ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 714
المشتركون
-324 ساعات
-47 أيام
-1730 أيام
أرشيف المشاركات
Гомер итәр өчен бер-береңә тиң булу кирәк. Бернинди байлык, зур дәрәҗә җан тынычлыгын, бәхетне алыштыра алмый. Вакыт узу белән, кешелек кыйммәтләренең бәһасез икәнен аңлый кеше. Әмма әйткән сүзләр, кылган гамәлләр хәтердә мәңге саклана...

Иң мөһиме — үзеңә ышану. Әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере көн саен үзгәрә.

Бала – синең йортыңдагы кунак. Ашат, тәрбиялә һәм иреккә җибәр. Һинд әйтеме

Ике җырның берсендә мәхәббәт язларда килә дип җырлана. Әгәр синең сөюең көзләрдә туса, моңсуланма. Үз җырыңны яз! Һәр көзнең үз төсе, үз көе, хикәясе... хисе.

Кемдер өметеңне акламаган икән, үпкәләмә. Аңардан кирәгеннән артыкны өмет итеп, син үзең ялгышкансың.

Тормышны ярату — сәламәтлек билгесе, барлык авыруларны дәвалаучы көч. Сэмюэл Смайлс

Мәхәббәт колы булуның ояты юктыр аның, чөнки мәхәббәт — бездән көчле илаһи хис. Туфан Миңнуллин

Кем генә булсаң да, нинди хәлгә тарысаң да, үз сүзләрең өчен һәрчак җавап бир.

Сорый белгән кеше һәрвакыт үзенекенә ирешәчәк.

Гомер бер генә бирелә! Үзегез теләгәнчә яшәгез! Кешенең сүзе бетәсе юк!

Белемнең саны түгел, сыйфаты мөһим. Бик күп белеп тә, кирәген белмәскә мөмкин. Лев Толстой

Иң кырыс кешегә дә җылы сүз, якын кеше һәм терәк кирәк. Ничек кенә үзегезнең күңелегезне, йөрәгегезне ташка әйләндерсәгез дә.

Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзенеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?

Уян һәм максатыңа ирешкәнче туктама.

Сине ишетмәсәләр, тавыш күтәрүнең мәгънәсе юк. Тынып кал, барысы да борылып карар.

Җиңелрәк, яхшырак булыр дип көтмә. Булмаячак. Авырлыклар һәрчак булачак. Нәкъ менә хәзер бәхетле булырга өйрән. Яисә өлгермәячәксең...

Ачулы чакта карар кабул итмә. Бәхетле чакта вәгъдә бирмә.

Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Фәнис Яруллин

Дөньядагы иң яхшы һәм иң матурны күреп тә, кагылып та булмый. Тик йөрәк белән тоеп була. Хелен Келлер

Матурлык һәр нәрсәдә бар. Аны бөтен кеше дә күрә генә белми.

Дөрес сүзгә җавап юк! - إحصائيات وتحليلات قناة تيليجرام @dores_suz