үстерә. Бит мускулларының даими кыскаруы кан белән тәэмин ителешне, тире тонусын яхшырта. Шулай ук яшь үзгәрешләрен акрынайта. Тормышта үбешүләр күбрәк булсын 💋 PS хәерле иртә 🥰 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡 үбешү - поцелуй 💡 муен - шея 💡 иңбаш поясы - плечевой пояс 💡 гәүдә - туловище 💡 даими кыскаруы - регулярное сокращение 💡 кан белән тәэмин ителеш - кровоснабжение 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 ☺️Дәүләт Думасында Цифрлар Министрлыгын Telegram кушымтасын тыюын туктатырга чакырдылар. Депутатлар чикләү чын файда китерми, ә бары тик кануннарга буйсынучы гражданнар өчен уңайсызлыклар тудыра, дип саный. Аларның фикерләре буенча, мессенджерлар ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны кимеми, ә фронт янындагы төбәкләрдә элемтә начарланды. Бу куркыныч хәлләрдә хәбәр итү системасының ышанычлылыгын юк итә. ☺️Дәүләт Думасында рәсәйлеләрне трамвайларга күчеп утырырга чакырдылар. Зур шәһәрләрнең хакимияте өстенлекле рәвештә трамвай элемтәсен үстерергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Һәм зур шәһәрләр халкына ул сәфәрләр өчен бу транспорт төрен ешрак сайларга киңәш итте. ☺️Озон банкы үз банкоматларын дебет карталары бирү функциясен булдырган. Ягъни Озон банк Рәсәйдә банкомат аша карта алу мөмкинлеге булган беренче банк. ☺️Краснодар крае җирле оператив штабы хәбәрләре буенча, ягулык салу станцияләрендә кизүлеккә казакларны һәм ирекмәннәрне җәлеп итәчәкләр, аларга тәртипне контрольдә тотарга һәм колонкалар янында машиналар агымнарын оптимальләштерергә кушачаклар. ☺️Дональд Трамп аның криптовалютада 1,4 млрд доллар акча эшләп алуда «бернинди канунсызлык та, бернинди начарлык та юк» диеп ифадә итте. ☺️Кырым тимер юлы «Таврия» поездлары санын киметте. Кырымнан Мәскәүгә һәм Мәскәүдән Кырымга, Кырымнан Санкт-Петербургка һәм Санкт-Петербургтан Кырымга поездлар гына калган. Ягъни Уралга һәм Себергә поездлар туктатылды. Күп кеше бу поездларны ил эчендә йөрү өчен кулланалар иде, шуңа күрә бу поездларны туктату ил эчендә тимер юл билетлары кытлыгына китерәчәк. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кануннарга буйсынучы гражданнар - законопослушные граждане 💡җинаять - преступление 💡ышанычлылык - надёжность 💡өстенлекле рәвештә - в приоритетном порядке 💡җиһазландыру - оборудовать 💡кизүлек - дежурство 💡ирекмән - доброволец

📀 Яхшы яңалык - «Илһам Шакировка багышлау» винил пластинкалары Yummy Music (Ямьле музыка) студиясенә килеп җитте! Заказ өчен Булатка, Taraf төркеме артистына һәм Yummy Music продюсерына, яза аласыз. «Илһам Шакировка багышлау» альбомны шулай үк Яндекс Музыка сервисында тыңларга була: https://music.yandex.ru/album/39665473 Рәхәтләнеп тыңлагыз! 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

4нче июльдә барыбыз да Ютазы районына җыелабыз! Ютазы районының Әбсәләм авылында төрки халыкларның IV Төбәкара «Кымыз бәйрәме
4нче июльдә барыбыз да Ютазы районына җыелабыз!  Ютазы районының Әбсәләм авылында төрки халыкларның IV Төбәкара «Кымыз бәйрәме» фестивале узачак. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм кардәш халыкларның йолаларын яратучылар өчен зур чара бу!  Бәйрәмдә сезне нәрсә көтә?  ☺️Милли ихаталар төрки халыкларның традицион тормыш-көнкүреше дөньясына ишек ача. Биредә борынгы көнкүреш әйберләрен күрергә, төрле төрки халыкларның мәдәният үзенчәлекләре белән танышырга, остаханәләрдә катнашырга мөмкин булачак.  ☺️Кымыз ясаучылар белән очрашу, кымыз әзерләү серләрен өйренү, төрле кымыз төрләрен татып карау, аның файдалы үзлекләре турында тыңлау.  ☺️Актив ялны яратучыларны ярышлар көтә: «Аударыш» - атка атланып көрәшү, ат чабышлары, төрле уеннар һәм бәйгеләр булачак. Аударыш - иң хәвефле спорт төрләренең берсе, ләкин татар һәм башкорт спортчылары бу борынгы спорт төрен яңадан торгызырга телиләр. ☺️Концерт программасы. Сәхнәдә төрки-татар этник төркеме «Риваять» һәм җыр-бию ансамбле «Нардуган» чыгыш ясыячаклар 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Төбәкара - Межрегиональный 💡кымыз ясаучы - кумысодел 💡үзлек - свойство 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 ☺️2026нчы елда БДИда 100 балл җыйган укучылар саны узган ел белән чагыштырганда якынча ике меңгә арткан. ☺️Рәсәй банклары төп ставка кимүгә карамастан кредит бирү шартларын кырыслаталар: заявкаларны кире кагу өлеше 80-85%ка җитә. Элек банклар рәсми кереме 60-80 мең сум булган клиентларга кредит бирәләр иде, хәзер 80-100 мең сумнан да ким булмаган «ак» хезмәт хакы, камиль кредит тарихы, ким дигәндә 700 балл кредит рейтингы һәм керемнең 30 фаиздан артмаган бурыч йөкләмәсе таләп ителә. ☺️Рәсәй кибетләре ягулык кризисы аркасында азык-төлек китерүдә тоткарланулар белән очраша. Күп кенә җитештерүчеләр ягулык дефициты аркасында товарларны вакытында китерә алмаулары турында сәүдә челтәрләрен алдан ук кисәтә башлаганнар. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәбәрләр Иделбуе һәм Көньяк федераль округы тәэмин итүчеләреннән килә. ☺️Казакъстан Рәсәйгә 50 мең тонна бензинны гуманитар ярдәм буларак бирәчәк, дип яза Reuters. АИ-92 һәм АИ-95 ягулыгын җибәрү июль яки август аенда башланырга мөмкин. ☺️Юграда Нижневартовск, Сургут һәм Белоярск төбәкләрендә 9,4 мең гектар урман яна. Ялкынны сүндерү өчен очкычлар һәм боралаклар җәлеп ителгән, якынча 400 кеше эшли. Янгыннарның төп сәбәпләре - аномаль эсселек, озакка сузылган корылык, яшеннәр активлыгы. Иң авыр хәл Нижневартовск төбәгендә: анда 27нче июньдә «Гадәттән тыш хәл» режимы кертелде. ☺️Ягулык салу станцияләрендә булган зур чиратларда «тәртип урнаштырырга» җыеналар. Байкал аръягы крае губернаторы сүзләре буенча, патрульләр кертеләчәк, кайнар аш һәм су сатып алу мөмкинлеге оештырылачак, шулай ук электрон чиратлар булдырылачак. UPD: Казакъстан Рәсәйгә гуманитар нигездә бензин җибәрү турындагы хәбәрләрне хак түгел диеп әйтте. Илнең Энергетика министрлы ягулык сату бары тик тиҗарәт шартларында гына, Рәсәйнең рәсми соравыннан соң һәм Казакъстанның эчке базарына зыян китермәгән очракта гына мөмкин, диеп белдердерде 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡БДИ - ЕГЭ 💡кырыслату - ужесточать 💡тоткарлану - задержка 💡кисәтү - предупреждать 💡тәэмин итүче - поставщик 💡очкыч - самолёт 💡боралак - вертолёт 💡корылык - засуха 💡гадәттән тыш хәл - чрезвычаяная ситуация 💡Байкал аръягы крае - Забайкальский край 💡тиҗарәт - коммерция 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Ай сүзен сайлыйбыз Выбираем слово месяца
Anonymous voting

Прокуратура Уфадан чыккан Lumen рок-төркеме солистын Рөстәм Булатовны «Государство» җыры өчен штрафка тартуны таләп итә. Сәбә
Прокуратура Уфадан чыккан Lumen рок-төркеме солистын Рөстәм Булатовны «Государство» җыры өчен штрафка тартуны таләп итә. Сәбәп итеп Genius мәйданчыгында урнаштырылган текст күрсәтелә: экспертиза аның «интернет аша социаль төркемгә карата нәфрәт кузгату билгеләре»ндә гаепли.  Mkset басмасы язуынча, мәхкәмә утырышында Булатов гаебен танымаган һәм дәгъвалар җыр авторына түгел, ә текстны урнаштырган Genius платформасына юнәлдерелергә тиеш, диеп әйткән.  Хәзер җыр тексты Genius сайтыннан алынган, ә трек үзе «Яндекс Музыка» сервисыннан да юкка чыккан. «Государство» - 2005нче елда чыккан Lumen төркеменең иң популяр җырларының берсе 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡дәгъва - претензия 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔸Чикләүләр аркасында рәсәйлеләр интернетта 4 фаизга кимрәк утыра башлаганнар 🔸Иркутск өлкәсендә сатып алынган бензинны яңадан сату өчен җәза кертеләчәк 🔸Орёл өлкәсендә 4нче июльдән башлап бензин сатуны автомобиль номерының беренче санына нигезләнгән тәртип буенча кертүне планлаштыралар: шимбә - номерлары 0 һәм 1 саннары белән башланган машиналар өчен; якшәмбе - 2 һәм 3; дүшәмбе - 4 һәм 5; Һ.б. шул рәвешле 🔸Таксистлар ягулык инкыйразы аркасында эштән баш тарта башлаганнар. Бензин бәяләре артуы таксистларның табышларын киметә, шуңа күрә күп таксистлар линиягә сирәгрәк чыга. «Таксистлар линиягә сирәгрәк чыгалар, ерак маршрутларны һәм шәһәр үзәгенә заказларны алмаска тырышалар, чөнки ягулыксыз калу мөмкинлеге бик зур», - дип раслый экспертлар 🔸Рәсәйлеләрнең барлык «соры» смартфоннарын блокларга мөмкиннәр. 2027нче елның 1нче мартыннан башлап операторлар IMEI базасына кертелмәгән телефоннарның SIM-карталарын өзәргә тиеш булачак 🔸«Кремль Рәсәй кайсы илләрдән ягулык алачагын халыкка әйтмиячәк», - дип белдерде Песков 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡җәза - наказание 💡табыш - доход 💡соры - серый 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Югарыдагы хәбәр буенча сүзлек 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ 💡 нәшрият - издательство 💡 АКШ (Америка Кушма Штатлары) - Соединённые Штаты Америки 💡 белешмә - справка 💡 калдыклар - обломки, остатки 💡 беләзек - браслет 💡 табылдыклар - находки 💡 тасвирлау - описание 💡 иркә - ласковая 💡 көйсез - капризная 💡 четерекле вакыйгалар - трагические события PS PDF-файлда татар телендә "Нәни принц" 🌹 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Бүген дөньяда иң күп телләргә тәрҗемә ителгән (300 дән артык) һәм иң зур тиражланган (140 млн. артык) әдәби әсәрләрнең берсе
+1
Бүген дөньяда иң күп телләргә тәрҗемә ителгән (300 дән артык) һәм иң зур тиражланган (140 млн. артык) әдәби әсәрләрнең берсе "Нәни принц" фәлсәфи әкиятнең авторы Антуан де Сент - Экзюперинең туган көне #бу_көн_туган_көн. Күпләр "Татар ядкәрләре" нигә бу француз язучысы хакында язасы иттеләр микән, аның татар мәдәниятенә ни катнашы бар дип сораячак. Әлеге сорауга без түбәндәгечә җавап бирәсе иттек. * Бу әсәр 1942 елда Антуан де Сент - Экзюпери Нью Йоркта яшәгәндә языла һәм 1943 елда башта инглиз һәм 1946 елда оригиналда - француз телләрендә басыла. Татар телендә аны 1978 елда Татар китап нәшрияте Рәзил Вәлиев тәрҗемәсендә тәкъдим итә. Шуннан соң әлеге нәни китап шушы ук нәшрияттә 2000 һәм 2015 елларда шактый зур тираж белән кабат бастырыла. 2016 елда шушы ук автор тәрҗемәсендә латин графикасында АКШда дөнья күрә. "Нәни принц" әсәре бүген дә татар теленә тәрҗемә ителгән чит тел әсәрләре арасында иң актив укылучы әдәби әсәрләрдән исәпләнә. Димәк, телебезне саклау, үстерүдә аның да әһәмияте зур. Инде автор һәм аның бу әсәре хакында кыскача белешмә биреп узыйк. Антуан де Сент - Экзюпери 1900 елда Франциянең Лион шәһәрендә туа. Кыска гомерле тормышын (1944 елның 31 июлендә Корсикага оча һәм шунда юк була. Бары тик 1998 - 2000 елларда гына аның самолет калдыклары һәм беләзеге табыла. Бу табылдыклар аның самолеты һаләкаткә очраган булуына ачыклык кертәләр) очучы буларак кичерә. Беренче "Көньяк почтасы" әсәре 1929 елда басыла, аннан соң "Төнге очыш" (1931), "Кешеләр планетасы" (1939), "Нәни принц"(1943), "Цитадель" (1948, язылып бетмәгән әсәре) үлгәннән соң бастырыла. "Нәни принц" аның үз тормышына бәйле вакыйгаларны әкияти сюжетка корып, фәлсәфи эчтәлектә тасвирлауны күз алдында тоткан әсәре. Әсәр иллюстрацияләре дә авторның үзенеке. Нинди генә телгә тәрҗемә ителгән булуына һәм кайсы нәшриятләрдә бастырылуына карамастан ул бары тик Антуан де Сент - Экзюпери үзе ясаган рәсемнәр белән генә дөнья күрә килә. Әсәрдәге төп образларның берсе - иркә һәм көйсез, шул ук вакытта тәккәбер Роза образы. Аның прототибы - язучының хатыны Консуэло Сунсин. Консуэло ире һәлак булганнан соң аңа җавап итеп "Роза хатирәләре" дигән китап бастыра, шуның белән араларында булган күп кенә четерекле вакыйгаларга үз аңлатмаларын бирә. "Нәни принц" бүген дә дөньяда иң актив тиражланучы әдәби әсәрләрнең берсе.

Пенза өлкәсендә Сабантуйда рекорд куелды: бер тонна азу пешерелде Пенза өлкәсендә Бөтенрәсәй Сабантуенда сыер итеннән бер тон
Пенза өлкәсендә Сабантуйда рекорд куелды: бер тонна азу пешерелде Пенза өлкәсендә Бөтенрәсәй Сабантуенда сыер итеннән бер тонна азу пешергәннәр. Татарстан пешекчеләре элеккеге 700 килограммлы рекордны уздырдыар. Яңа күрсәткечне Рәсәйнең гастрономик рекордлар китабына кертү өчен гариза тапшырылган. Бер тонна азу пешерер өчен 270 кг сыер ите, 200 кг бәрәңге, 160 кг суган, 30 литр май киткән. Шулай ук азуга маринадланган кыяр, кишер, сарымсак һәм яшелчәләр салына. Яңа рекорд конкурс комиссиясе тарафыннан теркәлгәннән соң, азуны халыкка бушка тараттылар. Ул ни бары дүрт меңнән артык тәлинкә азу булды. Бөтенрәсәй сабантуе 27нче июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк төбәгенең Дәхтәрни авылында узды. Бәйрәмгә Пенза өлкәсенә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 38 делегация килде. Гомүмән сабантуйга берничә дистә мең кеше килгән. Бәйрәм кунакларын милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу һәм башка ярышлар көтте. Шулай ук ат чабышлары да уздырылды. Милли көрәш батырына төп бүләк - яңа машина тапшырылды. Сүз уңаеннан, Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яши 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ 💡гариза - заявление 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә