Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 716
Obunachilar
-224 soatlar
-67 kunlar
-1730 kunlar
Postlar arxiv
Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый? Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый.
Зөлфәт Хәким
Кешегә пычрак атасың икән, уйла — аңарга ул барып җитмәскә мөмкин, ә синең кулыңда калачак.
Омар Хайям
Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә.
К. Сухомлинский
Миңа иртәгә дөнья бетәчәк дип әйтсәләр, мин бүген үк агач утыртыр идем.
Мартин Лютер
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.
Кәрим Тинчурин
Кешенең күңелен җылыту, яшәү дәрте белән канатландыру өчен, нибары бер сүз яисә бер елмаю җитә. Елмаю теләсә нинди сугышлардан, ызгыш-талашлардан өстен.
Рашат Низамиев
Безнең һәркайсыбызның да җитешмәгән ягы бар. Әмма аларның кайберләре тормышыбызны матурлый һәм аңа кабатланмас яңа төсмер өсти. Һәр кешене ул ничек бар шулай кабул итәргә һәм аның яхшы якларын күрә белергә кирәк.
Бу тормышта көч куймыйча гына яшәп булмый. Михнәт күрмичә генә яшәсәк, рәхәтнең нәрсә икәнен белмәс идек, кадере дә булмас иде рәхәт тормышның.
Бу тормышта дустыңның ярдәме һәм уртак шатлыктан да яхшырак бер нәрсә дә юк.
Уңыш — энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә хәрәкәт итү сәләте ул.
Уинстон Черчилль
Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен — сүз, сүз әйтү өчен тел кирәк!
Мөхәммәт Мирза
Чын даһи — үзе уйлап чыгарган һәм төзегән дөньяда яшәүче кеше.
Харуки Мураками
Әгәр булдырам дип уйлыйсың икән — булдырачаксың, әгәр юк дип уйласаң — син хаклы.
Мао Цзэдун
Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне!
Мөсәгыйть Хәбибуллин
Endi mavjud! Telegram Tadqiqoti 2025 — yilning asosiy insaytlari 
