Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 714
Obunachilar
-324 soatlar
-47 kunlar
-1730 kunlar
Postlar arxiv
Гомер итәр өчен бер-береңә тиң булу кирәк. Бернинди байлык, зур дәрәҗә җан тынычлыгын, бәхетне алыштыра алмый. Вакыт узу белән, кешелек кыйммәтләренең бәһасез икәнен аңлый кеше. Әмма әйткән сүзләр, кылган гамәлләр хәтердә мәңге саклана...
Бала – синең йортыңдагы кунак. Ашат, тәрбиялә һәм иреккә җибәр.
Һинд әйтеме
Ике җырның берсендә мәхәббәт язларда килә дип җырлана. Әгәр синең сөюең көзләрдә туса, моңсуланма. Үз җырыңны яз!
Һәр көзнең үз төсе, үз көе, хикәясе... хисе.
Кемдер өметеңне акламаган икән, үпкәләмә. Аңардан кирәгеннән артыкны өмет итеп, син үзең ялгышкансың.
Тормышны ярату — сәламәтлек билгесе, барлык авыруларны дәвалаучы көч.
Сэмюэл Смайлс
Мәхәббәт колы булуның ояты юктыр аның, чөнки мәхәббәт — бездән көчле илаһи хис.
Туфан Миңнуллин
Кем генә булсаң да, нинди хәлгә тарысаң да, үз сүзләрең өчен һәрчак җавап бир.
Белемнең саны түгел, сыйфаты мөһим. Бик күп белеп тә, кирәген белмәскә мөмкин.
Лев Толстой
Иң кырыс кешегә дә җылы сүз, якын кеше һәм терәк кирәк. Ничек кенә үзегезнең күңелегезне, йөрәгегезне ташка әйләндерсәгез дә.
Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзенеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?
Сине ишетмәсәләр, тавыш күтәрүнең мәгънәсе юк. Тынып кал, барысы да борылып карар.
Җиңелрәк, яхшырак булыр дип көтмә. Булмаячак. Авырлыклар һәрчак булачак. Нәкъ менә хәзер бәхетле булырга өйрән. Яисә өлгермәячәксең...
Дөньядагы иң яхшы һәм иң матурны күреп тә, кагылып та булмый. Тик йөрәк белән тоеп була.
Хелен Келлер
Endi mavjud! Telegram Tadqiqoti 2025 — yilning asosiy insaytlari 
