cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

Серле сандык

https://t.me/soylisem төркемендә утыручылардан тормышта кулланылган, сынап каралган киңәшләр! Админ @Stuchka24

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
7 995
Obunachilar
+124 soatlar
-137 kunlar
+4530 kunlar

Ma'lumot yuklanmoqda...

Obunachilar o'sish tezligi

Ma'lumot yuklanmoqda...

Photo unavailableShow in Telegram
Сез челтәрле коймакны ничек пешерәсез ул? 🍽️Күкәй - 2 шт Сөт (кефир) - 1 стакан Тоз - 1ч.к. Шикәр - 3 а.к. Сода - 0.5 ч.к. Он - 1 стакан Кайнар су - 1 стакан (челтәрле булсын өчен кайнар кирәк) Үсемлек мае - 3 а.к. 🍽️Ә мин болай пешерәм. 1 л сөткә (җылы) 1 аш кашыгы тутырмыйча гына Пакмай дрожжие салам (кабартып тормыйм). 1 йомырка, шикәр комы кемгә ничек кирәк, 2 кашыкны тутырмыйча гына салам да, манныйны күбрәк алам, он әзрәк, бергә бер дә була, шуларны салып, нык кына аш кашыгы белән туглап куям, куе гына була. Җылы җиргә куям, ул кабара, тияргэ ярамый, 1-2 сәгать кабарып утыра, кабаргач 1 бакал кайнар су салып, тиз генә туглыйм, пешеп китмәсен өчен кайнар суны сала, сала туглыйм, тозны чама белән салам, азактан җылы су белән үземә кирәгенч ясыйм, чәй кашыгы очына гына чәй содасын кайнар су белән гасить итеп салам, күбекләнеп китә, тагын 20 - 30 минутлап тора, бу белен камыры куе булса белен калын була, сыек ясасаң, нечкә килеп чыга, тишекле матур килеп чыгалар, азак ак май белән майлыйм. 🍽️Мин чүпрәгә яратам. Он, ике күкәй, сөт, тоз, шикәр, эретеп сыер мае, чүпрә, разрыхлитель. Камыры сыеграк булырга тиеш. Кабарып чыккач, яңадан эзрәк су кушам, сыек булырга тиеш һәм кызган табада кыздырам. Киңәшләр Сөйлисем килә төркемендә утыручы дуслардан. ❤️ куярга онытмагыз☺️ Серле сандык
Hammasini ko'rsatish...
32👍 15
00:25
Video unavailableShow in Telegram
Бит өчен массаж күнегүләре. Иренмичә көн саен эшләсәң, шешенүләр бетә, җыерчыклар языла. Матурлык үзебездән тора! Серле сандык
Hammasini ko'rsatish...
👍 18 4
00:23
Video unavailableShow in Telegram
Шәп ич, әйеме?☺️😄 Иске футболкалардан балаларга тегеп куярга була, бигрәк тә авылда. Хәзер җәй җитә, Аллаһ боерса, көне-төне урамда, су коенулар, дисеңме... Серле сандык
Hammasini ko'rsatish...
👍 58
00:12
Video unavailableShow in Telegram
Менә шундый күнегү ясагыз, дуслар! Эчке органнар эше җайга салына, арка турая, кабыргалар арасындагы дискларда киеренкелек үтә, умырткалык турая! Серле сандык
Hammasini ko'rsatish...
👍 45 5
Photo unavailableShow in Telegram
Тавыклар гырылдый, нишләтергә икән? 🐔Колифлокс оральный. Ике көндә бетерә, ләкин ябып эчерергә кирәк, иректә йөрсәләр эчмиләр. 🐔Тилозин 50, 1 литр суга 1 чәй калагы саласың. Безнең дә шулай булганы бар. Шул даруны суларына гына салып эчерергә кирәк. 🐔Мин дарулы суга ипи салып бирә идем. Ипине ашыйлар, ул бит дарулы суны сеңдерә. 🐔Ике көн самогон эчердек, иртә кич, йөгереп йөриләр хәзер, Аллага шөкер. Киңәшләр Сөйлисем килә төркемендә утыручы дуслардан. ❤️ куярга онытмагыз☺️
Hammasini ko'rsatish...
👍 49 12
Photo unavailableShow in Telegram
Сөтле соуста пешкән тефтели 500 гр ит фаршы һәм 0,5 стакан пешерелгән дөге, тоз, борычны бергә кушып, тефтелилар ясыйбыз. Аны пешерәчәк формага төзәбез. 1 стакан сөт, 100 гр угычтан чыгарылган сыр, тоз, борыч, 2 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы онны кушып, соус ясыйбыз. Соусны тефтели өстенә агызып, 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерәбез. Кушыл: @shahrikazan
Hammasini ko'rsatish...
👍 21
Photo unavailableShow in Telegram
Лагман ашы ✅Кирәк булачак: 500 гр ит 1 баш зур суган 2 кишер 3 бәрәңге 1 болгар борычы Тоз, борыч – тәменчә 3 аш кашыгы томат пастасы Барысын бергә ваклап турарга. Казанга үсемлек мае салып, итне яхшылап кыздырырга. Өстенә туралган яшелчәләрне салып, тоз, борыч өстәргә. 3 аш кашыгы томат пастасы салырга, өстен каплап, 20-30 минутлап томалап пешерергә. Шуннан өстенә кайнаган су (шулпасы җитәрлек булырлык итеп) салып, сүрән утта 1,5 сәгать пешерергә кирәк. Бәрәңгеләрне шакмаклап турыйбыз. Лавр яфрагы һәм тәмләткечләр белән бергә ашка салабыз. Лагманга дигән токмачны аерым савытта тозлы суда пешереп алырга кирәк. Үзегез бассагыз да була, кибеттән әзер токмач алсагыз да була (мисал өчен, Роллтонның “Лапша яичная”). Пешкән токмачны тәлинкә төбенә салып, өстенә лагман ашы салырга. Туралган яшеллек өстәп җибәрсәгез, тагын да тәмлерәк булачак. Ашларыгыз тәмле булсын! Серле сандык
Hammasini ko'rsatish...
👍 44 2
00:39
Video unavailableShow in Telegram
Иелгәндә кисәк бил авырта башласа, видеода бер киңәш сезгә. Эшләп карый аласыз. Сәламәт булыгыз! Серле сандык Чыганак: @silapotoka
Hammasini ko'rsatish...
👍 33
Дуслар 🙌 Эш сорап язучылар бик күп,шуңа күрә сезне Гүзәлия белән таныштырып китәм❤️ Гүзәлия телефонда акча эшләргә өйрәтә.Эш декретта утыручыларга,школьник-студентларга,пенсионерларга да бара! Эшлэре авыр түгел,бары тик телефон һәм интернет кына кирәк!Конгә 500сумнан артык эшләп була,айга 10-15.000👍👍👍 Сетевой,пирамида түгел!!! 700 дән артык ученицасы бар,отзывлары да бик әйбәт,берничәсен куеп китәм!☑️ Шуңа күрә,Гүзәлиягә тизрәк языгыз,барысын да сезгә аңлата,өйрәтә❤️ Сылтамасын калдырам ⤵️ @guzeliya_26
Hammasini ko'rsatish...
👍 5 2
Дуслар 🙌 Эш сорап язучылар бик күп,шуңа күрә сезне Гүзәлия белән таныштырып китәм❤️ Гүзәлия телефонда акча эшләргә өйрәтә.Эш декретта утыручыларга,школьник-студентларга,пенсионерларга да бара! Эшлэре авыр түгел,бары тик телефон һәм интернет кына кирәк!Конгә 500сумнан артык эшләп була,айга 10-15.000👍👍👍 Сетевой,пирамида түгел!!! 700 дән артык ученицасы бар,отзывлары да бик әйбәт,берничәсен куеп китәм!☑️ Шуңа күрә,Гүзәлиягә тизрәк языгыз,барысын да сезгә аңлата,өйрәтә❤️ Сылтамасын калдырам ⤵️ @guzeliya_26
Hammasini ko'rsatish...