fa
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

رفتن به کانال در Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

نمایش بیشتر
کشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
298
مشترکین
+124 ساعت
+27 روز
+1930 روز
آرشیو پست ها
Июльдә чыккан кайбер яңа татар җырлары 1️⃣Радик Шәрәфиев - «Нигә шулай?» (кавер)  Танылган «Нигә шулай була икән?» җырына яңа кавер. Гадәттә бу җырны гитара белән акустик рәвешендә каверлар яздыралар, ә хәзер инде Радик тулы аранжировкалы җыр чыгарган 2️⃣Эльмира Шәрипова – «Юк»  Җырның төп фикере - «юк» сүзенең әһәмияте. Аны ишетмәү, игътибарсыз калдыру кешене тирән яраларга мөмкин икәнлеге турында. Эльмира әйтүенчә, җыр - җенси яки эмоциональ кысым күргән, ягъни кемдер кайчандыр аның шәхси чиген бозган - барлык шундый хатын-кызларга багышлана. Җыр аша Эльмира аларга ярдәм итергә тели һәм үзләрен ялгыз түгел икәнлекләрен тоярга бирә 3️⃣Сәидә Мөхәммәтҗанова - «Каз канаты» (кавер)  Татарның танылган халык җырына заманча яңгыраш.  «Бу җырны мин беренче тапкыр нибары 6 яшемдә башкарган идем. Шуннан соң 18 ел вакыт узды, һәм менә бүген ул яңача яңгырашта сезнең белән очраша», - дип яза Сәидә социаль челтәрләрендә 4️⃣Ришат Төхфәтуллин - «Картаямыни соң йөрәк?» (кавер) Легендар җыр яңа аранжировкада яңгырый.  «Бу җыр - буыннарны бәйләгән, йөрәкләргә үтеп кергән мәңгелек әсәр», - дип уртаклаша Ришат үз сәхифәсендә 5️⃣Фирдус Тямаев - «Ай, дидер-дидер-ләй»  Тямаев стилендәге дәртле, биюле җыр. Җырда татар һәм башкорт халык бию җырыннан «Ай, дердә ритаим» дип яңгырый торган юллар кулланыла 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡әсәр - произведение 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Бүген Халыкара буйдаклар көне билгеләп үтелә Казан буйдаклары арасында үткәрелгән сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәтте: ⏺катнашучыларның 76 фаизы үзләрен ялгыз хис итәләр; ⏺нибары 2 фаизы гына буйдаклыкны аңлы рәвештә сайланган тормыш рәвеше дип атыйлар; ⏺өстенлекләр итеп, күбесенчә, үз кагыйдәләрең буенча, беркемгә дә яраклашмыйча яшәп булуын, көндәлек ызгыш-талашлар булмавын һәм флирт өчен мөмкинлек булуын билгеләп үттеләр; ⏺кимчелекләр арасында иң еш яңгыраганнары - якынлык, терәк һәм янәшәдә кеше җитмәве; ⏺катнашучыларның 45 фаизы киләчәктә сөйгән ярларын табачагына ышаналар

«Раскулачить ителгән вице-премьер» Татарстан прокуратурасының элеккеге вице-премьер Энгель Фәттаховка каршы эше финиш сызыгын
«Раскулачить ителгән вице-премьер» Татарстан прокуратурасының элеккеге вице-премьер Энгель Фәттаховка каршы эше финиш сызыгына чыкты. Дәгъва суммасы 651 млн сум тәшкил иткән, әмма мәхкәмә таләпләрне өлешчә генә канәгатьләндергән. Дәүләткә Чишмә агрофирмасына һәм аның активларына 409 млн сумлык хокуклар, кәтиҗ бистәсендәге җир, Porsche Cayenne машинасы һәм тагын 150 млн сумга якын акча китте. Истинафлар булырмы юкмы һәм нәтиҗәдә бу каршылык нәрсәгә китерәчәген, карарбыз. Хәзерге вакытта Фәттахов эше түләтүләр суммасы буенча рекордлы булып санала 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡дәгъва - претензия; иск; спор (здесь в значении слова «иск») 💡хокук - право 💡кәтиҗ бистәсе - коттеджный посёлок 💡истинаф - апелляция 💡каршылык - противостояние 💡түләтүләр суммасы - сумма взысканий 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Татарстанда 26 ел эчендә тәүге тапкыр көрән озын колаклы ярканат табылган. Көрән озын колаклы ярканат - сирәк очрый торган, К
Татарстанда 26 ел эчендә тәүге тапкыр көрән озын колаклы ярканат табылган. Көрән озын колаклы ярканат - сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән ярканатларның бер төре. Ул Рәсәйнең берничә өлкәсенең, шул исәптән Татарстанның да, Кызыл китапларына кертелгән. Табышны КФУ хезмәткәрләре «Свияжская» уку‑фәнни базасында ясаганнар. Галимнәр ике көрән озын колаклы ярканат тотып, параметрларын үлчәп кире иреккә җибәргәннәр 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡көрән - бурый 💡озын колаклы ярканат - ушан 💡ярканат - летучая мышь 💡табыш - находка 💡уку-фәнни - учебно-научный 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Сергей Жуков аңа ике тамчы су кебек охшаган Булат Бигаевны «Лужники»дагы юбилей концертына чакырган «Руки Вверх!» төркеме 25н
Сергей Жуков аңа ике тамчы су кебек охшаган Булат Бигаевны «Лужники»дагы юбилей концертына чакырган «Руки Вверх!» төркеме 25нче һәм 26нчы июль көннәрендә Мәскәүнең «Лужники» стадионында зур юбилей концертларын үткәрде. Концертка Сергей Жуков аңа бик нык охшаган Уфа блогеры Булат Бигаевны да чакырган. Җырчы әйтүенчә, ул үзенең «двойнигы» турында социаль челтәрләрдәге язылучыларыннан белгән. Күпләр аңа Булат төшкән видеоларны җибәргән, икесенең дә гаҗәеп охшаш булуын язган. Гади генә 43 яшьлек уфалы Булат Бигаев машинасыннан кыска видеолар төшереп урнаштырганнан соң көтмәгәндә танылып китә. Аңа шунда ук: «Син бит Жуковның күчермәсе!» - дип яза башлыйлар, һәм аның танылуы көннән-көн үсә бара. «“Лужники” концертында без Сергей Жуков белән аралаштык, фотога төштек, хәтта бергә җырладык та, - ди Булат. - Концерттан соң мине тамашачылар чолгап алдылар: фотога төшәргә сорадылар, котладылар, барысы да бик күңелле булды!» Хәзер Булатның социаль челтәрләрдә дистәләрчә мең язылучысы бар, аңа «Жуковның двойнигы» буларак чыгыш ясарга күп тәкъдимнәр килә. Әмма ул бары тик охшашлык образы белән генә чикләнергә теләми. Булат үзенең җырын яза һәм киләчәктә сәхнәгә инде күчермә буларак түгел, ә үз тарихы, үз музыкаль юлы булган мөстәкыйль артист буларак чыгарга хыяллана 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡чолгап алу - окружить 💡күчермә - копия 💡мөстәкыйль - самостоятельный 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Урта Рәсәй өлкәләрендә татар ризыгы өчпочмакны Татарстанга караганда рунетта ешрак эзлиләр икән Узган айда Урта Рәсәй өлкәләр
Урта Рәсәй өлкәләрендә татар ризыгы өчпочмакны Татарстанга караганда рунетта ешрак эзлиләр икән Узган айда Урта Рәсәй өлкәләрендә интернет кулланучылары өчпочмак турында мәгълүматны Татарстан халкына караганда ешрак эзләгәннәр. Ә өчпочмакка кагылышлы сорауларның гомүми саны 72,5 меңгә җиткән. Бу эзләнүләрнең 9 фаизы гына Татарстаннан, Башкортстаннан - 4 фаиз чамасы, ә Үзәк федераль округ кулланучыларының якынча 30 фаиз тәшкил итә. Чәк-чәк буенча аерма тагын да зуррак. Бер айда аны 605 меңнән артык эзләгәннәр. Шуларның 182 меңе Урта Рәсәй өлешенә туры килә. Бу Татарстан эзләү саныннан алты тапкыр күбрәк. Идел буе федераль округында «өчпочмак» һәм «чәк-чәк» белән иң актив кызыксынучылар - Нижгар өлкәсендә яшәүчеләр. Ә «кыстыбый» һәм «гөбәдия» сүзләре буенча абсолют лидер - Татарстан: сорауларның 36 фаизы кыстыбыйга, 32 фаизе гөбәдиягә кагыла. ИФОның башка өлкәләре арасында кыстыбый һәм гөбәдияне иң еш эзләүчеләр - Самара өлкәсеннән интернет кулланучылары. Чыганак: «Татарстан-24» 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡Идел буе федераль округы - Приволжский федеральный округ 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 #лонгрид 1️⃣Рәсәйдә машина бәяләре 14 ел эчендә дүрт тапкырга арткан. 2012нче елда яңа автомобильнең уртача бәясе 800 мең сум тәшкил итсә, 2026нчы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 3,3 млн сумга җиткән, дип белдерде «Рәсәй машина дилерлары» ассоциациясе президенты Алексей Подщеколдин. 2️⃣«Золотая Корона» сервисы Әзербайҗаннан Рәсәйгә һәм Рәсәйдән Гөрҗистанга һәм Казакъстанга акча күчерүләрне туктаткан ❌ 3️⃣Таҗикстанда хакимият хиҗап киюне, сакалларны һәм гарәп киемен киюне тыйды. Бу атрибутлар таҗик милли гореф-гадәтләренә хас түгел, диеп табылган, ә тыю чараларын дини экстремизм белән көрәшү ихтыяҗы диеп аңлатканнар 🇹🇯 4️⃣Павел Дуровны Росфинмониторингта террористлар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр. 5️⃣Япония Үзәк банкы 1995нче елдан бирле иң югары булган 1% дәрәҗәсендә төп ставканы саклап калдырган. Бу ил өчен соңгы 31 ел дәвамында максималь күрсәткеч 🇯🇵 6️⃣Рәсәй Мароккодан диңгез юлы аша бензин китерә башлаган 🇲🇦 7️⃣Рәсәйнең эре азык-төлек челтәрләре мәхзәннәренә һөҗүм ихтималына әзерләнә башлаганнар. Аларның күбесе тәэмин итүчеләргә товарларны кибетләргә һәм бүлү үзәкләренә үзләренә илтергә тәкъдим итә башлаганнар. Хәзерге вакытта мондый үзгәрешләрне кертергәме кертмәскәме диеп илнең иң зур сәүдә челтәрләре карый. 8️⃣28нче июльдән башлап Төмән шәһәрендә һәм Төмән өлкәсендә җәйге су ташкыны сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 9️⃣Казакъстанга керүне рәсәйлеләр өчен түләүле итәргә телиләр, дип белдерде Казакъстаннвң Эчке эшләр министрлыгы. Әгәр бу чараны кабул итсәләр, ул барлык чит ил гражданнарына кагылачак: ел ахырына кадәр илгә керү өчен түләүле электрон рөхсәтләр кертеләчәк 🇰🇿 1️⃣0️⃣Рәсәйнең берничә өлкәләрендә берьюлы экологик фаҗига килеп чыккан. Свердловск өлкәсендә Исинск сусаклагычында пычрану очрагы теркәлде. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә зарарлы матдәләр Иса елгасына эләккән. Үрге Салдада Роспотребнадзор кран суын куллануны тыйган, чөнки анда аммиак концентрациясе рөхсәт ителгән чик нормасыннан 4 тапкырдан артыгракка күбрәк булган. Төмән өлкәсендә Тура һәм Иртыш елгалары пычранган. Пычрануның төп сәбәбе - тонналап череп яткан ләм һәм органик матдәләрне елгаларга юган гадәттән тыш көчле яңгырлар тора. Мәскәү өлкәсендә кайбер елгаларга химикатлар агызу нәтиҗәсендә елгалар пычрануы ачыкланган. Моннан тыш, Ингушетиядәге Сөнҗә елгасының хәле турындагы мәгълүмат та борчу тудыра: канализация агынтылары белән пычрану аркасында әлеге елга торышы өлкәгә экологик фаҗига булдырырга мөмкин. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡мәхзән - склад 💡су ташкыны - паводок 💡гадәттән тыш хәл режимы - режим ЧС 💡экологик фаҗига - экологическая катастрофа 💡сусаклагычы - водохранилище 💡ләм - ил 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанда һава күпере киләсе елда төзелә башланырга мөмкин Бәлки күпләр онытып бетергәннәрдер инде: берничә ел элек Татарстан б
Казанда һава күпере киләсе елда төзелә башланырга мөмкин Бәлки күпләр онытып бетергәннәрдер инде: берничә ел элек Татарстан башкаласы өчен Горький паркы белән «Казан Арена» арасын тоташтыручы канат юл проекты эшләнгән иде. Хәзер проект инвесторы «Главгосэкспертиза»ның нәтиҗәсен көтә. Башта юлны 2023нче елга ачуны планлаштырганнар иде. Ул чакта проектны 3 миллиард сумга бәяләгәннәр иде. 2024нче елга бәясе 4,5 миллиардка кадәр җитте, ә хәзер инде якынча 6 миллиард сум турында сүз бара. Шунысын әйтеп үтергә кирәк - хәзергә вакытта бу проектның уңышлы итеп килеп чыкканы бары тик бер әйбер - кыйммәтләнү генә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡һава күпере - аэромост 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Самокат» сервисында Рәсәй шәһәрләренең күренекле урыннары формасында туңдырма-сюрприз сатыла башлаган. Бу түңдырмалар коллек
«Самокат» сервисында Рәсәй шәһәрләренең күренекле урыннары формасында туңдырма-сюрприз сатыла башлаган. Бу түңдырмалар коллекциясендә Казандагы «Казан» Гаилә үзәге формасында туңдырма да дә бар. Әмма монда «киндер-сюрприз» принцибы эшли - туңдырманы сайлап булмый. Казаннан тыш сезгә Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, Новосибирскның, Кисловодскның яки Кырымның күренекле урыннары белән туңдырма чыгарга мөмкин. Коллекциядәге Һәрбер туңдырманын үз тәме бар: мәсәлән, Казанның «Казан» гаилә үзәгенең - грильяж (кыздырылган чикләвекләр һәм карамель сиробы) тәме, Санкт-Петербург- тагы «Эрмитажның» - мүк җиләге тәме, Кисловодскидагы «Төп нарзан ванналары» шифаханәсе фасады формасында туңдырманың - кыргый әфлисун тәме, ә Мәскәүдәге Зур театрында классик тәм - крем-брюле тәме 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡күренекле урын - достопримечательность 💡чикләвек - орех 💡мүк җиләге - клюква 💡шифаханә - санаторий 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Фирдүс Тямаев Ольга Бузова концертында чыгыш ясаган 30нчы һәм 31нче июль көннәрендә Казанда Ольга Бузова концертлары үттеләр.
Фирдүс Тямаев Ольга Бузова концертында чыгыш ясаган 30нчы һәм 31нче июль көннәрендә Казанда Ольга Бузова концертлары үттеләр. Фирдүс концертка ял итергә барган. Көтелмәгәндә аның янына коңцерт оештыручылар килгәннәр һәм сәхнәгә менеп бер җырны җырларга кушканнар. Фирдүс каушаган, чакка телефоннан аранжировкасын эзләп тапкан, борчылып беткән һәм «Сандугач» җырын башкарган. Концертны карарга башка татар эстрадасы йолдызлары да барганнар - Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм җырчы Илмира Нәгыймова. Концерттан соң Илмира Оляга үзенең  популяр «Кара әле күземә» җырын җырлап күрсәткән 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡каушау - растеряться 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

«Магнит Маркет» онлайн-витринасын яба: нишлиләр һәм нәрсә көтергә? 6нчы сентябрьдән «Магнит Маркет»ның (элекке KazanExpress)
«Магнит Маркет» онлайн-витринасын яба: нишлиләр һәм нәрсә көтергә? 6нчы сентябрьдән «Магнит Маркет»ның (элекке KazanExpress) төп онлайн-мәйданчыгы эшләвен туктата. Ширкәт моны ябылу түгел, ә «трансформация» дип атый. Онлайн-витринаны ябу этаплары: - 20нче июльдән башлап складка яңа товар кабул итү туктатылды  - 20нче августтан ПВЗ аша заказлар җибәрү туктатыла - 31нче августка кадәр заказлар бирү пунктлары этаплап ябылырга тиеш - 6нчы сентябрьдән кушымтада һәм сайтта төп витрина сүндерелә  Нәрсәгә күчәләр: «Магнит Маркет» универсаль маркетплейс форматында эшләвен туктата һәм «Магнит» кибетләре эчендә «киңәйтелгән киштә» моделенә күчәчәк. Товарлар кечкенә складларда һәм дарксторларда урнаштырылачак. Доставка эшен турыдан-туры «Магнит» кибетләре башкарачак.  Трансформация сәбәбе: ширкәттә хәзерге шартларда классик маркетплейс моделе эффектив түгел, дип билгеләгәннәр 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡киңәйтелгән киштә - расширенная полка 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Әгәр фатирда һава көйләгеч булмаса эсселеккә ничек түзергә? 1️⃣Дөрес вакытта тәрәзәләрегезне ачыгыз - көндез җылыны кертмәгез, төнлә фатирыгызны суытыгыз. Тәрәзәләрне кичке 20:00дән иртәнге 9:00гә кадәр генә ачыгыз. Калган вакытта барысы да ябык булсын. Һәм шуны да истә тотыгыз - кайбер төннәрдә бик эссе һәм җилсез була ала, шуңа күрә мондый төннәрдә төннә фатир суынмыячак. 2️⃣Көндез пәрдәләрне ябыгыз, жалюзиларны төшерегез. Аеруча көнчыгыш һәм көньяк якка караган тәрәзәләрдә. Шулай фатир күпкә әкренрәк җылыначак. 3️⃣Сусызланудан саклану өчен көн дәвамында җитәрлек су эчегез. Иң яхшысы - газсыз су, шикәрсез морс, шикәрсез компот. Газлы һәм бик татлы эчемлекләрдән баш тартыгыз - алар тагын да ныграк сусата. 4️⃣Ашамлыкны да «җиңеләйтегез». Кайнар, майлы, авыр ризыклар урынына яшелчә, җиләк-җимеш, турама, салатлар сайлагыз. 5️⃣Салкынча (ләкин бик салкын түгел) душ яки муенга, беләкләргә, маңгайга юеш сөлге кую тиз арада хәлне яхшыртуга ярдәм итә. 6️⃣Фатирыгызда җилләткеч булса, җилләткеч янына боз белән шешәләр яки бик салкын су салынган савыт куегыз. Аның аша үткән һава сизелерлек салкынрак була. 7️⃣Көннең иң кызу вакытта өйдә калыгыз. 11:00дән 16:00гә кадәр урамга мөмкин кадәр чыкмаска тырышыгыз - бу вакытта кояш аеруча актив һәм хәвефле. 8️⃣Дөрес киенегез. Урамга чыкканда ачык төстәге, иркен, табигый тукымадан тегелгән кием киегез. Баш киемен, күзлекне һәм SPF-кремны да онытмагыз. 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡һава көйләгеч - кондиционер 💡сусызлану - обезвоживание 💡турама - окрошка 💡җилләткеч - вентилятор 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанда Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык яздыруы узачак 2нче августта Мәскәү базарында татар телле «Тасма» подкастын
+1
Казанда Мәскәү базарында «Тасма» подкастының ачык яздыруы узачак 2нче августта Мәскәү базарында татар телле «Тасма» подкастының ачык төшерүе булачак. Аның кунаклары - социаль челтәрләрдә татар мәдәнияте турында блогларын алып барган әти белән кыз, Рәмис һәм Айгизә Латыйповлар. Алып баручы Алсу Мансурова алар белән эшләре турында һәм гаиләләре ничек корылганы турында сөйләшергә ниятли. Шулай ук Рәмис һәм Айгизә ни өчен нәкъ татар темасын сайлаганнары турында, үз тамашачыларын ничек табалар һәм «татарча тәрбия» алар өчен нәрсә аңлатканы турында сөйлиячәкләр. Тамашачы да блогерларга үз сорауларын бирә алачак. Чарада катнашыр өчен теркәлү кирәк: https://tasma.timepad.ru/event/4113952/ «Тасма» подкастының пешекче Камилә Абдуллина катнашындагы алдагы чыгарылышы инде YouTube-та чыкты: https://youtu.be/PqBtIIBdp-o?si=pz1e2K5aqrRFnGQs 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡тәрбия - воспитание 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

26нчы июльдә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Чарада Татарстан Рәи
+3
26нчы июльдә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казакъстан өлкәсе Акимы Гауез Нурмөхәммәтов катнаштылар. Бюст Габдулла Тукай исемен йөрткән яңа скверда урнаштырылды. Һәйкәл авторы - танылган татар сынчысы Винера Абдуллина. Бюстны һәм скверны ачу тантанасы «Qyzyljar Sabantui 2026» диеп аталган зур фестиваль кысаларында узды 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡сынчы - скульптор 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Казанлылар чәк-чәк манарасын тәнкыйтьләп бетерделәр Казанлылар социаль челтәрләрдә «Казан» гаилә үзәге янында төзелгән һәм Рәсәй рекордлар китабына кертелгән зур чәк-чәк манарасын тәнкыйтьләп бетерделәр. Алар бу корылманың тоташ сын булачагын көткәннәр, әмма татлы манара чәк-чәк брикетларыннан җыелган булып чыкты. Манараны 20нче июль көнне көне буе төзеделәр. Азык-төлек пленкасына белән уралган брикетларны ун метрлы агач кирәч өстенә урнаштырганнар. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 4,5 тонна тәшкил иткән, биеклеге 10 метрдан арткан. Бу «Пятница» телеканалы проекты иде. Проектны Казанның туризмны үстерү комитеты хуплаган. Рекорд билгеләнгәннән соң, десерт кешеләргә таратылган

Яшь IT-белгеч Нурислам татарча сөйләмне автоматик рәвештә текстка әйләндерә торган сервис эшли. Максаты - бу коралны журналистлар, блогерлар һәм контент авторлары өчен бушлай файдаланырлык итү.  Аңа ярдәм итик: 2-3 минутлык кыска сораштыруны үтеп чыгыйк Сораштыру:  https://docs.google.com/forms/d/1IIYzZ4nc2kUvbIgDJKhNn-zAJQly8Xp5dSQbpwuWkYM

Бүген Казанда Татарстан киносы кичеcе узачак Бүген Аксенов скверында парк киносы сөючеләр клубы очрашуы булачак. Зур экранда «Татаркино» фондыннан «Әпипә» дигән музыкаль комедия күрсәтеләчәк. Фильмның төп каһарманы Ильдар очраклы рәвештә хатын-кызлар ансамбле «Әпипә» белән Татарстан буйлап гастроль турына чыгып китә. Аны көтелмәгән маҗаралар, кызыклы вакыйгалар, яңа танышулар һәм мәхәббәт көтә. Җиңел комедия сюжеты артында гади кешеләрнең хыяллары, дуслык һәм кичерешләр турында җылы хикәя ята. Фильмда профессиональ булмаган актерлар һәм татар эстрадасының танылган җырчылары - Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова һәм башкалар катнаша. Кино татар телендә урыс субтитрлар белән күрсәтеләчәк 📍 Аксенов скверы  🗓 25 июль  🕗 Башлана 20:00дә 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡парк киносы сөючеләр клубы - клуб любителей паркового кино 💡маҗара - приключение 💡кичереш - переживание 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

Футбол дөнья чемпионаты тәмамланды, ләкин инде бик тиздән Рәсәй премьер-лигасының яңа сезоны старт ала. Шул уңайдан Казанның
+8
Футбол дөнья чемпионаты тәмамланды, ләкин инде бик тиздән Рәсәй премьер-лигасының яңа сезоны старт ала. Шул уңайдан Казанның «Рубин» клубы яңа форма тәкъдим итте. Һәм бу форма спонсорлар логотиплары урнаштырылган гади футболкалар гына түгел. Клуб үзенең өч традицион төсен саклап калды: якут, яшел һәм ак. Якут төсе - татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Форманы биш өлешкә бүлгән яшел сызыклар исә шагыйрьнең биш әсәренә сылтау: «Туган тел», «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» һәм «Пар ат». Футболкалар якаларында язылган сүзләр - танылган шигырьнең беренче юллары: «И туган тел, и матур тел». Яшел комплект - Казан шәһәре риваятьләре белән бәйле. Аерым алганда - Кабан күле төбендәге хәзинәләр белән бәйле. Футболкалар якаларында «Республикам минем Татарстан» диеп язылган. Ак комплект исә шәһәрнең төп символы - ак таштан салынган Казан Кирмәне белән бәйләнгән. Клубның тарихы да 1958нче елда, Кирмән диварлары янында башланган диярлек. Футболкалар якаларында язма өчен клуб гимнының беренче юллары сайлап алынган: «Белый Кремль воспарил над горою». Яңа сезонда «Рубин» уены клубның ачык төстәге, матур һәм тирән мәгънәле яңа формасына муафыйк булыр дип өметләнәбез. 26нчы июльдә «Рубин» сезонны үз мәйданында «Краснодар» командасына каршы матчтан башлап җибәрәчәк. Уңышлар телибез! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡якут - рубиновый 💡аерым алганда - в частности 💡ачык төстәге - яркий 💡муафыйк булу - соответствовать 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә

2028 елга кадәр - тулысынча пилотсыз КАМАЗлар? Пилотсыз КАМАЗлар инде бүген үк Рәсәй юлларында йөри, ләкин һәр машина өчен һаман да оператор-логист күзәтә. Кирәк чакта ул дистанцион рәвештә идарәне үз кулына ала ала - мәсәлән, катлаулы киртәләрне урап узганда яки гадәттән тыш хәлләр вакытында. Киләсе зур адым - кешенең турыдан-туры катнашуын тулысынча бетерү. Проектны 2028 елга кадәр шушы дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелган. Бу бары тик чираттагы «техник яңалык» кына түгел. Монда сүз җәмгыятьнең ясалма фәһемгә карата ышанычлыгы турында да бара: кешеләр кеше контроле булмаган рәвештә дә карарлар кабул итүне ясалма алгоритмнарга тапшырырга риза булырмы? Әгәр мондый күчеш чынлап та гамәлгә ашса, төп казаныш - үзе генә пилотсыз КАМАЗ түгел, ә җәмгыятьнең: «әйе, без әлеге системаларга кеше катнашыннан башка да ышанабыз» дип әйтерлек дәрәҗәгә җиткән ышанычы булачак

Казанда яңа гастрономик чара старт алды - шәһәрнең кайбер рестораннарында «Татарча» дип аталган татар милли ризыклары фестива
+5
Казанда яңа гастрономик чара старт алды - шәһәрнең кайбер рестораннарында «Татарча» дип аталган татар милли ризыклары фестивале башланды Фестиваль 17нче июльдән 31нче июльгә кадәр дәвам итә. Оештыручы - Fine Group. Чарага 12 ресторан кушылды:  «Чирәм», «Авылым», «Аулак», «Ак чынаяк», «Умай», «Әнием», «Татар», «Сказка», «Артель», «Күңел», «Саяр» һәм «Туган авылым».  Фестиваль өчен өлкән пешекчеләр классик милли ризыкларны яңача тәкъдим итәләр: фуа-гралы өчпочмак, чөгендерле кыстыбый, дучмак һәм башка авторлык ашлары. Һәр ресторан өч ризык кергән аерым фестиваль менюсы әзерләгән:  - 1 пешермә; - 1 кабымлык; - 1 төп кайнар ризык.  Фестивальнең кульминациясе 29нче июльдә булачак - Казан Кирмәне яр буе мәйданында ачык һавада зур кичке аш уздырыла. Проектта катнашучы барлык рестораннар да кунаклар өчен бердәм озын өстәл әзерләячәк.  Заманча форматта татар кухнясын татып карарга теләүчеләргә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш ителә 🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә