cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу

«Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир» җыентыгындагы хәдисләр белән танышу. https://youtube.com/@dinebez_islam

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
1 847
Obunachilar
-324 soatlar
+17 kunlar
+8530 kunlar
Post vaqtlarining boʻlagichi

Ma'lumot yuklanmoqda...

Find out who reads your channel

This graph will show you who besides your subscribers reads your channel and learn about other sources of traffic.
Views Sources
Nashrni tahlil qilish
PostlarKo'rishlar
Ulashishlar
Ko'rish dinamikasi
01
Media files
2572Loading...
02
١٥٩ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما استكبر من أكل معه خادمه وركب الحمار بالأسواق واعتقل الشاة فحلبها». («الصحيحة» ٢٢١٨). 159 — Әбү һурайрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үзенең хезмәтчесе белән бергә утырып ашаган, ишәккә атланып базарларда йөргән, сарыгын бәйләп куеп аны савучы кеше тәкәббер булмый"". 📚Силсилә әс-Сахихә, 2218
2712Loading...
03
Media files
3973Loading...
04
١٥٨ - عن أبي الأعور عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «ما أخافُ على أُمّتِي إلا ثلاثاً: شُحٌّ مُطاعٌ، وهوىً متَّبعٌ، وإمامُ ضلالٍ». («الصحيحة» ٣٢٣٧). 158 — Әбү әл-Әгүрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үз өммәтем өчен шушы гамәлләрдән дә курыккан гамәл юк, һәм алар: кешеләр аңа буйсынучы саранлык, кешеләр аның артыннан иярүче һәвәслек һәм кешеләрне адаштыручы имам". 📚Силсилә әс-Сахихә, 3237.
4121Loading...
05
«Дөреслектә, Аллаһ сезнең кыяфәтегезгә дә һәм мал-мөлкәтегезгә дә карамый, ә дөреслектә, Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый». Мөслим, 2564. 🔊 Дәресләр имам әл-Бохариның «Сахих» хәдисләр җыентыгындагы «Күңелләрне йомшарту китабы» бүлегендә килгән хәдисләр белән танышу һәм шуларның шәрехе белән танышуга багышлана. Аллаһ үзенең рәхмәтен күрсәткәннәрдән кала, бүгенге көндә күпчелек мөселманнарның йөрәкләре тупасланган, шул сәбәпле, каткан йөрәкләрне йомшарту өчен, бу рисалә белән танышу бик мөһим. Сезне «Күңелләрне йомшарту китабы» белән танышу мәҗлесләренә көтеп калабыз. 28 май көнне (сишәмбе) Ахшам намазыннан соң (20:20) «әл-Кадыйр" мәчете Дәресне онлайн форматта түбәндәге сылтама аша тыңлый аласыз: https://t.me/sskormashi
3821Loading...
06
Media files
3992Loading...
07
١٥٧ - عن أنس: أن النبي صلى الله عليه وسلم رأى نخامة في قبلة المسجد، فغضب حتى احمر وجهه، فجاءته امرأة من الأنصار فحكتها، وجعلت مكانها خلوقاً، فقال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما أحسن هذا!» («الصحيحة» ٣٠٥٠). 157 — Әнәстән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ мәчеттә кыйбла юнәлешендә кемдер төкереп киткәнен күрә[ягъни төкерек күрә], моны күргәч ул ﷺ бик каты явызлана, хәтта аның бите кызарып килә. Шуннан соң ансарлардан булган бер хатын килеп бу төкерекне сөртә [ягъни бу урынны чистарта],һәм шул урынга хуш исле май сөртә. Һәм бу хәлне күреп Пәйгамбәребез ﷺ : "Нинди күркәм гамәл бу!",- дип әйтә". 📚Силсилә әс-Сахихә, 3050.
4281Loading...
08
Media files
5072Loading...
09
١٥٦ - عن أنس بن مالك قال: جاء شيخ يريد النبي صلى الله عليه وسلم، فأبطأ القوم عنه أن يوسعوا له، فقال النبي صلى الله عليه وسلم: «ليس منا من لم يرحم صغيرنا ويوقر كبيرنا». («الصحيحة» ٢١٩٦). 156 — Әнәс ибн Мәликтән хәбәр ителә: "Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ янына бер кеше килә һәм аңа якынаерга тели. Һәм аңа кешеләр урын бирергә теләмиләр. Пәйгамбәребез ﷺ моны күргәннән соң: "Сабыйларга рәхим-шәфкать күрсәтмәгәне һәм олыларга ихтирам күрсәтмәгән кеше бездән түгел"". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 2196.
5411Loading...
10
Media files
6783Loading...
11
١٥٥ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ليس شيء أطيع الله فيه أعجل ثوابا من صلة الرحم وليس شيء أعجل عقابا من البغي وقطيعة الرحم واليمين الفاجرة تدع الديار بلاقع». («الصحيحة» ٩٧٨). 155 — Әбү хурайрадан хәбәр ителә: «Аллаһ Илчесе ﷺ әйтте: «Аллаһка буйсына торган гамәлләрдән туганлык җепләрен ныгытудан да тизрәк әҗер-савапка ирешерлек гамәл юк, һәм киресенчә, туганлык җепләрен өзүдән дә тизрәк газап алырлык бернинди гамәл дә юк. Ялган ант авылларны (шәһәрләрне) буш итә». 📚«Силсилә әс-Сахихә», 978.
7042Loading...
12
Күңелдә булган уйлар
10Loading...
13
Media files
6943Loading...
14
١٥٤ - عن أنس بن مالك مرفوعا: «ليس بمؤمن من لا يأمن جاره غوائله». («الصحيحة» ٢١٨١). 154 — Әнәс бине Мәликтән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Күршесе аның явызлыгыннан иминлек тоймаган кеше мөэмин булып саналмый»". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 2181.
6902Loading...
15
Media files
7063Loading...
16
١٥٣ - عن أبو سعيد الخدري: أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قام فصلى صلاة الصبح وهو خلفه، فقرأ، فالتبست عليه القراءة، فلما فرغ من صلاته قال: «لو رأيتُموني وإبليس فأهويتُ بيدي، فما زلتُ أخنقُه حتى وجدتُ بردَ لُعابِه بين إصبعيَّ هاتين: الإبهام والتي تليها، ولولا دعوةُ أخي سُليمان؛ لأصبح مربوطاً بساريةٍ من سواري المسجد، يتلاعبُ به صبيانُ المدينة، فمن استطاع منكم أن لا يحُول بينَه وبينَ القبلة أحدٌ؛ فليفعل». («الصحيحة» ٣٢٥١). 153 — Әбү Сәгыйд әл-Худридан хәбәр ителгәнчә, көннәрдән беркөнне Аллаһның Илчесе ﷺ иртәнге намазны укырга тора, ә ул аның артыннан укыган була һәм [Пәйгамбәребез ﷺ] Коръән укыган вакытта ялгышып китә. Намазын укып бетергәч болай ди: “Минем каршымда Иблиснең пәйда булганын күрсәгез иде. Мин аны эләктереп алдым һәм шушы ике бармак арасында селәгәенең салкынлыгын тойганчыга кадәр аны бууны дәвам иттем. Әгәр мин кардәшем Сөләйманның догасын исемә төшермәгән булсам, бу шәйтан мәчет баганаларының берсенә бәйләп куелып аның белән Мәдинә балалары уйнар иде. Шуңа күрә, кем үзе һәм кыйбласы арасыннан беркем дә узмаслык итә ала икән, менә шулай эшләсен”». 📚«Силсилә әс-Сахихә», 3251
7332Loading...
17
Media files
8313Loading...
18
١٥٢ - عن عبد الله ابن مسعود قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «لو أن رجلين دخلا في الإسلام فاهتجرا؛ لكان أحدهما خارجاً من الإسلام حتى يرجع. يعني: الظالم». («الصحيحة» ٣٢٩٤). 152 — Гәбдуллаһ ибн Мәсгүттән хәбәр ителә: "Бервакыт Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Әгәр ике кеше бер-берсенә бойкот игълан иткән килеш Ислам динен кабул итәләр икән, шуларның икесенең берсе(ягъни гаделсез бойкот белдергәне) шушы гөнаһыннан кире кайтканчыга кадәр Исламның тышыннан булачак"". 📚«Силсилә әс-Сахиха», 3294
8833Loading...
19
Media files
7733Loading...
20
١٥١ - عن أبي هريرة: أن رجلاً أتى النبي - صلى الله عليه وسلم -، [فقال: أصابني الجهد (وفي رواية: إني مجهود) ] ، فبعث إلى نسائه، فقلن: [والذي بعثك بالحق!] ما معنا إلا الماء، فقال رسول الله ﷺ: «من يضم- أو يضيف- هذا [يرحمه الله] ؟» فقال رجل من الأنصار [يقال له: أبو طلحة] : أنا، فانطلق به إلى امرأته فقال: أكرمي ضيف رسول الله ﷺ [لا تدَّخري شيئاً] ، فقالت: [والله!] ما عندنا إلا قوت للصبيان! فقال: هيِّئي طعامك، وأصلحي سراجك، ونوِّمي صبيانك إذا أرادوا عشاءً، فهيأت طعامها، وأصلحت سراجها، ونوَّمت صبيانها، ثم قامت كأنها تصلح سراجها فأطفأته، وجعلا يريانه أنهما يأكلان؛ [وأكل الضيف] ، وباتا طاويين، فلما أصبح غدا إلى رسول الله ﷺ فقال: لقد ضحِكَ اللهُ- أو عجِب- من فِعالِكُما [بضيفِكما الليلة]، وأنزل اللهُ: ﴿ويُؤِثرون على أنفسهم ولو كان بهم خصاصَة ومن يُوقَ شُحَّ نفسِه فأولئك همُ المفلحون﴾. («الصحيحة» ٣٢٧٢). 151 — Әбү Хурайрадан хәбәр ителә: "Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребез ﷺ янына килә һәм әйттә: "Йә Аллаһның илчесе,мин алҗыдым (ачлыктан)". Һәм шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ бу кешегә ризык алып килсеннәр өчен сәхәбәләрен үзенең хатыннары янына җибәрә. Һәм хатыннары: "Сине хаклык белән җибәргән зат белән ант итәбез, безнең өйдә судан кала бернәрсә дә юк",-дип әйтәләр. Шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ: "Кем бу кешене кунак итсә, аңа Аллаһ рәхимлек күрсәтер ",- дип әйтә. Шулвакыт ансарлардан булган бер сәхәбә: "Мин",-дип әйтә дә, шул кешене өенә алып китә һәм хатынына: "Аллаһның илчесенең кунагын кунак ит һәм аннан бернәрсә дә яшереп калдырма, өеңдә ни бар – шуны бир",- дип әйтә. Хатыны: "Аллаһ белән ант итәм, бездә шушы көндә балаларга ашатырлык ризыктан кала бернәрсә дә юк". Шуннан соң ире хатынына әйтә: "Ризыгыңны әзерлә, шәмеңне яндыр һәм әгәр балаларыңның ашыйсылары килсә, аларны йоклат". Шуннан соң бу хатын ризыкны өстәлгә куя, шәмне яндырып куя һәм балаларын йокларга яткыра. Аннары шәмне рәтләгән булып, юри шәмне сундереп куя һәм кунак ашый башлагач, алар ашаган рәвеш китереп утыралар. Кунак ашый, Әбү Тальха һәм аның хатыны ач килеш йокларга яталар. Таң аткач бу сәхәбә Аллаһның илчесе ﷺ янына юл тота һәм килеп җиткәч, Пәйгамбәребез ﷺ аңа әйтә: "Чынлыкта, Аллаһ елмайды (гаҗәпләнде) сезнең бу эшегезгә". Һәм шул вакыт Аллаһ аять иңдерә: "Алар үзләре мохтаҗ булсалар да башка кешеләрне үзләреннән өстен күрделәр. Чын-чынлап уңышка ирүшечеләр шулардыр, кемнәр күңелләрен саранлыктан сакладылар". «әл-Хәшр» сүрәсе, 9аять". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 3272.
9217Loading...
21
Media files
6743Loading...
22
١٥٠ - عن ابن عباس: أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: لعنَ اللهُ مَنْ ذبَحَ لغيرِ اللهِ، لعَنَ اللهُ مَن غيَّرَ تُخُومَ الأرْضِ، لعَنَ اللهُ من كَمَه الأَعْمى عن السّبيلِ، لعَنَ اللهُ من سبَّ [وفي رواية: عقَّ] والديهِ، لعَنَ اللهُ مَنْ تولَّى غيْرَ موالِيه، [لعَنَ اللهُ مَنْ وَقَعَ على بهيمةٍ] ، لَعَنَ اللهُ من عمِلَ عَمَلَ قومِ لُوطٍ، [لعَنَ اللهُ مَنْ عَمِلَ عَمَلَ قوْمِ لوطٍ، لعَنَ اللهُ مَنْ عَمِلَ عَمَلَ قومِ لوطٍ]. («الصحيحة» ٣٤٦٢). 150 — Ибн Гәббәстән хәбәр "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Аллаһтан башкага багышлап корбан чалган кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; җир чикләрен алмаштырган кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; сукыр кешегә ялган юл күрсәткән (сукыр кешене адаштырган ) кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; әти-әнисе сүккән (тыңламаучы) кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; кол булып, аны хуҗасы коллыктан азат итеп, иреккә җибәргәннән соң үзен башка кешегә беркеткән (башка хуҗага кайтарып калдырган) колны Аллаһ ләгънәт кылсын; хәйваннар белән якынлык кылучы кешене Аллаһ ләгънәт кылсын; Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын, Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын, Лут халкы кылган гамәлне эшләүче кешене Аллаһ ләгънәт кылсын"". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 3462
7913Loading...
23
Media files
7124Loading...
24
١٤٩ - عن أبي هريرة أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «قال الله عز وجل: الكبرياء ردائي والعزة إزاري، فمن نازعني واحدا منهما ألقيه في النار». («الصحيحة» ٥٤١). 149 — Әби Хурайрадан хәбәр ителә: Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Аллаһ әйтте: "Тәкәбберлек Минем япмам, һәм бөеклек Минем изарым, һәм кем дә кем шушы япмаларның берсен кияргә теләсә, Мин бу кешене утка ыргытырмын"". 📚Силсилә әс-Сахихә, 541.
8816Loading...
25
Media files
7853Loading...
26
١٤٨ - عن سلمة بن الأكوع قال: كنا إذا رأينا الرجل يلعن أخاه رأيناه أن قد أتى بابا من الكبائر. («الصحيحة» ٢٦٤٩). 148 — Сәләмәтә ибн әл-Әкүәдан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ вакытында әгәр без үзенең кардәшенә ләгънәт кылган кешене күрсәк, без бу кешене үлем гөнаһлары (зур гөнаһлар) ишегенең берсенә кергән дип уйлый идек". 📚Силсилә әс-Сахихә, 2649.
7714Loading...
27
Media files
8784Loading...
28
١٤٧ - عن ابن عمر مرفوعا: «كم من جار متعلق بجاره يقول: يا رب! سل هذا لم أغلق عني بابه، ومنعني فضله؟» («الصحيحة» ٢٦٤٦). 147 — Ибн Гөмәрдән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Күпме кеше Кыямәт көнендә үзенең күршесенә ябышып әйтер: "Йә Раббым, менә моңардан сора әле: "Нигә ул минем алдымда ишеген ябып куйды, һәм үзендә булган нигъмәтләрен миннән яшерде(тыйды)?"" 📚Силсилә әс-Сахихә, 2646.
8813Loading...
29
Media files
9614Loading...
30
١٤٦ - عن عبد الله بن عمرو قال: قيل: يا رسول الله أي الناس أفضل؟ قال: «أفضل الناس كل مخموم القلب صدوق اللسان، قالوا: صدوق اللسان نعرفه فما مخموم القلب؟ قال: التقي النقي، لا إثم فيه ولا بغي ولا غل ولا حسد». («الصحيحة» ٩٤٨). 146 — Габдуллаһ ибн Гәмрдан хәбәр ителә: "Бервакыт Аллаһның илчесеннән сорадылар: "Кешеләрнең кайсысы яхшырак?",- дип. Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Һәрбер чиста йөрәкле, туры сүзлесе". Алар сорадылар: "Туры сүзле кешенең кем икәнен беләбез һәм кем соң ул чиста йөрәкле кеше?". Ул җавап кайтарды: "Чиста йөрәкле кеше – ул тәкъвалы, гөнаһсыз һәм башкаларга карата гаделсезлек күрсәтми торганы, анда башкаларга карата күрәлмаучылык хисе дә, көнчелек тә юк". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 948
9914Loading...
31
Әссәләмү гәләйкүм! 📌Ирләр өчен гарәп теле "Әл-гәрабийә бәйнә йәдәйк" 3 томын өйрәнү буенча дәресләр оештырыла📌. ✅Атнага 3 тапкыр Таләпләр: 📍1 һәм 2нче томнарны үтү, Мединский курс китабы буенча булса да ярый 📍Сүзләр запасы 📍Тырышлык һәм нәтиҗәгә юнәлү 🛍 Тырыш укучыларга уку бушлай Шулай ук 📚النحو الواضح китабы буенча гарәп теле грамматикасын өйрәнү дәресләре оештырыла Атнага бер тапкыр ❗️Дәресләр гарәп телендә үткәреләчәк Укытучы: Рамил Гәйнетдинов Язылу өчен: +79274556414 ( ватсап, телеграм)
8952Loading...
32
📍 Набирается мужская группа по изучению грамматики арабского языка📍 📚 Книга: «النحو الواضح» 1 раз в неделю (онлайн). ❗️Уроки будут проходить на арабском языке. Преподаватель: Рамиль Гайнутдинов (Абу Амина) 🔸Старательным ученикам обучение бесплатное. По вопросам писать: +79274556414 @GainutdinovRamil Также: 📌Набирается мужская группа для изучения арабского языка по книге «Аль-‘арабия бейна ядейк 3 том»📌 3 раза в неделю (онлайн). Требования: 📍 Желательно прохождение 1 и 2 тома (либо Мединский курс) 📍 Наличие словарного запаса 📍 Старание и усердие и нацеленность на результат 🔸 Старательным ученикам обучение бесплатное Преподаватель : Рамиль Гайнутдинов (Абу Амина) Номер для записи: +79274556414 @GainutdinovRamil
6883Loading...
33
Media files
7666Loading...
34
١٤٥ - عن أبي هريرة قال: كنّا نصلِّي مع رسول الله - صلى الله عليه وسلم - العِشاء، فإذا سجد وثب الحسن والحسين على ظهره، وإذا رفع رأسَه أخذهما [بيده من خلفه أخذاً رفيقاً] ، فوضعهما وضعاً رفيقاً، فإذا عاد، عادا، فلمّا صلَّى [وضعهما على فخذيه] واحداً ههنا، وواحداً ههنا، قال أبو هريرة رضي الله عنه: فجئته، فقلت: يا رسول الله! ألا أذهب بهما إلى أمهما؟! قال: لا، فبرقت برقة، فقال: الحقا بأمكما. فما زالا يمشيان في ضوئها، حتى دخلا [إلى أمهما]. («الصحيحة» ٣٣٢٥). 145 — Абу Хурайрадан хәбәр ителә: "Бервакыт без Пәйгамбәребез ﷺ белән ястү намазын укыдык, һәм Пәйгамбәребез ﷺ сәҗдәгә киткәндә аның оныклары Хәсән белән Хусәен аның аркасына сикереп менәләр иде. Пәйгамбәребез ﷺ сәҗдәдән торганда аларны куллары белән әкрен генә йомшак итеп алып куя иде. Һәм ул кире сәҗдәгә киткәч, балалар кире аркасына менеп утыралар иде. Һәм намазын укып бетергәч Пәйгамбәребез ﷺ Хәсән белән Хусәенне алдына утыртып куйды: берсен бер аягына, икенчесен икенче аягына. Һәм мин Пәйгамбәребез янына килеп: "Әй Аллаһның илчесе, мин боларның икесен дә әниләре янына илтимме?",-дип әйттем. Пәйгамбәребез: "Юк!",- диде. Һәм шулвакыт яшен яшнәде һәм Пәйгамбәребез Хәсән белән Хусәенгә: "Әниегезгә таба йөгерегез",- дип әйтте. Һәм алар шушы яшен уты астында эниләренә кадәр барып җиткәнче чабуларын дәвам иттеләр". 📚«Силсилә әс-Сахихә», 3325.
8784Loading...
١٥٩ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «ما استكبر من أكل معه خادمه وركب الحمار بالأسواق واعتقل الشاة فحلبها». («الصحيحة» ٢٢١٨). 159 — Әбү һурайрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үзенең хезмәтчесе белән бергә утырып ашаган, ишәккә атланып базарларда йөргән, сарыгын бәйләп куеп аны савучы кеше тәкәббер булмый"". 📚Силсилә әс-Сахихә, 2218
Hammasini ko'rsatish...
١٥٨ - عن أبي الأعور عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «ما أخافُ على أُمّتِي إلا ثلاثاً: شُحٌّ مُطاعٌ، وهوىً متَّبعٌ، وإمامُ ضلالٍ». («الصحيحة» ٣٢٣٧). 158 — Әбү әл-Әгүрадан хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үз өммәтем өчен шушы гамәлләрдән дә курыккан гамәл юк, һәм алар: кешеләр аңа буйсынучы саранлык, кешеләр аның артыннан иярүче һәвәслек һәм кешеләрне адаштыручы имам". 📚Силсилә әс-Сахихә, 3237.
Hammasini ko'rsatish...
Photo unavailableShow in Telegram