ar
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

إظهار المزيد
لم يتم تحديد البلدالفئة غير محددة
268
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
+1530 أيام
أرشيف المشاركات
14 июньдә Бакуда «Хәзәр Сабантуе» гөрләп узды 14нче июнь көнне Бакуның борынгы Ичәришәһәр диеп аталган кварталында «Хәзәр Сабантуе» («Каспий Сабантуе») узды. Бәйрәмне Татарстан Җөмһүрияте Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Яшел Үзән районы җитәкчелеге һәм Әзербайҗандагы «Яшьлек» диеп аталган татар яшьләре үзәге оештырды. Сабантуй программасына зур концерт, милли ярминкә, кул эшләре буенча осталык дәресләре, сабантуй уеннары һәм милли көрәш керде. Концертның хедлайнеры Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова булды. Ичәришәһәрнең таш җәелгән урамнары, борынгы диварлары һәм Хәзәр диңгезе һавасы Сабантуйга кабатланмас мохит өстәде. Мондый атмосфераны Рәсәйдәге бер Сабантуйда да очратып булмый диярлек - Баку бәйрәмгә чын мәгънәсендә Көнчыгыш колоритын өстәде. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Хәзәр диңгезе - Каспийское море 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татар китап нәшрияты «Казанское Ханство и Московская Русь» диеп аталган яңа китап чыгарган Татар китап нәшрияты илебезнең тар
Татар китап нәшрияты «Казанское Ханство и Московская Русь» диеп аталган яңа китап чыгарган Татар китап нәшрияты илебезнең тарих фәнендә иң күп бәхәсләр тудырган темаларның берсенә - Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган китап чыгарган. Автор А.В. Аксановның игътибар үзәгендә вакыйгаларны торгызу гына түгел, ә бу вакыйгаларның замандашлары - Мәскәү елъязмачылар, бәйсез елъязмачылар, дипломатлар һәм төрки-татар вәкилләре тарафыннан, ничек кабул ителүенә һәм интерпретацияләнүенә анализ ясау тора. Китап тарихчыларга дә, Рәсәй һәм татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга юнәлтелгән. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡елъязмачы - летописец 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз. 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤 Туган тел (Tuğan tel, توغان تل) Туган тел ул – милләтнең үзәге һәм аның төп кыйммәте. Туган тел татарлар өчен милләт бөтенлегенең нигезе итеп кабул ителә. Габдулла Тукайның шигырьләрендә туган тел – ана теле – гаилә учагының җылылыгы белән тыгыз бәйләнгән. Шул ук вакытта үз халкының туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклау Аллаһы Тәгалә хозурында зур җаваплылык итеп сурәтләнә.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
«Туган тел» идеясе татарларда XIX гасырда барлыкка килгән милли хәрәкәтнең бер өлеше булып тора. Ул чорга кадәр телнең үзенә, мөстәкыйль кыйммәт буларак, мондый зур әһәмият бирелмәгән. Кызыклысы шунда: башта «туган тел» гыйбарәсе күбрәк дини бурычлар һәм Аллаһы Тәгаләгә дога кылу хакында сүз барганда кулланылган, чөнки ихлас дога туган телдә генә кылына. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡бөтенлек - целостность 💡гореф-гадәт - обычаи и традиции 💡Аллаһы Тәгалә хозурында - перед Всевышним 💡җаваплылык - ответственность 💡мөстәкыйль - самостоятельный 💡ихлас - искренний 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬Май аенда төзелеш тармагы инкыйразга керә башлавы икәне ачык күренде - кайбер йорт салучыларның бурычлары куркыныч хәл дәрәҗәсендә артты, дип сөйләде «Этажи» ширкәтенең башлыгы һәм нигез салучысы Илдар Хөсәенов. 💬Дәүләт Думасында хакимиятне «үз акылына килергә», СВОны тәмамлау планы төзергә һәм «күз буяу өчен генә үткәрелгән форумнар» үткәрүен туктатырга чакырдылар. Депутат Вячеслав Мархаев сүзләре буенча, коммуналь тарифлар арту, дрон һөҗүмнәре һәм ришвәт аркасында илне «социаль шартлау» көтә. 25 ел эчендә тарифлар 366 фаизга күтәрелгән, ә коммуналь хуҗалык халык акчаларын тартып алу коралына әйләнгән. «Без яңа тыюларга, чикләүләргә һәм үсә баручы финанс йөкләмәсенә дучар булуын дәвам итәбез. Буш хыяллар вакыты үтте. Ил социаль шартлау чигендә тора», - дип ифадә итте Вячеслав Мархаев. 💬Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта бензин сатуын чикләделәр - «Татнефть» АЗСларында хәзер бер машинага АИ-92 һәм АИ-95 бензин маркаларын 20 литрдан күбрәк сатып алып булмый. Моңа кадәр шундый ук чикләүләр шәһәрнең башка ягулык станцияләрендә дә кертелгән иде. 💬Илон Маск SpaceX ширкәтенең акцияләрен беренче тапкыр ачык рәвештә урнаштырудан соң долларлы триллионер булды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡тармак - отрасль 💡инкыйраз - кризис 💡йорт салучы - застройщик 💡куркыныч хәл - критический 💡ширкәт - компания 💡күз буяу өчен генә - показной 💡һөҗүм - атака 💡ришвәт - коррупция 💡шартлау - взрыв 💡йөкләмә - нагрузка 💡дучар булу - подвергаться 💡ифадә итү - заявлять 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Рөстәм Миңнеханов Людвиг Нобель премиясе иясе булды Людвиг Нобель премиясе - 1888нче елда Санкт-Петербург шәһәрендә Альфред Н
Рөстәм Миңнеханов Людвиг Нобель премиясе иясе булды Людвиг Нобель премиясе - 1888нче елда Санкт-Петербург шәһәрендә Альфред Нобельнең абые Людвиг Нобель хөрмәтенә булдырылган Рәсәй премиясе.  Премия ел саен Рәсәйнең үсешенә һәм Рәсәй халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен вә гореф гадәтләрен саклауга өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла.  Премияне тапшыру тантанасы Санкт-Петербургта узды. Татарстан башлыгы үз нотыгында әлеге бүләкне бөтен Татарстан халкының хезмәтен югары бәяләү диеп кабул итүен сөйләде.  Людвиг Нобель премиясен Альфред Нобель тарафыннан булдырылган халыкара Нобель премиясе белән бутарга ярамый. Альфред Нобель премиясе Стокгольм һәм Осло шәһәрләрендә тапшырыла, ә Людвиг Нобель премиясе - Санкт-Петербургта. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡рухи-әхлакый - духовно-нравственный 💡шәхес - личность 💡нотык - речь 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Америка Кушма Штатларында Сиэтл сабантуенда Илшат Гыйззәтуллин бу легендар җырын җырлаган. «Өчпочмак с горячим чаем» - «Эй, Зөлфәт» диеп аталган кечкенә сериалда яңгыраган җыр. Сериалда Илшат Гыйззәтуллин Зөлфәт ролен башкара. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Америка Кушма Штатлары - Соединённые Штаты Америки 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

8нче июньдә Башкортостанда беренче тапкыр «Урал батыр» дастаны көне билгеләнеп үтте 2025нче елда Башкортостан Башлыгы Радий Х
8нче июньдә Башкортостанда беренче тапкыр «Урал батыр» дастаны көне билгеләнеп үтте 2025нче елда Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча «Урал батыр» дастаны көнен ел саен 8 июньдә билгеләп үтәргә диеп карар кабул ителде. «Урал батыр» - борынгы башкорт әдәбияты истәлекләренең берсе, кобаер жанрындагы эпос, ул борынгы мифологиянең һәм фәлсәфәнең тирән катламнарын тасвирлый. «Урал-батыр» дастаны - «Башкортстанның җиде могҗизасы» исемлегенә кертелгән әйберләрнең берсе, ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән дастан һәм ЮНЕСКО оешмасының «Инсаниятнең телдән булган һәм матди булмаган мирасы җәүһәрләре» исемлегенә кертү өчен нәмзәт булып тора. Дастан урыс, инглиз, француз, алман, татар, төрек, якут, абхаз, иврит, чуаш һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. «Урал батыр» дастаны көненең төп максаты - башкорт халык авыз иҗатының мирасын саклау вә популярлаштыру, милли тәңгәллекне ныгыту һәм башкорт әдәбиятына вә халык авыз иҗатына кызыксынуны арттыру. Аеруча зур бәйрәм Белорет өлкәсендә үтте. Кунаклар өчен китап ярминкәсе һәм концерт оештырылды. Бәйрәмнең төп бизәге - хедлайнер буларак чыгыш ясаган AY YOLA төркеме булды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡кобаер - кубаир (эпические песни татарского и башкирского фольклора) 💡фәлсәфә - философия 💡могҗиза - чудо 💡ТӨРКСОЙ - ТЮРКСОЙ (Türk Kültür ve Sanatları Ortak Yönetimi) 💡матди - материальный 💡мирас - наследие 💡исемлек - список 💡инсаният - человечество 💡җәүһәр - шедевр 💡нәмзәт - кандидат 💡вә - и 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬Чукоткадан Аляскага кадәр мәнфәз төзеләчәк, аның төзелеше турында Рәсәй белән АКШ арасында килешү якын арада ук имзаланачак, дип белдерде президентның махсус вәкиле Кирилл Дмитриев. 💬Ихсаият мәгълүматлары Рәсәй кешеләренең федераль ТВ каналларга кызыксынулары кимүе дәвам итүен күрсәтә. Шулай итеп, «Россия 1», НТВ һәм «Первый канал» узган дүрт ай эчендә уртача 14% тамашачыларын югалткан. Иң зур аудиторияне НТВ каналы югалткан - аның аудиториясе 30 фаизга кимегән. 💬Иҗтимагый палата Рәсәйдә «старородящая», ягъни «бала табучы карт хатын-кыз» истилахын тыярга телиләр, дип хәбәр итә. Инициатива авторлары аны «гордородящая», ягъни «бала табучы горур хатын-кыз» яки тагын да нейтральлерәк истилах белән алыштырырга тәкъдим итәләр. 💬Туроператорлар халык Кырымга алган турларны күпләп кире кайтара, диеп хәбәр итәләр. 24нче майдан 6нчы июньгә кадәр Кырымда 79 фаиз броньларны кире кайтарганнар. Бу кешеләрнең ягулык мәсьәләсе аркасында «тозакка» эләгергә куркулары белән бәйле. 💬Май аенда Рәсәй кешеләре банклардан 30 ел эчендә рекорд күләмдә кәгазь акча алганнар - 381 млрд сум, ә ел башыннан бирле - 1,09 трлн сум күләмендә, дип күрсәтелә Үзәк банк мәгълүматларында. 💬Аурупа Берлеге Рәсәйгә каршы санкцияләрнең 21нче капчыгы буенча тәкъдимнәрен игълан итте. «Кирпеч артыннан кирпеч алып, без Рәсәйнең хәрби икътисады нигезләрен җимерәбез», - диде АБнең тышкы сәясәт җитәкчесе Кая Каллас. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡мәнфәз - тоннель 💡истилах - термин 💡ягулык - топливо 💡тозак - ловушка 💡Аурупа Берлеге - Евросоюз 💡икътисад - экономика 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанның «Ак Барс Арена» стадионында концертка килүчеләр саны буенча рекорд куелды - узган якшәмбе булган Баста концертына 40 157 тамашачы җыелды. Эльмира Кәлимуллина Баста белән бергә «Сансара» һәм «Өмет йолдызы» җырларыннан мэшап башкарды. Эльмираның чыгышы тамашачылар өчен сюрприз булды, чөнки аның катнашуы алдан игълан ителмәгән иде. Әмма тагын да зуррак сюрприз аның татар телендә җырлавы булды. Видео композитор Эльмир Низамов каналыннан @nizamovcomposer 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡өмет - надежда 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Сергей Безруков Казан мэриясендәге иртәнге киңәшмәгә килгән һәм үзен Татарстан Республикасының халык артисты исемен бирүен сораган. «Мин Казанга һәм Татарстанга сокланам. Бүгенгә кадәр бу исемгә ия булмавыма гаҗәпләнәм. Күрше Башкортстанда - бирделәр, ә сездә әле юк», - диде актёр һәм Рөстәм Минниханов алдында бу хакта сүз кыстыруны сорады. Ничек уйлыйсыз бирерләрме Сергей Безруковка бу исемне? 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡киңәшмә - совещание 💡соклану - восхищаться 💡сүз кыстыруны сорады - попросил замолвить словечко 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Тиздән Казанда Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган бушлай татар теле курсы башланачак Татар теле курсы 6 атна дәвам итәчәк.
Тиздән Казанда Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган бушлай татар теле курсы башланачак Татар теле курсы 6 атна дәвам итәчәк. Курс программасы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләреннән тора. Курс 2 әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән - башлангычлар һәм дәвам итүчеләр. Дәресләр атнага 1 тапкыр 2 сәгать дәвамында Казан шәһәре Башкарма комитетында үтәчәк. Старт - 15 июнь 🚀 Башлангыч төркеменең остазы - Ләйлә Гарифҗанова. Дәвам итүчеләр төркеменең остазы - Гөлфия Габдуллаҗанова. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6a266fa6f47e735d72d593ad 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Башкарма комитеты - Исполнительный комитет 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак»: Казанда VK Fest ничек узды Кичә, 7нче июнь көнендә, Казанда VK Fest үтте. Алдангы
«Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак»: Казанда VK Fest ничек узды Кичә, 7нче июнь көнендә, Казанда VK Fest үтте. Алдангы исәпләүләр буенча аны 18 мең кеше карарга килгән. Фестивальнең нигезе - музыкаль программа. Ул үзенең музыкаль өстенлекләрен төгәл билгели алмаган кешенең плейлисты кебек күренде: төп сәхнәдә Татьяна Куртукова, Zivert, FEDUK, Клава Кока, Дора, «Сироткин» төркеме һәм Ришат Төхфәтуллин чыгыш ясадылар. Әгәр кемдер уйлый җырчыларны продюсерлар сайлый диеп, алай түгел. Фестивальнең башлыгы Зоя Новикова сүзләре буенча, оештыручылар ихсаиятны карыйлар һәм регионда 10 иң еш тыңнала торган җырчыны чакыралар. Димәк Татарстанлыларның музыкаль өстәнлекләрен фестивальга килеп белеп була. Татар сәхнәсе аеруча популяр булды. Анда Beku, Ilgiz, Malsi Music, «Дышать», Defne, Gauga, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин һәм DJ Сулейман чыгыш ясадылар. Монда Татарстанда популяр булган һәм Татарстанда яңа музыкаль мәдәниятне тудыра торган җырчыларны җыйганнар. Татар сәхнәсе Идел яшьләр журналы ярдәмендә оештырылды. «Хәзер инде минем плейлистым тулаем сезнең җырчылардан тора. Ә Төхфәтуллин Джастин Бибердан да яхшырак. Мин продюсер булуыма шундый шат, мин шундый талантлы матур егетләргә кагыла алам. Сез миңа татар теле укутучысын тапсагыз, киләсе елга мин татарча сөйләшә башлыйм, сүз бирәм» - диеп сөйләде фестивальнең башлыгы Зоя Новикова. Төхфәтуллин үзе «рус телле тамашачыларның кызыксынуларына карап иҗади экспериментка барырга булдым - 5 рус җырдан торган яңа альбом әзерли башладым» - диеп журналистларга сер итеп әйтте. Мондый адымга барырга курыкмыйсыңмы дигән сорауга, Ришат фәлсәфи җавап бирде: «мине бер генә әйбер куркыта - картлыкта тәки тырышып карамадым диеп үкенергә». Җырлардан тыш фестивальдә имзалар сессиясе, лекторий, осталык дәресләре, гастрономия һәм иң көтелмәгән әйбер - мунча да булды. Имзалар сессиясендә иң популяр чатыр «Импровизация» тапшыруы артистлары чатыры иде. Ә лекторийда иң популяр лекция сөйләүче актёр Сергей Безруков булды. «Бүген Сергей Безруков бөтен халыкны әсир итте» - диеп сөйләде Зоя Новикова. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡алдангы исәпләүләр - предварительные подсчёты 💡ихсаият - статистика 💡фәлсәфи - философский 💡имза - подпись, автограф 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 💬VPN өчен салым 37 миллионнан артык Рәсәй кешеләренә кагылачак, дип хәбәр итә белгечләр. Аларның сүзләре буенча, VPNнан үткән 15 Гбтан арткан трафик өчен түләү кертергә телиләр. Бу интернет кулланучыларның якынча 20 фаизына кагылачак. 💬Мәскәүдә официантларның кереме (хезмәт хаклары белән чәйлек акчалары) IT белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсенә җитә башлаган. Оффициантларның керемнәре айга 400 мең сумга кадәр җитә ала. Шул ук вакытта Мәскәү буенча уртача хезмәт хакы 100-250 мең сумны тәшкил итә. Керемнәрдәге мондый зур аерма официантлар җитмәве белән аңлатыла. Каһвәханәләр һәм рестораннар хәтта тәҗрибәсез официантларны дә эшкә ала башлаганнар һәм алар өчен фатир да иҗарә итәләр. 💬ММЧ хәбәр иткәнчә, Әрмәнстан җиләк-җимешләрен һәм яшелчәләрен Рәсәйгә Төркия һәм Азәрбайҗан аша “соры” схема буенча кертәргә җыеналар. Аларның мәгълүматлары буенча, бәяләр 1 килограмм өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр үсәчәк. 💬«MAX» мессенджеры «App Store»дан алып ташлангач «MAX» кулланучыларына белдерүләр дә килми башлаган, диеп хәбәр итә мессенджерның матбугат хезмәте. Ягъни хәзерге вакытта кем IPHONEнан Max белән куллана, аларга яңа хатлар һәм шалтыратулар турында пуш-белдерүләр килми. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡салым - налог 💡фаиз - процент 💡керем - доход 💡хезмәт хакы - заработная плата 💡чәйлек - чаевые 💡иҗарә - аренда 💡ММЧ - СМИ 💡белдерү - уведомление 💡матбугат хезмәте - пресс-служба 💡хат - сообщение 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татарстанда яшәүче Айрат Фатыйхов тарихта беренче булып нәрд уены буенча дөнья чемпионы булды! Тбилисидә тарихта беренче тапк
Татарстанда яшәүче Айрат Фатыйхов тарихта беренче булып нәрд уены буенча дөнья чемпионы булды! Тбилисидә тарихта беренче тапкыр озын нәрд буенча рәсми дөнья чемпионаты үтте. Турнирда 17 илдән 150 катнашучы чыгыш ясады. Ярышлар Швейцария системасы буенча, ике җиңелүгә кадәр барды. Финал матчында Айрат Гөрҗистан спортчысы Эдуард Назарян белән очрашты һәм 5:3 исәбе белән җиңү яулап, дөнья чемпионы титулын алды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: нәрд - нарды Гөрҗистан - Грузия исәп - счёт 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

4нче июньнән башлап 7нче июньгә хәтле Мәскәүдә «Красная площадь» диеп аталган китап фестивале үтәчәк. Татарстан китап нәшрият
+2
4нче июньнән башлап 7нче июньгә хәтле Мәскәүдә «Красная площадь» диеп аталган китап фестивале үтәчәк. Татарстан китап нәшрияты да бу фестивальдә катнаша. Бүген алар 3 төрле презентация ясаганнар: 1. Китаплар сериясе - татар, чуваш, удмурт һәм мари телләренең үзөйрәткечләре. Китапларның авторлары Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецов. 2. Габдулла Тукайның рус телендәге алты томлык әсәрләр җыентыгы. 3. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында ике китап (рус телендә). Презентациядә бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Залилова Мусеевна катнашуы планлаштырыла. Гомүмән сатуда Татарстан китап нәшриятының чатырында 300дән артык төрле китап бар. Шулай ук ярминкәдә кырым татарларның нәшриятлары да бар - фотосурәттә кырым татар телендәге кайбер китапларын күрсәттек. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡үзөйрәткеч - самоучитель 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты яңа сезонны яңа урында башлап җибәрә! Сезонның беренче очрашуы иртәгә, 4 июнь, 18.00 сәгатьтә, Камал театрының яңа бинасы артында, Кабан күле буенда урнашкан мәйданчыкта узачак. Сезне һәрвакыттагыча татар биюләре, кичке уеннар һәм җылы аралашу көтә! Әгәр чарага вакытында килсәгез, моңлы сандугачыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың матур җырларын ишетә алачаксыз. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡сандугач - соловей 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

КАМАЗ-мастер Кытайда узган «Такла-Макан 2026» диеп аталган раллида җиңде! «Такла-Макан 2026» - Кытайда 16 майдан 1 июньгә кад
+3
КАМАЗ-мастер Кытайда узган «Такла-Макан 2026» диеп аталган раллида җиңде! «Такла-Макан 2026» - Кытайда 16 майдан 1 июньгә кадәр узган халыкара ралли. Ярышны «Дакар Востока» диеп тә атыйлар һәм ул Азиядәге иң озын һәм иң катлаулы оффроуд-марафоннарның берсе булып санала. Маршрут Кытайның берничә регионы аша, Гоби һәм Ярданг чүлләре аша узды. Юлда төрле ландшафтлар булды: дюна комнары, тирән каньоннар һәм елгалар Рәсәй командасы бу абруйлы марафонда беренче катнашуда ук беренче урын яулап алды. Богдан Кәримов экипажы якынча 8000 чакрым дистанция үтте, дистанциянең күпчелек өлеше чүлдән үтә. Кичә, 1 июньдә, «КАМАЗ-мастер» йөк машиналары зачетында беренче булып финишка килде һәм йөк машиналары классында гомуми җиңү яулады. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡чүл - пустыня 💡абруйлы - престижный 💡йөк машинасы - грузовик 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Анна Асти аның җырын Гөлназ Асаева татарча башкарган өчен 400 мең сум судлашып алган Җырчы Анна Астинең лейблы - «Феникс Мьюз
Анна Асти аның җырын Гөлназ Асаева татарча башкарган өчен 400 мең сум судлашып алган Җырчы Анна Астинең лейблы - «Феникс Мьюзик» - авторлык хокукларын бозу буенча дәгъвасын мәхкәмә өлешчә канәгатьләндерде. Бәхәснең сәбәбе - «По барам» җырын татар теленә тәрҗемә итеп башкару. Кавер «Музлофт-Тур» проектының бер чыгарылышында яңгырый. Тапшыруны актер Стас Ярушин алып бара, ә җырны Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева башкара. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Ярушин дәгъваны үз өчен көтелмәгән дип атаган. Дәгъвачы аңлатканча, әсәрне хокук иясеннән рөхсәтсез рәвештә тәрҗемә иткәннәр, җәмәгатьчелеккә таратканнар һәм аудиовизуаль контентка кертеп җибәргәннәр. Башта «Феникс Мьюзик» видеоплатформадан һәм канал администраторы Сабина Алиевдан 1 миллион сум түләтүне таләп иткән. Соңрак Ярушин һәм видеосервис хуҗасы җавап бирүчеләр исемлегеннән чыгарылган, барлык җаваплылык Алиевага йөкләнгән. Алиева хокук бозу фактын таныган, ләкин компенсация күләмен артык зур дип санаган. Мәхкәмә түләү суммасын 400 мең сумга кадәр киметкән, шулай ук Алиеваны 22 мең сумлык дәүләт пошлинасын түләргә бурычлы иткән. Карар әлегә көченә кермәгән, аны шикаять итәргә мөмкин. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡судлашып алу - отсудить 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз. 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤 Милләт (Millät, ملت) XIX гасырда Рәсәйдә яшәгән белемле мөселман ислахчылары татар-мөселман җәмгыятен «милләт» дип атый башлыйлар. Киңрәк мәгънәгә ия «халык» сүзеннән аермалы буларак, «милләт» төшенчәсе милли тәңгәллек, югары үсешле мәдәният, сәяси тәртипләр, дини институтлар һәм тел белән бәйле. Мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин (1859–1936) болай дип язган:
«Ватан – кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуның өчен ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакарь булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер. Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез».
Совет чорында бу төшенчә нигездә рәсми милли сәясәт белән кушылып киткән һәм аның аша этниклык аңлатыла башлаган. Бүгенге көндә милләт татар халкының уртак кыйммәте һәм бөтендөнья татарлары бердәмлегенең нигезе буларак аңлашыла. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡милләт - нация 💡ислахчы - реформатор 💡тәңгәллек - идентичность 💡ватан - родина 💡лаек - заслуживающий 💡фидакарь - самоотверженный 💡хезмәт итү - служить 💡кыйммәт - ценность 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Абага чәчәге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый Фильмның
Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Абага чәчәге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы - Салават Юзеев, продюсеры - Миләүшә Айтуганова, кастинг мөдире - Ирек Хафизов. Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелер дип планлаштырыла. Төп рольдә төшәчәк артистлар билгеле, ләкин режиссер белән продюсер әлегә аларның исемнәрен сер итеп саклый. Ә икенче пландагы рольләр өчен кастинг кичә - 29нче май көнне - «Татаркино» бинасында узды. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡абага - папоротник 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә