Татар дулкыны
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
Ko'proq ko'rsatishMamlakat belgilanmaganToif belgilanmagan
300
Obunachilar
+124 soatlar
+27 kun
+1930 kun
Postlar arxiv
Repost from Ачык Университет | Açıq Universitet
Яңа курс!
Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар
1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек
👩🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы
2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш
🧑🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән
3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе
🧑🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры
4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли?
👩🦰🧑🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.
Сөембикә манарасын һәм Казан Кирмәне диварларын ныгытуга 976 миллион сумнан артык акча биреләчәк
Сөембикә манарасын ныгыту һәм яңарту эшләрен 2026нчы елның декабренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Ә Казан Кирмәне диварларының дүрт өлешен - 2027нче елның августына кадәр. Ике проектка бергә 976 миллион сумнан артык акча каралган, дип яза «Бизнес Online» тендер документларына сылтанып.
Сөембикә манарасын тикшерү вакытында белгечләр күпсанлы мәсьәләләр ачыкладылар:
- кирпеч корылмаларының җимерелүе һәм җил ашавы;
- ярыклар;
- диварларны ныгыту элементларының тутыгуы;
- агач конструкцияләрнең черүе;
- бизәкләү катламының кубарылуы
һәм башка зарарланулар.
Нәтиҗәдә һәйкәлнең техник хәле «чикле күләмдә эшкә яраклы» дип бәяләнгән.
Реставрация кысаларында планлаштырылган эшләр:
- диварларны һәм нигезне ныгыту;
- гидроизоляция ясау;
- ватылган кирпечләрне алыштыру;
- металл конструкцияләрне яңарту;
- бинаның фасадын, ярымайны, түбәне, тәрәзәләрне, баскычларны яңарту;
- электр тәэминаты системасын яңарту.
Эшләр өч ай дәвам итәчәк, шуларның бер ае әзерлек этабына туры килә. Манараны яңартуга 130 миллион сумнан артык акча юнәлтелә.
Моннан тыш 800 миллион сумга якын Казан Кирмәне пряслолары ныгытуына каралган. Пряслолар ул Казан Кирмәненең XVI-XVII гасырларда төзелгән манаралар арасындагы дивар өлешләре. Яңарту Спас, Көньяк-көнбатыш, Преображенский, Бишпочмаклы, Исемсез һәм Төньяк-көнбатыш манаралары арасындагы диварларга кагылачак.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ныгыту - укрепление
💡җил ашау - выветривание
💡тутыгу - коррозия
💡бизәкләү катламы - отделка
💡кубарылу - отслоение
💡чикле күләмдә эшкә яраклы - ограниченно работоспособный
💡нигез - фундамент
💡Бишпочмаклы (манара) - Пятигранная (башня)
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Ире артыннан Алия Төхфәтуллина/Карачурина да рус телендә җырлый башлаган.
Үзенең нәшерендә Алия әлеге җыр «МузКонтентПФКИ» ярдәмендә тудырылган, дип өстәде
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Июнь аенда чыккан кайбер татар һәм башкорт җырлары
1️⃣ Кармак - «Тау» (альбом)
Кармакның тәүге альбомы, 10 җырдан тора.
Альбомда сөйләм теленә якын татар теле, юмор, гади образлар һәм ихлас хисләр. Төп темалар - мәхәббәт, авыл, ризык, көндәлек хәлләр.
Кармак үзе иҗатын «көндәлек тормыш тавышы» дип атый: монда таныш әйберләр, вакыйгалар һәм туган як вайбы аша җылы атмосфера тудырыла
2️⃣ Yamle - «Бөрлегән»
Җәйге, җиңел, татар көенә корылган трек. Ял, табигать, юлга чыккач тыңларга менә дигән җыр.
3️⃣ Mamir, Jann, КАЕН - «Сине сөясем килә 2.0»
2000нче еллардагы Диләра Курамшина хитына заманча караш. Танылган мотив, яңа аранжировка һәм яңартылган тавыш - ностальгия белән бергә яңа буынга адресланган версия.
4️⃣ Defne, Ragda - «Pesh» («Пеш»)
Бу Defne һәм Мәскәү җырчысы Ragdaның уртак җырлары.
Җыр сюжеты нигезендә - капма каршылыклар тудырган дәртле мәхәббәт. Лирик каһарман кояш астында «пешәм, кызам» дип үзен хис итә, хисләр дәртен тоя, әмма аның куркынычын да аңлый. Шуңа күрә ул егетеннән «салкын җил» булуын, чиста чишмә суы алып килүен сорый.
Кояш, ай, күләгә, су образлары лирик каһарманның эчке көрәшен күрсәтә: дәрткә тартыла, ә күңел иминлек һәм тынычлык тели. Җыр - мөнәсәбәтләрдә дәрт белән куркынычсызлык арасындагы балансны эзләү турында.
5️⃣BELOVME - «Кем мин?»
Башкорт җырчысы BELOVME (Динара Галәмова) башкаруындагы лирик башкорт телендә булган трек
Мәскәүдә сәяхәтләр китапханәсендә Татарстанга багышланган чара узачак
Мәскәүдә балалар өчен «КУЛЬТлето» акциясе кысаларында Татарстанга багышланган чара узачак (рус телендә). Бер сәгать эчендә катнашучылар Татарстан табигате, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, ризыклары турында ишетәчәкләр, ә ахырда һәр бала үз куллары белән истәлекле бүләк ясаячак.
Кайда?
Мәскәү, Красногвардейский бульвар, 1 (10нчы китапханә)📍
Кайчан?
22.07.2026, 16:00-17:00 🗓
Теркәлү өчен сылтама ✍️
https://afisha.timepad.ru/moscow/events/kultleto-terra-inkognita-puteshestvuem-po-rossii-tatarstan-4030367
Катнашу бушлай!
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡 гореф-гадәт - традиция
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Мәскәүдә сәяхәтләр китапханәсендә Татарстанга багышланган чара узачак
Мәскәүдә балалар өчен «КУЛЬТлето» акциясе кысаларында Татарстанга багышланган чара узачак (рус телендә). Бер сәгать эчендә катнашучылар Татарстан табигате, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, ризыклары турында ишетәчәкләр, ә ахырда һәр бала үз куллары белән истәлекле бүләк ясаячак.
Кайда?
Мәскәү, Красногвардейский бульвар, 1 (10нчы китапханә)📍
Кайчан?
22.07.2026, 16:00-17:00 🗓
Теркәлү өчен сылтама ✍️
https://afisha.timepad.ru/moscow/events/kultleto-terra-inkognita-puteshestvuem-po-rossii-tatarstan-4030367
Катнашу бушлай!
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡 гореф-гадәт - традиция
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
20нче июль көнне «Казан» гаилә үзәге каршында чәк-чәктән ун метрлы манара төзелешен күзәтеп булачак.
Төзелешне танылган кондитер Ренат Агзамов җитәклиячәк
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
1️⃣Дәүләт Думасы депутатлары еллык премияләрен сентябрь башында, вакытыннан алдарак алачак, дип белдерде Володин. Аның сүзләре буенча, моның сәбәбе - бюджетта 2 млрд сум күләмендә экономия барлыкка килүе.
2️⃣Омскидагы карамай эшкәртү кярханәсе эшен туктатты. Бу Рәсәйнең иң зур карамай эшкәртү кярханәсе.
3️⃣Рәсәйдә машина йөртергә өйрәтү мәктәпләре ягулык кыйммәтләнү сәбәпле бәяләрен күтәрә башлаганнар. Чыгымнарны кыскартыр өчен практика дәресләренең вакыты да киметелә.
4️⃣Рәсәйлеләр зиннәтле туйлар үткәрүдән баш тартып, фатир сатып алуга өстенлек бирә башлаганнар. 2026нчы елда туйның уртача бәясе 2 млн сумга җитәргә мөмкин - бу ипотека буенча беренче кертемгә якын сумма.
5️⃣Рәсәйдә бензин бәяләре июльнең беренче декадасында 20-24 фаизга кадәр сикереп күтәрелгән, дип хисаплаган белгечләр.
6️⃣«Эль-Ниньо»ның аеруча көчле фазасы аркасында кайбер азык-төлек төрләренең бәяләре 50 фаизга кадәр күтәрелергә мөмкин. Иң зур үсеш дөге, шикәр, каһвә, какао һәм пальма мае бәяләренә кагылачак. Бу корылык һәм ашлык уңмау ихтималы белән бәйле.
7️⃣Рәсәйдә өй интернеты ярты ел эчендә 8-20 фаизга кыйммәтләнде. Кайбер провайдерлар тоташтыру өчен дә акча ала башлаганнар, элек бу хезмәт бушлай иде. Бәяләрнең үсүе җиһазның кыйммәтләнүе һәм мобиль элемтә чикләнүе нәтиҗәсендә өй интернетына ихтыяҗ артуы белән бәйле.
8️⃣Кырымда мобиль элемтә эшләве өчен махсус график кертелде. Шәһәрдә кәрәзле элемтә көненә сигез сәгать кенә эшлиячәк - 08:00дән 12:00гә кадәр һәм 14:00дән 18:00гә кадәр.
9️⃣Google Play-дан «MAX», «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» кушымталары юкка чыккан.
1️⃣0️⃣Пилотсыз очкычлар Тамбов өлкәсендә һәм Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендәге Wildberries мәхзәннәренә (складларына) һөҗүм иткән. Бу сәбәптән Рәсәйнең Тикшерү Комитеты җинаять эшләре кузгаткан. Белгечләр сүзләре буенча зыян 100 миллиард сумнан артык булырга мөмкин.
〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡зиннәтле туй - пышная свадьба
💡беренче кертем - первоначальный взнос
💡дөге - рис
💡ашлык уңмау - неурожай
💡җиһаз - оборудование
💡мәхзән - склад
💡Тикшерү Комитеты - Следственный Комитет
💡эш кузгату - возбудить дело
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+1
14нче июль көнне Рәсәй Банкы Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган истәлек көмеш тәңкә чыгарган. Номиналы - 3 сум.
Тәңкәнең арткы ягында шәһәр туграсы, мэрия бинасы, бизнес-үзәк һәм шәһәр пейзажы фонында «КАМАЗ» машинасы сурәтләнгән. Рәсем лазерлы матирование техникасы ярдәмендә эшләнгән.
Тарихчылар исә Яр Чаллыга 400 яшь кенә түгел диеп әйтәләр. Алар шәһәргә татар дәүләтчелеге чорында ук нигез салынган дип саныйлар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тәңкә - монета
💡тугра - герб
💡тарихчы - историк
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+4
Уфада электросамокатта йөрүчеләр өчен башкорт телендә плакатлар чыкты.
Рәсемнәрдә милли киемдәге егет белән кыз, аю, Салават Юлаев, бал корты әби һәм Мостай Кәрим. Алар һәрберсе электросамокатта йөрү кагыйдәләрнең берсен тасвирлыйлар.
Шул ук вакытта хакимият плакатларны тәнкыйтьләде. Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Урал Килсенбаев фикере буенча, башкорт телендә язылган электросамокатларны куллану кагыйдәләре сурәтләнгән плакатларда тупас имла хаталары һәм грамматик хаталар бар:
☺️Бергә түгел, берәмләп!
☺️Мәдәниятле парковка яса
☺️Зебра аша җәяү үт
☺️Исерек килеш самокатка басма
☺️Самокатта йөрү - 18 яшьтән
Шәрехләрдә языгыз әле, сез нинди хаталар күрәсез?
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тупас хата - грубая ошибка
💡имла - орфография
💡мәдәниятле - культурно
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Repost from Татарский словарь | СҮЗЛЕК
Машина бар, бензин юк,
Смартфон бар, интернет юк,
Сабан туе бар, бәйрәм юк,
Көлке бар, юмор юк,
Җыр бар, көе юк,
Туганнар бар, якыннар юк,
Татар бар, теле юк
Күпләп яуган яңгырлар аркасында «Яр Чаллы - Сарман» автоюлының бер өлешендә асфальт астындагы нигез катламы юылган. Нәтиҗәдә юлның асфальт-бетон катламы ишелеп төшкән.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен әлеге өлештә транспорт хәрәкәте тулысынча туктатылды. Машина йөртүчеләргә вакытлыча урап үтә торган юллардан файдаланырга киңәш ителә
Татарстан телеканалы ТНВга ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән салават күпере төсләрендәге байрак күренгән видео өчен беркетмә төзелгән
Роскомнадзор «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясенә (Татарстанның ТНВ телеканалы) РФ КоАПның 20.3 маддәсе 1 өлеше («Экстремистик оешманың төп билгесен ачык рәвештә күрсәтү») буенча административ эш кузгатты.
«Mash Iptash» телеграм каналы хәбәрләре буенча, беркетмә төзү сәбәбе ясалма фәһем ясаган видеоролик булган - анда салават күпере төсләрендәге байрак күренә.
Видео 1нче июнь көнне чыгарылган. Анда ясалма фәһем ясаган алып баручы Әминә Юнусова балаларны яклау көне һәм һава торышы турында сөйли, ә кадрда туңдырма киоскы янында торган балалар күренә. Шул мизгелдә киоск витринасында Рәсәй хакимияте «Халыкара ЛГБТ хәрәкәте»нең төп билгесе дип санаган салават күпере төсләрендә байрак күренә.
Mash Iptash язуынча, әлеге видео инде ТНВ телеканалының социаль челтәрләреннән алып ташланган.
Мәхкәмә сайтында урнаштырылган эш карточкасы мәгълүматлары буенча, мәхкәмә утырышы 3нче августка билгеләнгән
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ясалма фәһем - искусственный интеллект
💡салават күпере - радуга
💡беркетмә - протокол
💡маддә - статья (в кодексе)
💡төп билгесе - символика
💡туңдырма - мороженое
💡мәхкәмә - суд
💡билгеләнү - назначаться
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Башкортостан эшмәкәре ике республика арасында күпер төзергә тәкъдим итте
Татарстандагы Актаныш авылы белән Башкортстанның Кызылкама районында урнашкан Иске Янъегет авылын тоташтыручы яңа күпер төзелергә мөмкин. Мондый инициатива белән эшмәкәр Камил Сираҗетдинов чыккан. Ул Агыйдел елгасы аша машина күпере төзү проектын тәкъдим итеп, аны социаль челтәрләрдә җәмәгатьчелеккә җиткерде.
Хәзер инициатор күпер өчен техник-икътисади нигезләмә әзерләүгә 3,5 млн сум җыю белән мәшгуль. Аның сүзләре буенча, башта проектны федераль һәм төбәк хакимиятләре ярдәмендә гамәлгә ашырырга өмет иткәннәр, әмма әлегә бюджеттан финанслау каралмаган. Шуңа күрә Сираҗетдинов шәхси инвесторлар, инвестицион фондлар һәм бизнес вәкилләрен җәлеп итү юлларын карый.
Кәсебәче фикере буенча, күпер төзелү ике республика арасында ел әйләнәсе тотрыклы юл элемтәсе булдырачак, паром һәм боз переправаларына бәйлелекне бетерәчәк. Моннан тыш, проект чиктәш территорияләрдә икътисад, сәяхәтчелек һәм логистика үсеше өчен көчле этәргеч булырга мөмкин
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡Иске Янъегет - Староянзигитово
💡эшмәкәр - предприниматель, бизнесмен
💡тотрыклы - стабильный
💡бәйлелек - зависимость
💡чиктәш - приграничный
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Татарстанда кече карамай ширкәтләре карамай коеларын туктата башлаганнар
Карамай эшкәртү кярханәләре эшсез торуы хәзер инде ягулык базарына гына түгел, ә гомумән карамай чыгару күләмнәренә дә суга. Татарстанның кече карамай ширкәтләре карамай коеларын бер-бер артлы туктаталар, чөнки чыгарылган карамайны сатар урын юк.
Белгечләр сүзләре буенча, хәл аеруча киеренке:
- карамай эшкәртү кярханәләре чимал кабул итмиләр;
- «Транснефть» системасы шыгрым тулган, хәтта саклауга да карамайны алмый;
- шул ук вакытта салымнарны да, хезмәт хакларын да кичектергесез түләргә кирәк.
«Кече ширкәтләр инде карамай чыгаруны туктатырга мәҗбүр. Карамай тармагында бик борчулы хәлләр күзәтелә», - дип хәбәр итә карамай тармагы белгечләре
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡карамай чыгару - нефтедобыча
💡карамай коесы - нефтяная скважина
💡киеренке - напряжённый
💡шыгрым тулган - битком наполнено
💡кичектергесез - срочно, безотлагательно
💡мәҗбүр - вынужденный
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+3
Кичә, 14нче июльдә, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев отставкага җибәрелде, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары
Мондый карар, ММЧ язуынча, аны эскорт хезмәте күрсәтүче хатын-кызлар белән бәйләнештә гаепләүләр һәм барган җинаять эше фонында кабул ителгән.
Элегрәк шундый гаепләүләрне аның тарафына шәһәр шурасы депутатлары да яңгыраткан иде. Моннан тыш, Мәүлиевкә карата кузгатылган ришвәтчелек эше буенча өй сагы җәзасы да озайтылды.
Ратмир Мәүлиев барлык гаепләүләрне кире кага һәм аларны ялган, яла ягу дип атый.
Мәүлиев Уфа мэры вазифасына 32 яшендә кереште. Хәзер аңа 36 яшь, ул Нефтекама шәһәрендә туган, милләте буенча татар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡шәһәр шурасы - горсовет
💡яла ягу - оклеветать
💡вазифа - должность
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Витя АК-47 һәм Макси татар телендә видео яздырганнар
АК-47 рэп-төркеме солистлары Витя һәм Макси «Жара 2026» фестиваленә видеочакыруны катнаш татар һәм урыс телләрендә яздырганнар. Фестиваль 24нче июль көнне Нефтекама шәһәрендә үтәчәк
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Отсудить - судлашып алу
Самоучитель - үзөйрәткеч
Нарды - нәрд
Грузия - Гөрҗистан
Исәп - счёт
Процент - фаиз
Аренда - иҗарә
Уведомление - белдерү
Пресс-служба - матбугат хезмәте
Тоннель - мәнфәз
Термин - истилах
Топливо - ягулык
Ловушка - тозак
Кубаир - кобаер (эпические песни татарского и башкирского фольклора)
Кандидат - нәмзәт
Речь - нотык
Кризис - инкыйраз
Застройщик - йорт салучы
Атака - һөҗүм
Коррупция - ришвәтчелек
Подвергаться - дучар булу
Заявлять - ифадә итү
Самостоятельный - мөстәкыйль
Летописец - елъязмачы
Каспийское море - Хәзәр диңгезе
Премьер-министр - баш вәзир
Аэропорт - һава аланы
Подразделение - бүлекчә
Дефицит - кытлык
Сырьё - чимал
ПВО - һава һөҗүменнән саклану көчләре
Минобороны - Мөдәфага вәзарәте
Бороться (состязаться) - бил алышу
Суть - асыл
Платон - Әфләтүн
Лужа - күлләвек, күлдәвек
Автодилер - машина сатучы ширкәт
НПЗ - КЭК (карамай эшкәртү кярханәсе)
Исследование - тикшеренү
Примечание - искәрмә
Псевдоним - тәхәллүс
Заявление - гариза
Наказание - җәза
Доход - табыш
Серый - соры
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
💘💘 💘💘💘💘💘💘💘
алсу төстәге яшьләр көне турында
Яр Чаллыда июль башында яшьләр көне үтте. Махсус кунак булып хәзерге вакытта бик популяр урыс җырчысын Миа Бойканы чакырганнар.
Моңарча Миа Бойка Беренче каналда бер тапшыруда егетләрне алсу футболкалар кимәскә сорады - бу ир-атлар төсе түгел, диеп.
Бу сәбәптән Чаллы егете, блогер, КВНчы һәм татарча стендап комигы Владислав Шунский Миа Бойкага пранк оештырырга булган - бөтен кешене яшьләр көненә алсу төстәге киемдә килергә кушкан. Халык бу идеяне хуплады. Бу идея алсу дресс-код флешмобына әверелде.
Миа Бойка ачуланмады - рәхмәт, алсу төс минем иң яраткан төс, диеп әйтте ул сәхнәдән. Шулай ук соңрак бер видеода әңгәмәдә - бу флешмоб аркасында Чаллы кибетләрендә алсу төстәге киемнәр беткән, халык алып бетергән, диеп мактанды ул. Һәм Чаллыга килгәнче үк мин инде бу флешмоб турында белә идем, чөнки, социаль челтәрләрдә бу видеолар киң таралган иде һәм үзем дә алсу күлмәктә, музыкантларым да алсу күлмәкләрдә (рубашка мәгънәсендә) чыгыш ясадык, диеп әйтте ул.
Шулай итеп уен-көлке аша Яр Чаллы яшьләре Миа Бойканың стереотипларын җимергәннәр һәм ул инде алсу төстә киенгән ир-атларга башкача карый башлаган.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡хуплау - поддержать
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
