ИЦ ТеләчеИнформ
Відкрити в Telegram
1 209
Підписники
Немає даних24 години
+17 днів
+230 день
Архів дописів
1 209
Югары Кибәхуҗа авылы егете Илнурга квадроцикл алуга ярдәм җыю дәвам итә.
Бүгенге көндә 192 000 сум күләмендә акча җыелган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номерларын калдырабыз:
Сбер Банк: https://messenger.online.sberbank.ru/sl/nvP89QjLXMhcp2NNe
Ак Барс Банк: +7 986 924-12-48 номеры аша (Набиуллина Р.)
1 209
+3
Савыт-саба юу өчен кулланылган губкаларның төрле төсле булуы нәрсәне аңлата? Бу хакта - безнең карточкаларда.
#карточкиТИ
1 209
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
1 209
+9
Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала.
- Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл бәйрәмнәре исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. 11 нче июль көнне "Туган ягым-гомер бишегем" дип исемләнгән бәйрәм Урта Мишә авылында гөрләп узды. Урта Мишәлеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады. Авыл халкы пылау белән дә сыйланды. Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә! Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты. Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калабыз. Авыл көне озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр, - дип хәбәр итте әлеге авылның мәдәният хезмәткәрләре.
1 209
Ленар Рәфыйков: «Кырыкалдарлар тозагына эләкмәс өчен билгесез кешеләрнең шалтыратуына җавап бирмәскә кирәк»
Бүген кырыкалдарлар балаларны компьютер уеннары, егет - кызларны танышу сайтлары аша алдыйлар, өлкәннәр дә алар кармагына эләгә. Үзләре дә белмәстән кырыкалдарларның кыңгыр эшендә катнашып төрмәгә эләгүчеләр бар.
Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/lenar-rafyikov-kyrykaldarlar-tozagyna-elakmas-ocen-bilgesez-keselarnen-saltyratuyna-avap-birmaska-ki
1 209
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
1 209
ЯҢА БӘЙГЕ
Хәзер уңган ханым-туташлар зур эшләр белән мәшгуль. Алар җиләк - җимеш җыя, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый, компот каплый, гөмбә җыя, аны эшкәртә, кыяр-помидор тозлый, маринадлый һәм башкалар ... Шушы уңайдан, бәйге игълан итәбез! Сездән матур фотолар көтәбез! Иң уңган хуҗабикәләрне бүләкләп үтәрбез!
Фотоларны 89393967641 номерына юллый аласыз.
1 209
Юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүче машина хуҗаларын бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Районда юлларда юл һәләкәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге бара. Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының, ел буена юл һәләкәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе, машина хуҗасы исеменә имминиятләштерелгән булу һәм йөреп торуы (гаражда ятучы машина булмасын!) шарт. Сездән шалтыратулар көтәбез!
Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз. Юлларда сак булуыгызны сорыйбыз!
1 209
Россия почтасы көне белән!
Без, почта дигәндә, теләсә-нинди һава шартларында да пенсия, газета-журналлар, кешеләргә хатлар аша сөенечле хәбәрләр җиткерүче хат ташучыларны күз алдында тотабыз. Саба районара почтамты, аның Теләче бүлеге коллективы, авылларыбыздагы бүлекчәләр күркәм хезмәт традицияләренә тугры калып һәм халыкның ихтирамын яулап, куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен эшли. Шул рәвешле, кешеләрнең көнкүреше яхшыруга булышлык итә.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барыгызга да нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Сез китергән хәбәрләр райондашларыбызның күңелен сөендерсен. Игелекле хезмәтегез белән кешеләрдә яхшы кәеф тудырасыз. Үзегезгә дә гел шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
1 209
Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Карабаянда узган бәйрәм чарасында, үзе дә мич коймагы пешереп карады 👍
1 209
+8
Бүген, Олы Мәтәскә авылы сусаклагычында, балыкчылар көне уңаеннан, балыкчылар ярышы узды.
Өч сәгать барган ярышта кырыкка якын райондашыбыз катнашты. Ярышта катнашучылар «Иң беренче балык тотучы», «Иң күп балык тотучы», «Иң яшь балыкчы», «Иң зур балык» кебек номинацияләрдә көч сынашты.
Ярыш мизгелләре Фәнил Гаязов фотоларында: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/telaceda-balykcylar-iarysy-uzdy
1 209
Бүген, Урта Мишә авылында, бәйрәм чарасы узды. Әлеге җылы очрашу Урта Мишә авылында яшәүчеләрне, әлеге авылда туып, читтә яшәүчеләрне берләштерде. Баландыш авыл җирлеге әлеге бәйрәмне оештыруда зур көч куйган, Урта Мишә авылында яшәүчеләргә һәм иганәчеләргә рәхмәтен белдерә!
1 209
Карабаян авылында авыл мәхәлләсенең 240 еллыгын һәм торгызылган храмны аруландыруның 10 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткән бәйрәм чарасы мизгелләре - видеоязмада.
#татмедиа #тюлячи
1 209
+9
Карабаян авылында бәйрәм келәве узды
Карабаян авылы электән үк иманлы авыл булып торган. Бүген әлеге авылның Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә, авыл мәхәлләсенең 240 еллыгын һәм торгызылган храмны арыландыруның 10 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм келәве узды.
Фәнил Гаязов фоторепортажы.
1 209
Районның Балыкчылар федерациясе рәисе Салават Фархутдинов ярыш турында аңлатып үтте👍
