Татар дулкыны
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
Ko'proq ko'rsatishMamlakat belgilanmaganToif belgilanmagan
268
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
+47 kunlar
+1530 kunlar
Postlar arxiv
Учим татарский по мемам!
Алып килергә - принести / привести
Мин телим - я желаю
Теләүче - желающий
ВК-канал: vk.com/tatar_word
ВК-видео: vkvideo.ru/clip-233885313_456239083
Упсалы университеты (Швеция) хәбәрләре буенча. Көньяк Африка Республикасында борынгы кешеләрнең калдыкларын (останки) тапканнар. Алар элегрәк башка Homo sapiens 200 мең ел дәвамында изоляциядә булган. Шуның аркасында аларның геном-нарында Homo sapiens-ны башка гоминид-лардан аерып торучы 79 мутация сакланып калган. Аларны өйрәнү галимнәргә безнең төрнең (вид) эволюция тарихын тулырак ачарга ярдәм итәчәк.
Источник: https://tass.ru/nauka/25808079
Первоисточник: https://www.uu.se/en/press/press-releases/2025/2025-12-03-ten-thousand-year-old-genomes-from-southern-africa-change-picture-of-human-evolution
Гарц тауларындагы немец авылыннан ике күрше фәнни эксперимент өчен төкерек (слюну) тапшырганнар.
Шул ук вакытта галимнәр Лихтенштейн мәгарәсендә (в пещере) кешеләрнең борынгы калдыкларын (останки) тапканнар. Галимнәр аларны җирле халыкның ДНКсы белән чагыштырган.
Ышанмаслык хәл! Немец гаиләсе бер авылда инде 3000 ел яши икән — бу якынча 120 буын. Ягъни Манфред нәселе (род) безнең эрага кадәр 1000 елдан бирле яши.
Источник: https://hi-tech.mail.ru/news/137262-3000-let-zhivet-odna-semya-v-nemeckoj-derevne-vot-uzhe-120-pokolenij-oni-ne-pokidayut-ee-predely/
ЕС халкының яртысыннан артыгы якындагы елларда Россия белән сугыш куркынычы (ихтималлыгы) (риск (вероятность)) югары дип саный.
Сораштыру нәтиҗәләре.
ЕС vs Ил / югары куркыныч / түбән куркыныч:
ЕС vs Россия / 51% / 46%
ЕС vs Иран / 17% / 77%
ЕС vs Кытай / 15% / 81%
ЕС vs США / 10% / 86%
Польшада гражданнарның 77% Россия белән сугышны югары куркыныч (югары ихтималлык) дип саный.
Ауропада азрак милитаристик ил - Италия. Анда гражданнарның 65% Россия белән сугышны түбән куркыныч (түбән ихтималлык) дип саный.
Источник: https://ria.ru/20251204/es-2059682496.html
Первоисточник: https://legrandcontinent.eu/fr/2025/12/04/ce-que-les-europeens-veulent-vraiment-le-dernier-eurobazooka/
+1
Экспертлар фикеренчә, "Татарин 2025 года" - "Ак барс" хоккей командасының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин. Ул системалылык, төгәллек (аккуратность) һәм клуб эчендә уенчыларны үстерү осталыгын кертте.
Экспертлар фикеренчә, "Татарка 2025 года" - ТР атказанган һәм халык артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина. Эльмира Кәлимуллина татар телендә актив чыгыш ясый. Милли мәдәниятнең тере һәм заманча булырга тиешлеген ассызыклый (подчеркивает). Ул җырларны киң аудиториягә аңлаешлы булсын өчен җайлаштыра (адаптирует). Шул ук вакытта ул халык стиленең үзенчәлекләрен саклый. Аның позициясе: традиция һәм заманчалык капма-каршы түгел, аларның гармониясен эзләргә кирәк.
Тулырак: https://milliard.tatar/news/tatary-goda-2025-izdanie-milliardtatar-obyavlyaet-pobeditelei-8668
2025 елгы ХАЛЫК татары!
Виталий Бәдретдинов - Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Оешма (организация) татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган белем бирү программалары һәм ачык лекцияләр төзүдә катнаша, күргәзмәләр (выставки), мастер-класслар үткәрә, «татар аралашуы» клублары оештыра. Аларда татар телдә заманча темалар карала (рассматриваются).
Мөһим юнәлеш - Көньяк Урал шәһәрләрендә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен татар телен өйрәнү проекты.
Виталий Бәдретдинов фикеренчә, Чиләбе өлкәсендә татарларның төп проблемаларының үзидентификация. Соңгы 10 елда төбәктә татарлар саны 180 меңнән 120 меңгә кадәр кимегән. Күп яшь татарлар үзләрен татар дип атаудан туктый. Яшь татар активистлары бу проблеманы хәл итәргә омтыла да инде.
Виталий Бәдретдинов приз - пайцза / басма алды. Бу язулы металл пластина. Ул Алтын Урда ханнары тарафыннан бирелгән. Пайцзу / басма - хакимиятне делегацияләү символы. Аны муенында яки билбавында (на поясе) йөргәннәр.
Тулырак: https://milliard.tatar/news/tatarskie-zumery-vybiraem-lucsix-molodyx-aktivistov-goda-8400
Менә алар – 2025 елның ел татарлары.
Кичә Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2025» премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге премия милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.
Источник: https://t.me/intertatgazeta/42834
Салих Сәйдәшев турында 10 факт видеода.
3 декабрь — татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгын билгеләп үтәләр.
Источник: https://t.me/intertatgazeta/42831
+3
«Шәп Продакшн» проекты кысаларында татар телендә контент җитештерүче блогерларның иң яхшыларын ачыклый!
68 блогер 6 номинациягә бүленде:
❤️Ел хайпы
❤️Иң тәҗрибәле блогер
❤️Эксперт блогер
❤️Халыкчан блогер
❤️Иң шәп гаилә блогы
❤️Иң шәп телеграм-канал
💬Тавыш бирү һәм номинацияләр турында тулырак монда укы: https://idel.top/news/stati-tt/in-sap-tatar-blogerlary-tavys-bir
Роскомнадзор балаларда популяр булган Roblox уенын блоклады. Блоклауның сәбәбе - экстремистик материаллар тарату һәм ЛГБТ-тематика пропагандасы (ЛГБТ хәрәкәте Россияда экстремистик дип танылган һәм тыелган).
Трамп: "Мин Украина Президенты Владимир Зеленскийга сезнең козырьлар булмау турында сөйләдем. Менә шул вакытта килешергә кирәк иде... Владимир Зеленский, аның киңәшенә (совет) карамастан, ул вакытта килешмәскә карар кылды һәм хәзер «күп әйберләр» Украинага каршы килеп чыкты"Элегрәк Украина Төбәк телләре һәм милли азчылыклар (меньшинства) телләренең Европа Хартиясенә кул куйган иде. Әмма кичә Украинаның Югары Радасы саклана торган телләр исемлегеннән (из списка) рус телен төшереп калдыра торган закон кабул итте. Мәскәүгә 500 меңгә якын белгеч (специалистов) җитми, аларның 70% югары квалификацияле эшчеләр, дип белдерде Сергей Собянин.
Хәерле иртәләр!
1920 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Ком бураны.
Халык сүзләре һәм музыкасы
"Ком бураны, ком бураны - Оренбурның урамы" - аңлашыла, җыр кайда барлыкка килгән? Җәүдәт Фәйзи җырны гражданнар сугышында җирле (местные) солдатлар җырлавын искә ала.
1990-нчы елларда Вафирә Гыйззәтуллина җырны сәхнәгә кайтара, аны республикадагы үзгәрешләр гимны итә. Тарихның барлык перипетияләрен кичергән йөз ел элек булган патриотик җырның сирәк үрнәге.
Источник: https://100tatar.ru/20ru
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
https://t.me/tatar_word/941
AY YOLA "Тop Hit Music Awards 2025" премиясенең ике номинациясендә җиңде:
🎵 "Интернетта иң популяр этник башкаручы»;
🎵 "Интернетта иң популяр folk/ethnic хит — җыр Homay.
Борынгы «Урал Батыр» эпосы һәм башкортча музыка бөтен ил кешеләренең йөрәкләрендә яңгырый. Бу иң мөһиме - дип сөйләде музыкантларИсточник: https://ufa.aif.ru/culture/gruppa-ay-yola-poluchila-srazu-dve-nagrady-muzykalnoy-premii-top-hit
Айгырга (Башкортстан Республикасының Белорет районында) менү түләүле булачак
Әлеге тау торган саен популярлаша бара. Түләүле керү уникаль табигый комплексны саклап калу өчен кирәк.
Источник: https://t.me/ufa_smi/28344
Казанда бөтен хәләл-кафе һәм рестораннарның бары тик 25% ы гына реаль сертификатларга ия.
Үткәрелгән анализ буенча, Казанда үзләрен хәләл дип таныткан җәмәгать туклануы (общественное питание) предприятиеләренең 25% ы гына сертификатларга ия. Димәк, 75% «хәләл»-оешмалар кулланучыны ялгыш юлга этәрә, бу бөтен системага ышанычны какшата (подрывает).
2023-2024 елларда комитет тарафыннан «хәләл» товар билгесен законсыз файдалануга бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән (обращений зарегистрировано).
Источник: https://t.me/tatnewstatar/8188
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов:
Бүген бөек композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел. Татар халкының горурлыгы буларак ул профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы дип беләбез.Салих Сәйдәшев - татар музыкасы тарихында борылыш мизгеле. Аның иҗаты «Сәйяр» - беренче татар театр труппасы белән бәйле. Анда Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәйзи Биккенин һәм башка музыкантлар уйнады. Сәйдәшев ул чакта ук полифоник яңгырашны (звучание) кирәк дип саный иде. Аның фикеренчә, инструментлар бер үк көйне түгел, ә төрле партияләрне уйнарга тиеш. Бу музыкантлар беренче композиторлар булалар. Татар профессиональ музыкасы ничек үсәргә тиеш? Бу вакытта Европа мәдәнияте ягына таба хәрәкәт (движение), көйләү нигезе киңәю (расширение), гармонияләшү бара. Совет татар музыкасы шулай формалаша. Халык традицияләре әле дә саклана, ләкин полифония, вертикаль структура һәм классика өстәлә (добавляется). Без элегрәк аның җырлары турында язган идек: - Булат җыры ("Зәңгәр шәл" спектакле) t.me/tatar_word/895 - Гөлйөзем ариясе («Наемщик» музыкаль пьесасы) t.me/tatar_word/924 Сылтама буенча җырларны тыңларга һәм алар турында укырга мөмкин. Источник: t.me/rustamminnikhanov/3181
Идел Болгарының Көнчыгыш илләре белән сәүдә тарихы.
"Болгариядә IX гасырда - XIII гасыр башында эчке һәм тышкы сәүдә формалашу процессы актив бара. Тышкы сәүдә "фактория" – сәүдәнең терәк пунктлары ярдәмендә башкарылган. Башка сүзләр белән әйткәндә, "факторийлар" - кәрван-сарайлар. Аларны күрше территорияләрдә болгарлар төзегән. Үз чиратында Көнчыгыш һәм рус сәүдәгәрләре Идел буе Болгариясенең эре шәһәрләрендә "факторияләр" төзегәннәр. Мәсәлән, Болгарда X гасыр башында Һиндстан чыккан кешеләр яшәгән. Болгарда шулай ук әрмән колониясе булган. Биләр шәһәрлегенең археологик материалларына караганда, шәһәрдә рус сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре (ремесленники) яшәгән.
Үз чиратында, Рязань, Суздаль, Владимир һ.б. рус шәһәрләрендә Болгар сәүдә колонияләре төзелә. 1006 елгы сәүдә килешүендә махсус язылган "...ә болгарларга аларның бөтен товарларын шәһәрләрдә сәүдәгәрләргә сатарга, һәм алардан барысын да сатып алырга кирәк". Археологик материаллар Русь территориясендә Болгар әйберләренең киң таралуын күрсәтә.
Дубов фикеренчә, урта гасырларның башында Идел-Балтыйк юлы трансурупа артериясенә әверелә. Бу "варяглардан гарәпләргә" юл була. Бу юл Русьны Скандинавия, Балтыйк, Төньяк һәм Урта Аурупа, Болгария, Хәзәрия, Гарәп хәлифәлеге илләре белән бәйли".
Источник: https://t.me/milliardtatar/19702
Кичә Путин махсус илче Уиткофф һәм Кушнер (Трампның кияве) белән очрашты.
Бу очрашудан соң Ушаковның төп хәбәрләре:
📍Мир тыныч планның берничә варианты турында фикер алыштылар; әмма конкрет Формулировкалар турында сөйләшмәделәр, асыл турында (концепция турында) сөйләделәр.
📍Территориаль мәсьәлә (вопрос) күтәрелде;
📍Украина буенча планның компромисс варианты әлегә юк;
📍Путин европалыларның гамәлләрен деструктив дип атады;
📍Шул исәптән РФ һәм АКШ икътисади хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алыштылар;
📍РФ һәм АКШ очрашудан соң тыныч план буенча бер-берсенә "якынрак" торалар.
Песков: СВО зонасында сугышны вакытлыча туктату турында әлегә сөйләшмиләр.
Уиткофф һәм Кушнер Мәскәүдән соң Брюссельдә Зеленский белән очрашырга тиеш була. Ләкин очрашу кичектерелде. Ширяев фикеренчә, очрашуны бетерү - тыныч план буенча килешүләр тупигының төп билгесе. Фикер алышып торасы юк.
Источник: https://t.me/bbbreaking/220541
