ИЦ ТеләчеИнформ
Kanalga Telegram’da o‘tish
1 208
Obunachilar
-124 soatlar
+17 kunlar
+130 kunlar
Postlar arxiv
1 208
Repost from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
⛽️🚘 Рустам Минниханов поручил проверить логистику топлива на фоне ажиотажа на АЗС в Казани
В последние дни на АЗС города объем поставок топлива на отдельные заправки был увеличен, однако, это не сняло напряжения. Раис Татарстана поручил проверить вопросы логистики.
Сегодня производители топлива отмечают панический спрос. Одна и та же заправка ранее продавала 15 тонн топлива за 24 часа, а уже сегодня этот же объем разбирают за 6 часов. Причина – зафиксирован массовый выкуп тороплива впрок.
На АЗС уведомляют о запрете сливать бензин в канистры. Однако, не все относятся к этому ответственно. В результате появляются километровые очереди и дефицит там, где его нет.
Согласно сообщению, Рустам Минниханов дал поручение всем службам, ответственным за топливный сектор, проводить регулярные проверки на АЗС и в случае выявления нарушений принимать соответствующие меры.
@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
1 208
Repost from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
+6
❕⛽️Внимание всем водителям: прочитайте эти карточки перед поездкой на АЗС
Спойлер: бензин есть.
Напомним, ранее мы разбирали новый социальный тренд под другим углом - ознакомьтесь и с этой подборкой.
@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
1 208
14 июль - Россия Социаль фонды оешкан көн
1956 елда дәүләт пенсияләре турында канун кабул ителә. Ә 2022 елның 14 июлендә пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштергән пенсия һәм социаль иминият фондын булдыру турында мөһим канунга кул куелды.
Әлеге өлкәдә хезмәт куючы райондашларыбызга һөнәри осталыклары һәм район халкы хакына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә уңышлар телибез!
1 208
+7
Бусагада - яңа уку елы
Бүген муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Булат Низамов җитәкчелегендәге эшче комиссия мәктәп автобуслары маршрутларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Комиссия составында хуҗалык - эксплуатация конторасы (ХЭК) җитәкчесе Зөфәр Абдуллин, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция майоры Салават Каюмов, район мәгариф бүлеге белгече Марат Котдусов һәм “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган Теләче бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Гобәев эшләде.
Әлеге уңайдан комиссия әгъзалары Түбән Саурыш, Олы Нырсы, Иске Карабаян, Кече Нырсы, Кече Мирәтәк авылларында булып, бу авылларга килүче юлларны, аларның махсус мәйданчыклар һәм тукталышлар белән тәэмин ителешен карадылар. Җитешсезлекләр язмача теркәлеп барылды. Алга таба йөреш вакытында күрелгәннәрдән чыгып тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Фәнил Гаязов.
1 208
+4
Кичә, Шармаш авылында «БАЛЫКИНСКАЯ» дип аталган Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм келәве узды.
Литургия тәмамлангач, традиция буенча, изге чишмәгә кадәр тәре йөреше узды.
1 208
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
1 208
Административ эш каралды
Теләче җәмәгать судында ГИБДД хезмәте төзегән 12.8 статьясының икенче бүлеге буенча бер административ эш каралды.
Укырга...
1 208
+2
Бакчаның бизәге булган зур һәм чәчәкле гортензия үстерүнең үз серләре бар. Аларны үстергәндә, нинди кагыйдәләргә таянырга кирәк, бу хакта - безнең карточкаларда.
#карточкиТИ
1 208
Балыкчылар ярышы нәтиҗәләре
Күптән түгел, районда, балыкчылар көне уңаеннан, балыкчылар ярышы узган иде. Сезгә бәйгенең җиңүчеләр исемлеген куябыз.
«Молодой, да опытный» (Самый молодой и успешный рыбак)
1 место - Мараков Раян
2 место - Рамазанов Раяз, Шайдуллин Карим (Урумширма)
3 место - Сабирзянов Ильмаз (Лесной)
«Ловись рыбка маленькая и большая» (величина самой большой рыбы в мм.)
1 место - Закиров Раян, Яхин Тимур
2 место - Мараков Ислам
3 место - Саляхов Табрис
«Удачный заброс, рыбы полный воз» (вес общего улова в гр.)
1 место - Ишниязов Рафис, Насибуллин Азамат
2 место - Гайнутдинов Муса
3 место - Мараков Ильяс
«Седина в висок, рыба в садок» (самый возрастной и опытный рыбак)
1 место - Закиров Каниф
2 место - Кутдусов Хайдар
3 место - Шигапов Мансур
«Ты рыбачка, я рыбак» (самая опытная рыбачка)
1 место - Рамазанова Гульмира
2 место - Егорова Гузель
3 место - Фахрутдинова Арина
«Самая первая пойманная рыба»
Диплом - Ахметшин Габдельфат
«Самая маленькая рыба»
Диплом - Саляхов Салават
1 208
Алар күпләргә үрнәк
Районыбызда озак еллар буе, парлы гомер итүче матур гаиләләр бик күп. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Олы Мишәдә авылында, биш дистәдән артык бергә яшәүче Мансур һәм Сания Галиуллиннар тәбрикләнде.
Аларның тормыш юлына килсәк, Мансур абый 1943 елда, өч балалы гаиләдә туа. Сугыш ветераны булган әтиләре Вәлимөхәммәт, сугыштан исән – сау кайтып, балаларына ныклы тәрбия бирә. Мансур абый «Ленин» исемендәге хуҗалыкта электрик, соңрак шофер булып эшли, эшләү дәверендә аңа бик күп төрдәге машиналарда йөрергә туры килә. Лаеклы ялга да ул биредән чыга.
Сания апа исә, Норлат районы кызы – 1950 елда, күпбалалы гаиләдә туа. Казанда тегү училищесында укып йөргән вакытта, җиңгәсе аны Олы Мишә авылына бәрәңге чүпләргә алып кайта. Алар Мансур абый белән танышалар, соңрак яңа гаилә туа (1970 ел). Сания апа хуҗалык ашханәсендә аш пешерүче булып эшкә урнаша. Сыерлар саварга да өлгерә. Соңныннан хат ташучы булып эшкә урнаша, ундүр ел буе авылдашларына газета-журналлар тарата.
Мансур абый белән алар дүрт балага гомер биргән. 11 оныклары, 6 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә алар төпчек уллары Айрат гаиләсе (тормыш иптәше -Илсинә) белән, авылдашларына үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Олы кызлары Гүзәлия, уллары Марат белән Азат Казан шәһәрендә яши. Әлеге гаилә чыннан да бик тырыш, алар төп йортларын ныгытып, мал-туарлар асрап яшиләр. Оныклары Альмирны районда белмәүчеләр сирәктер, ул ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашып, үзенең шигырьләрне оста сөйләве белән аерылып тора.
Олы Мишә авылын ямьләп утырган йортның бәхет учагы әле күп еллар җылысын бөркеп торсын иде!
1 208
+6
341 наезд за полгода, 19 погибших — снова о безопасности пешеходов в Татарстане
В карточках — свежая статистика, реальные ДТП и правила, которые действительно работают. Листайте и покажите детям.
#БезопасностьНаДорогах #Пешеходы #ГИБДД_Татарстан #ПДД
1 208
+1
Туган як... Җанга газиз ике сүз. Кайда гына яшәсәк тә, үзенә тартып торучы туган авыл... Өлкәнәя барган саен онытылмый, киресенчә, кадере арта гына барган, еш кына исләргә төшеп моңсуландырган чишмә буйлары, бергә уйнап үскән дуслар, күптән күрешмәгән туганнар, туганыңдай якынга әйләнгән ут күршеләр...
Авылларыбызда үткәрелеп килүче авыл көннәре әнә шушы, бер чишмә суын эчеп үскән, туганлык, дуслык җепләре бәйли торган кешеләрне очраштыру максатыннан үткәрелә дә инде. Унберенче июльнең кояшлы иртәсе дә Урта Мишә авылында туып-үскән, туган якларын сагынып яшәүче бик күпләрне үзенә җыйды. Зәңгәр күктә берән-сәрән күренә башлаган яңгыр болытлары да әлеге бәйрәмне өзәргә җөрьәт итмәделәр шикелле. Йомшак кына сибәләп алган болыт артыннан тагы кояш елмайды... Ул көнне Авылым чишмәсе янына ясалган махсус мәйданчык кырмыска оясыдай гөрләп торды. Авылдашлары – олысы-кечесе тәртипләгән, матурлаган чишмә тирәсенә читтән кайтучы җиңел машиналар өстәлә торды. Урамнарда хәрәкәт артты. Иртәдән диярлек авыл өстенә бәйрәм буласын искәртеп җыр-бию көйләре, гармун тавышлары таралды…
Дамира Миннебаева.
Әлеге авылдашлар очрашуына багышланган язманы тулысы белән якын көннәрдә "Теләче" гәҗитеннән укый аласыз.
1 208
Югары Кибәхуҗа авылы егете Илнурга квадроцикл алуга ярдәм җыю дәвам итә.
Бүгенге көндә 192 000 сум күләмендә акча җыелган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номерларын калдырабыз:
Сбер Банк: https://messenger.online.sberbank.ru/sl/nvP89QjLXMhcp2NNe
Ак Барс Банк: +7 986 924-12-48 номеры аша (Набиуллина Р.)
1 208
+3
Савыт-саба юу өчен кулланылган губкаларның төрле төсле булуы нәрсәне аңлата? Бу хакта - безнең карточкаларда.
#карточкиТИ
1 208
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
1 208
+9
Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала.
- Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл бәйрәмнәре исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. 11 нче июль көнне "Туган ягым-гомер бишегем" дип исемләнгән бәйрәм Урта Мишә авылында гөрләп узды. Урта Мишәлеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады. Авыл халкы пылау белән дә сыйланды. Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә! Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты. Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калабыз. Авыл көне озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр, - дип хәбәр итте әлеге авылның мәдәният хезмәткәрләре.
