ru
Feedback

Не попадитесь на канал ботавода! Telemetrio находит и помечает такие каналы 👉 Хотите видеть метку — оформите подписку

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Открыть в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Больше
1 676
Подписчики
-224 часа
+27 дней
-630 дней
Архив постов
Кешедә БЕР генә йөрәк. Димәк, сөйгәне дә БЕР генә булырга тиеш.

Тормыш юлында иң ышанычлы компас — максат.

photo content

Үзендә нур булганнарга һәрвакыт җылы, ә кояш йөрткәннәргә һәрвакыт якты.

"ӘГӘР" — бу сүзне оныт. Тормыш — ул бүгенге көн. Бернинди "әгәр" дә, "бәлки" дә чынбарлыкны үзгәртә алмый. Бүгенге белән яшә!

Мөнәсәбәтләрдә авырлыклар чыкса, утырып сөйләшергә, таләп һәм теләкләрне тыныч кына аңлатырга, барысын да бергәләп үзгәртергә тырышырга кирәк, ә авырлыклардан куркып аерылышырга түгел. Идеаль мөнәсәбәтләр булмый.

Ялган, мең булса да, бер хаклыкны җиңә алмый. Татар халык мәкале

Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк.

Теләк булса, беләк карышмый.

Аракы — акчага, тәмәке — акчага, дискотека — акчага, зина — акчага... Тәмугъ — түләүле, баручы күп! Иман — бушка, намаз — бушка, ураза — бушка! Җәннәт — бушка, ә баручы бик аз...

Һәр таштан да ут чыкмый. Шәүкәт Галиев

Балаларны тәрбияләмәгез. Алар барыбер сезнең кебек булачак. Үзегезне тәрбияләгез! Инглиз мәкале

Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. Сократ

Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар бер-берсенә тартылса гына хыял күкләренә менә. Нәбирә Гыйматдинова

Сүз, кош кебек, бер авыздан очса — тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала. Нәбирә Гыйматдинова

Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. Долли Партон

Кояш — чыгышта, кош — очышта, кеше юмартлыкта матур. Мөсәгыйт Хәбибуллин

Күтәрелә барган кояш әтәч кычкыруын көтми. Удмурт халык мәкале

🐆 Татарстан Дәүләт Туграсы көне — татарның бөркеттәй рухы, дәүләтчелеге һәм азатлыгы символы! Бүген — Татарстан Дәүләт Тугра
🐆 Татарстан Дәүләт Туграсы көне — татарның бөркеттәй рухы, дәүләтчелеге һәм азатлыгы символы! Бүген — Татарстан Дәүләт Туграсы көне. Ул 1992 елның 7 февралендә рәсми рәвештә кабул ителгән. Ләкин татарлар өчен ул бер дата, гади бер документ кына түгел. Ул — гасырлар аша килгән хәтер. Ул — онытылмаган татар дәүләтчелеге. Ул — буйсынмаган татар рухы. Туграбыз безне шанлы тарихыбызга — Бөек Болгарга, Алтын Урдага, Казан ханлыгына алып кайта. Ул — кылыч белән, кан белән, намус белән язылган васыять. Ул — татар дәүләтчелегенең инкарь ителмәс имзасы. Без аны онытырга тиеш түгел. 🌟 Татарстан Дәүләт Туграсы көне котлы булсын, бөек милләтем! Дөрес сүзгә җавап юк! х Төркия татарлары җәмгыяте

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин