Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 676
Obunachilar
-224 soatlar
+27 kun
-630 kun
Postlar arxiv
"ӘГӘР" — бу сүзне оныт. Тормыш — ул бүгенге көн. Бернинди "әгәр" дә, "бәлки" дә чынбарлыкны үзгәртә алмый. Бүгенге белән яшә!
Мөнәсәбәтләрдә авырлыклар чыкса, утырып сөйләшергә, таләп һәм теләкләрне тыныч кына аңлатырга, барысын да бергәләп үзгәртергә тырышырга кирәк, ә авырлыклардан куркып аерылышырга түгел. Идеаль мөнәсәбәтләр булмый.
Аракы — акчага, тәмәке — акчага, дискотека — акчага, зина — акчага... Тәмугъ — түләүле, баручы күп!
Иман — бушка, намаз — бушка, ураза — бушка! Җәннәт — бушка, ә баручы бик аз...
Балаларны тәрбияләмәгез. Алар барыбер сезнең кебек булачак. Үзегезне тәрбияләгез!
Инглиз мәкале
Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар бер-берсенә тартылса гына хыял күкләренә менә.
Нәбирә Гыйматдинова
Сүз, кош кебек, бер авыздан очса — тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала.
Нәбирә Гыйматдинова
Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма.
Долли Партон
🐆 Татарстан Дәүләт Туграсы көне — татарның бөркеттәй рухы, дәүләтчелеге һәм азатлыгы символы!
Бүген — Татарстан Дәүләт Туграсы көне.
Ул 1992 елның 7 февралендә рәсми рәвештә кабул ителгән.
Ләкин татарлар өчен ул бер дата, гади бер документ кына түгел.
Ул — гасырлар аша килгән хәтер.
Ул — онытылмаган татар дәүләтчелеге.
Ул — буйсынмаган татар рухы.
Туграбыз безне шанлы тарихыбызга — Бөек Болгарга,
Алтын Урдага, Казан ханлыгына алып кайта.
Ул — кылыч белән, кан белән, намус белән язылган васыять.
Ул — татар дәүләтчелегенең инкарь ителмәс имзасы.
Без аны онытырга тиеш түгел.
🌟 Татарстан Дәүләт Туграсы көне котлы булсын, бөек милләтем!
Дөрес сүзгә җавап юк! х Төркия татарлары җәмгыяте
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.
Кәрим Тинчурин
