ch
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 716
订阅者
-224 小时
-67
-1730
帖子存档
Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый? Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый. Зөлфәт Хәким

Кешегә пычрак атасың икән, уйла — аңарга ул барып җитмәскә мөмкин, ә синең кулыңда калачак. Омар Хайям

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә. К. Сухомлинский

Мин моны телим. Димәк, ул булачак. Генри Форд

Миңа иртәгә дөнья бетәчәк дип әйтсәләр, мин бүген үк агач утыртыр идем. Мартин Лютер

Кешене өмет, ә өметне сабырлык яшәтә.

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин

Кешенең күңелен җылыту, яшәү дәрте белән канатландыру өчен, нибары бер сүз яисә бер елмаю җитә. Елмаю теләсә нинди сугышлардан, ызгыш-талашлардан өстен. Рашат Низамиев

Безнең һәркайсыбызның да җитешмәгән ягы бар. Әмма аларның кайберләре тормышыбызны матурлый һәм аңа кабатланмас яңа төсмер өсти. Һәр кешене ул ничек бар шулай кабул итәргә һәм аның яхшы якларын күрә белергә кирәк.

Татар-башкорт халкы ул — бер бөркет. Рабит Батулла

Бу тормышта көч куймыйча гына яшәп булмый. Михнәт күрмичә генә яшәсәк, рәхәтнең нәрсә икәнен белмәс идек, кадере дә булмас иде рәхәт тормышның.

Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Бу тормышта дустыңның ярдәме һәм уртак шатлыктан да яхшырак бер нәрсә дә юк.

Иң тиз туйдыра торган эш — ял... Шәүкәт Галиев

Уңыш — энтузиазмны югалтмыйча, бер уңышсызлыктан икенчесенә хәрәкәт итү сәләте ул. Уинстон Черчилль

Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә "күрсәтеп" була... Фикер әйтү өчен — сүз, сүз әйтү өчен тел кирәк! Мөхәммәт Мирза

Чын даһи — үзе уйлап чыгарган һәм төзегән дөньяда яшәүче кеше. Харуки Мураками

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас. Мәкаль

Әгәр булдырам дип уйлыйсың икән — булдырачаксың, әгәр юк дип уйласаң — син хаклы. Мао Цзэдун

Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану — менә ни озын гомерле итә милләтне! Мөсәгыйть Хәбибуллин