Татар дулкыны
前往频道在 Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
显示更多未指定国家未指定类别
268
订阅者
无数据24 小时
+47 天
+1530 天
帖子存档
+2
Кичә - 28нче май көнне Уфада «Китап-бәйрам» (башкортча «Китап-байрам») Фестивале старт алды
Фестиваль Уфа үзәгендә Совет мәйданында үтә. Һәм әле 30нче майга хәтле дәвам итәчәк. Проект инде күркәм традициягә әйләнде - быел ул дүртенче тапкыр оештырыла.
Мәйданда Рәсәй өлкәләреннән, Белоруссиядән һәм Ираннан килгән 95 китап кибете, нәшриятлар һәм иҗат студияләре чатырлары эшли. Фестиваль кунакларын китаплар ярминкәсе генә түгел, ә бай мәдәни программа да көтә: концертлар, мәшһүр авторлар белән очрашулар, осталык дәресләре, кичке кинопоказлар.
Ачу тантанасында Радий Хәбиров, Владимир Мединский һәм Сергей Безруков катнаштылар.
Сергей Безруков мондый чараларның әһәмиятен аерым билгеләп үтте: «Беләсезме, сез монда, республикада эшләгән эш - бик зур эш. Төбәк җитәкчесенә һәм әлеге гаҗәеп, сокландыргыч китап ярминкәсен оештыручыларына барысына да рәхмәт. Электрон китаплар заманында бу эш бик кирәкле һәм бик мөһим. Чын китапка - кулга алып укый торган кәгазь китапка - игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Һәм шушы искиткеч ярминкәгә игътибарыгызны күрсәткәнегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте ул фестивальгә килгән кунакларга.
Татарстаннан ярминкәгә «Татар китап нәшрияты» барган. Алар чатырында 200дән артык төрле китап урнаштырылган. Татар китап нәшрияты аерым игътибар мәдәни хезмәттәшлеккә бирә. Нәшриятның баш мөдире Рөстәм Галиуллин уртак «Дуслык киштәсе» проекты турында Радий Хәбировка һәм Владимир Мединскийга Татар китап нәшрияты чатыры янында сөйләгән. Аның кысаларында ике республиканың нәшриятлары үзара китап бастыру программасын дәвам итергә тиеш: Татарстан - башкорт авторлары китапларын чыгара; Башкортстан - татар язучылары әсәрләрен нәшер итә. Радий Хәбиров, чатырыгыз бигрәк матур, диеп мактаган
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡нәшрият - издательство
💡чатыр - шатёр
💡гаҗәеп - замечательный
💡мөрәҗәгать итү - обратиться
💡хезмәттәшлек - сотрудничество
💡киштә - полка
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казанда урыс режиссёры инглиз әсәрне татар телендә куйды
26нче май көнне Тинчурин театрында «Отелло» спектакльнең премьерасы узды. Спектакльне Санкт-Петербург режиссёры Александр Крымов куйды.
Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә.
Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Пластика буенча режиссер Римма Саркисян куйган хәрәкәт һәм ритм аша геройлар үз хисләрен сөйлиләр, күп катламлы һәм хискә бай театраль тамаша тудыралар.
Спектакль Габдулла Шамуковның классик тәрҗемәсе буенча эшләнгән. Төп ролләрне Зөлфәт Закиров (Отелло), Зәринә Сафина (Дездемона) һәм Артем Пискунов (Яго) башкаралар.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡мәшһүр - знаменитый
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+9
Кабан күлендә яңа фонтан нинди булачагы ачыкланды
Яңа Камал театры бинасы янында урнашачак фонтан проектының детальләре билгеле булды.
➡️Фонтанның үзәк су агымы 70 метр биеклеккә кадәр
күтәреләчәк - бу иске Камал театры янында булган фонтаннан ике тапкыр биегрәк.
➡️Кичен фонтан 1,6 меңнән артык яктырткыч ярдәмендә төрле төсләргә кереп, утлы-шоу рәвешендә эшлиячәк.
➡️Фонтан аэратор функциясен дә үти - ул суны кислород белән баетырга тиеш.
➡️Проектның беренче чоры бәясе якынча 1,5 млрд сум итеп билгеләнгән. Акча белән Сбербанк тәэмин итергә тиеш.
➡️Фонтанны 2027 елда, Җөмһүрият көне алдыннан, тантаналы рәвештә ачырга җыеналар.
Шул ук вакытта, иҗтимагый челтәрләрдә күп кенә кулланучылар Кабан күле экосистемасы өчен борчылуларын белдерә: алар фонтан төзелеше һәм эшләве балыкларга, кошларга һәм су экологиясенә зарар китерер диеп уйлыйлар.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡чор - период, стадия, этап
💡акча белән тәэмин итү - финансировать
💡зарар - вред
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Удмуртиядә өч гасыр дәвамында бөтен авыл диярлек бер үк фамилия йөрткән татар авылы бар.
Авылның исеме Кестым. Ә 28нче май көнне Казанда, «Мир» кинотеатрында, әлеге авыл турында төшерелгән кыска документаль фильмның премьерасы үтәчәк.
Фильм «800 Касимовых» дип атала. Аны казанлы кинематографчылар төшергән.
Өч йөз ел дәвамында бу авылның барлык халкы диярлек Касыймов фамилиясен йөртә. Авыл халкы -
Касыйм ханлыгының беренче хөкемдары булган Касыйм патшага барып тоташкан нәселнең бер өлеше.
Фильмдә Касыймовлар гаиләләре ничек яши, нинди йолалалар саклый, бәйрәмнәрне ничек үткәрә һәм ел саен уздырыла торган «Касыймовлар җыены» бәйрәме турында сөйләнә.
Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры Амир Галиәскәров бу авылны бердәмлек һәм ыру тарихын саклавының бердәнбер очрагы дип атый.
Премьерада кунаклар өчен Кестым авылы халкының милли ризыкларыннан торган фуршет әзерләнәчәк. Фильмнан соң фикер алышу булачак. Билет бәясе 200 сум
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡кыска фильм - короткометражный фильм
💡хөкемдар - правитель
💡ыру - род
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Әлфина Әзһамова Башкортстанның атказанган җырчысы исеме белән бүләкләнде 👏👏👏👏
Җырчы өчен бу аеруча кадерле, чөнки үзе әйтүенчә, Башкортостан аның өчен «туган як, җан һәм илһам чыганагы».
Бүләкне аңа турыдан-туры «Уфа-Арена» сәхнәсендә Элвин Грей концерты вакытында тапшырдылар. Анда Әлфина кунак буларак чыгыш ясады.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК
💡илһам - вдохновение
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️ 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз.
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤
Азатлык (Azatlıq, ازادلق)
Татар мәдәниятендә азатлык — тарихи субъектлыкка ирешү омтылышы, үз тарихының тулы хокуклы субъекты булуын һәм үз язмышын үзе хәл итүче икәнен аңлап җиткерү. 1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә 17-нче октябрьдә патша манифесты игълан ителә.
Манифест сәяси хокукларны һәм ирекләрне, шул исәптән вөҗдан иреген, сүз иреген, җыелышлар иреген, берләшү иреген һәм шәхес кагылгысызлыгын игълан итә. Бу манифестны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай «Дустларга бер сүз» шигыреннән алынган түбәндәге юллар белән сәламли:
Чиновниклар безнең канны бик күп имде, Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде! Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде, — Азатлыкның кояшы тугъды имди.Мәгънә ягыннан «азатлык» төшенчәсенә «хөррият» һәм «иреклек» сүзләре дә якын. Әмма «хөррият» беренче чиратта сәяси ирекләр һәм хокуклар белән бәйле булса, «иреклек» күбрәк сайлау иреген һәм үз ихтыярынча эш итү мөмкинлеген аңлата. XX гасыр башындагы Дәүләт думасындагы мөселман депутатлары чыгышларыннан алып, бу сүзләр татар иҗтимагый сөйләмендә киң кулланыла. Фотосурәттә — II Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе. 1907 ел. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡 азатлык - свобода 💡 омтылыш - стремление 💡 вөҗдан - совесть 💡 кагылгысызлык - неприкосновенность 💡 инкыйлаб - революция 💡 мәзлумнәр - угнетенные 💡 иҗтимагый - общественный 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Минскта «Казан көннәре»: 24-26 майда Минск кешеләре тулысынча татар мәдәниятенә чума алалар
24-26 май көннәрендә Минск үзәге, Спорт сарае мәйданы янында, Казан мохитенә әйләнәчәк.
Оештыручылар шәп программа әзерләгәннәр - милли киемнәрдән һәм кул белән эшләнгән бизәкләрдән алып, традицион һөнәрчелек буенча осталык дәресләренә кадәр.
Тамакайлар өчен төп вакыйга -
мобиль йортлардан торган гастрономик зона булачак. Фестивальгә Кыстыбый стритфуд, P.Love, Казанский гриль, Умай, Татарская усадьба һәм Туган авылым каһвәханәләре киләләр.
Концерт программасы төрле музыкаль стильләр тәкъдим итәчәк - фолк өслүбеннән алып заманча рокка кадәр. Ямьле, Илгиз Шәйхразиев, GAUGA, Malsi Music, ВИА «Волга-Волга», Марина Карпова, диджей Булат BubbleGum чыгыш ясыячаклар.
Аерым экспозициядә кунаклар традицион татар көнкүреше белән таныша алачак: савыт-саба, җиһазлар, интерьер әйберләре күрсәтеләчәк. Шулай ук милли киемнәр һәм аксессуарлар да күрсәтеләчәк. Балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре бушлай уздырылачак.
Мәйданда 24 мобиль йортта сувенирлар сатылачк. Бу чын базар. Монда мендәрләр, шопперлар, аппликацияле көндәлекләр, казан җөе белән эшләнгән әйберләр, бизәкләр, яулыклар, түбәтәйләр, заманча нәкышлы букчалар һәм башка әйберләр сатылачак. Шулай ук сатуда ысланган кош ите һәм ат ите, чәк-чәк, талкыш каләвә, шербәт, бавырсак, үләнле чәйләр.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡бизәк - украшение
💡тамакай - гурман
💡җиһаз - домашняя утварь
💡көндәлек - ежедневник
💡җөй - шов
💡нәкыш - орнамент
💡букча - сумка
💡ысланган - копчёный
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
AY YOLA һәм Алсу РУ.ТВ премиясендә «Зур ил музыкасы» («Музыка большой страны») дигән номинациядә җиңделәр 👏👏👏👏
Әлеге номинация мәдәни күптөрлелекне саклау һәм популярлаштыру өчен бирелә.
Ay Yola һәм Алсуга җиңүне аларның уртак «Ай, былбылым» дигән җыр китерде. Бу борынгы татар һәм башкорт халык җырының заманча яңгырашы.
Нәкъ бу җырга төшерелгән клиптан соң РУ.ТВ каналында үзгәрешләр башланды: 20 ел дәвамында бары тик рус телендә булган җырларны гына күрсәткән телеканал беренче тапкыр Рәсәй халыклары җырларын да эфирга чыгара башлады. Һәм Премия сәхнәсендә дә тәүге тапкыр татар һәм башкорт телләрендә җыр яңгырады.
Ay Yola һәм Алсуның чыгышы бик тамашалы булды. Номерны залда тамашачылар өстендә очып йөрегән гүзәл кошлар шәкелендәге һава гимнастлары чыгышы тулыландырды.
Премия җиңүчеләрне тамашачылар тавыш биреп билгеләделәр. Һәр җиңүчегә самавыр рәвешендә ясалган статуэтка бирделәр ⚱️
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡күптөрлелек - многообразие
💡былбыл - соловей
💡тамашалы - эффектный
💡шәкел - образ
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Кичә - 21 майда - Казанда тарихи матч узды - «Ак Барс» һәм «Локомотив» арасындагы Гагарин Кубогы финалы
🥈 «Ак Барс» - Гагарин Кубогы көмеш призёры булды!
Казан клубы лаеклы уен күрсәтте, ләкин бу юлы «Локомотив» көчлерәк булды. Ярославль клубы Гагарин Кубогын икенче ел рәттән яулап алды. «Локомотив»ны чемпионлык белән котлыйбыз!
Казан мэры Илсур Метшин уеннан соң командага рәхмәт белдерде:
«„Ак Барс“ка финалга хәтле барып җитү өчен рәхмәт. Егетләр бар көчен куйдылар, ә шәһәр бу айларда хоккей белән яшәде».
«Локомотив» составында татар егетләре дә бар - Артур Каюмов һәм Рушан Рәфыйков. Алар Гагарин Кубогын инде икенче тапкыр яулыйлар. Аларны бу зур казаныш белән котлыйбыз!
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тарихи - исторический
💡көмеш - серебро
💡лаеклы - достойный
💡казаныш - достижение
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Татарча стендап - Чаллыда! Күз яшьләре чыкканчы көләбез!
24нче май көнне 18:00 сәгатьтә Яр Чаллыда Чаллы театрының Зур сәхнәсендә «Татарча стендап» узачак.
Сәхнәдә - Казан, Чаллы һәм Уфа юмор осталары, татар телендә цензурасыз стендап әзерлиләр.
КАТНАШАЛАР:
🎙Владислав Шунский (Чаллы)
🎙Хәлим Шәйхетдинов (Чаллы)
🎙Илнур Илалов (Чаллы)
🎙Рамил Агдеев (Чаллы)
🎙Баязит Зәйдуллин (Казан)
🎙Рәмис Давыдов (Казан)
🎙Артур Сабиров (Казан)
🎙Гена Акатьев (Казан)
🎙Илмир Юсупов (Уфа)
🎙Илдар Идрисов (Уфа)
🎙Раил Вафин (Уфа)
Көндәлек тормыш, гаилә, эш, мөнәсәбәтләр - барысы да шаяру аша!
Яшь чикләве 16+
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡юмор остасы - комик
💡гаилә - семья
💡мөнәсәбәтләр - отношения
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬Иҗтимагый сораштырулар буенча интернет чикләүләре рәсәйлеләрдә 20нче елда булган коронавирус пандемиясенә караганда икеләтә күбрәк борчу хисен тудыра һәм гадәти көндәлек тормыш тәртипләрен боза.
💬Рәсәй «каһвә иле»нә әйләнде, дип, хәбәр итә икътисадчылар. Аларның сүзләре буенча, каһвә популярлык буенча рәсәйлеләр арасында чәйне узып киткән һәм традицион иртәнге эчемлек һәм эш эчемлеге буларак урын алган. 2000нче ел белән чагыштырсак, хәзер каһвә эчү күләме 10 тапкырга арткан.
💬Рәсәй Евровидениегә кире кайту мәсьәләсен шәрехләп, «Евровидение»дә катнашучыларны билгеләү өчен кулланыла торган, шайтанлыкны хәтерләткән критерийларны Рәсәй булдыра алмас, дип, белдерде илче бага Лавров.
💬Рәсәйдә тиздән роллы һәм онигириләр бәясе күтәреләчәк. Сәбәп - Рәсәй Көньяк Кореядән нори суүсемлекләрне сатып алуны өч тапкырга киметкән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡иҗтимагый - социальный
💡икътисадчы - экономист
💡шәрехләү - комментировать
💡шайтанлык - сатанизм
💡илче бага - министр иностранных дел
💡суүсемлек - водоросли
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+5
Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале дәвам итә
12нче майда старт алган сәнгать бәйрәме 31нче майга кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында булган барлык спектакльләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә уза.
Фестиваль кысаларында легендар «Шүрәле» балеты да күрсәтелде. «Шүрәле» балеты беренче татар милли балеты диеп санала. Ул композитор Фәрид Яруллин музыкасына татар халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган өч пәрдәле спектакль.
Нуриев фестивалендә «Шүрәле» балетын Мариин театры артистлары башкаралар.
«Шүрәле» ролен кыргыз егете Раманбәк Бейшеналиев уйный. Аның искиткеч пластикасы, хәрәкәтләрнең җиңеллеге һәм хискә бай булуы тамашачыны әсир итә. Спектакльдә Шүрәле куркыныч җен булып түгел, ә харизматик шаян холыклы җен булып күрсәтелә. Аның ялгыз биюләре дә, Сөембикә белән дуэтлары да залны битараф калдырмый, көчле тәэсир калдыра.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡халык авыз иҗаты - фольклор
💡өч пәрдәле - в трёх действиях
💡хискә бай - эмоциональный, чувствительный, чувственный
💡әсир итү - завораживать
💡шаян - игривый
💡тәэсир - впечатление
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+3
Мәскәүдә 1186нчы мәктәп Мәскәү сабантуйлары сезонын ачып җибәрде
Мәскәүдә татар этномәдәни компоненты белән эшләүче мәктәп бар - ул Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп. Биредә укучылар татар телен һәм татар мәдәниятен тирәнтен өйрәнәләр, милли гөреф-
гадәтләр белән танышалар.
Бу ялларда мәктәптә Сабантуй үтте. Укучылар концерт программасы әзерләделәр, милли уеннарда катнаштылар, осталык дәресләрендә татар атрибутикасы белән таныштылар, малайлар көрәштә үз көчләрен сынадылар.
Сабантуй кунаклары бәйрәм мохитенә генә түгел, ә халыклар дуслыгы даирәсенә дә чумдылар - мәктәптә якынча 20 төрле милләт вәкиле белем ала.
Бәйрәм, гадәттәгечә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Мәктәп тормышында мондый чаралар - татар мәдәниятен саклау һәм аны күпмилләтле мохиттә үстерүнең ачык мисалы.
Без мәктәптә Сабантуй үткәрүен беренче тапкыр күрәбез. Ә сез?
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡мохит - среда
💡даирә - среда
💡мисал - пример
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Бүген - 20нче май көнне - Уфада «Самауырлы ритайым» сезоны башланачак
Самаварлы ритайым (башкортча «самауырлы ритайым») - ул Уфада Агыйдел яры буенда башкорт яшьләре өчен үткәрелә торган кичә. Алар анда бииләр, җырлыйлар һәм самавардан чәй эчәләр. Керү бушлай.
Кичә ике атнага бер чәршәмбе көнне үткәрелә. Сезон язын ачыла, көзен тәмамлана. Кичәләрдә танылган башкорт җырчылары да чыгыш ясыйлар. Быел беренче ритайымда «Оркестр Бишбармак» диеп аталган төркем чыгыш ясыячак.
Ритайымның оештыручысы һәм идея авторы Рөстәм Абдразаков. Ул 2020нче елда короновирус пандемиясе вакытында Агыйдел яры буена дусларын самавардан чәй эчәргә чакырган. Шулай «самауырлы ритайым» туган. Аның сүзләре буенча «самауырлы ритайым»ның ниндидер махсус милли максаты булмаган иде, тик үзизоляция сәбәпле кешеләр аралашуга мохтаҗ иделәр, шулай «самауырлы ритайым» туды. Чараларда башта 200-300 катнашучы җыела иде, хәзер инде катнашучылар саны үсте һәм меңнән артык булды.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡чәршәмбе - среда
💡үзизоляция - самоизоляция
💡мохтаҗ - нуждающийся (в чём-либо)
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Ак Барс» - «Локомотив» матчына 9 мең билет чамасы 20 минут эчендә алып бетергәннәр.
Гагарин Кубогы финалының алтынчы уены Казанда 21нче май көнне үтәчәк.
Билетлар бәясе 4900 сумнан алып 12 мең сумга хәтле торалар иде, ләкин алыпсатарлар аларны 12 мең сумнан кыйбатрак саталар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡алыпсатар - перекупщик
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Иң көчле татар» дөнья рекордын куйды!
Кузнецк шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек Рамил Рамазанов Тулада узган ярышларда бер кулы белән 120 кг авырлыктагы гантельне баш өстенә күтәреп, тотып торды.
Бу - спорт мастерлары арасында абсолют авырлык категориясендә яңа Рәсәй һәм дөнья рекорды. Моңа кадәр дөньяда бу категориядә иң күбе 100 кг гына күтәрелгән булган.
Рамил Рамазанов тагын бер кат татар батырларының көчен дәлилләде! 👏👏👏👏
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡дәлилләү - доказать
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Кичә - 17нче май көнне - GAUGA һәм оркестр концерты үтте.
Төркемнең исеме рус теленә «шум, гам, скандал, спор» диеп тәрҗемә ителә. Төркем 2013нче елда барлыкка килгән. Хәзерге вакытта төркем 6 музыканттан гыйбарәт. Алар җырларны татар телендә брит-поп һәм блюз-рок жанрында чыгаралар.
Оскар Юнусов - төркемнең алмашсыз җитәкчесе, бердәнбер җырчысы һәм җырларның авторы. Ул Бирск шәһәрендә туып үскән. Аның җырларында Башкортостан татарларының шивәләре чагыла. Төркем дискографиясе 5 альбомнан тора - Nindi Rahat, Shilma, Bichara, Kamfit һәм Alisa.
Видео чыганагы - https://t.me/ipteshler
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡гыйбарәт - состоит
💡шивә - диалект
💡чыганак - источник
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
◀️🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤▶️
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Бу сәхифәдә татар мәдәниятен аңлар өчен мөһим булган сүзләр белән таныштырабыз.
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤
Сабырлык (Sabırlıq, صبرلق)
Татар мәдәниятендә «сабыр итү» — ул бары тик авыртуны җиңеп чыгу гына түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ирадәсенә буйсыну, чыдамлык һәм намус белән тыгыз бәйләнгән. Бу сыйфат
татар-мөселманның камил шәхесен тәрбияләүдә төп сыйфатларның берсе булып санала һәм кешенең нәфес богауларын җиңә белүе белән күзаллана. Шуңа күрә сабырлык тыйнаклык һәм шөкер белән үрелеп бара: кеше Аллаһы Тәгалә җибәргән сынауларны нәкъ менә шулай кабул итәргә тиеш.
Мәсәлән, Кыям әл-Кадыйриның (1940-нчы елларда Казандагы “Мәрҗани” мәчете имамы) шигырьләрендә бу фикер түбәндәгечә яңгырый:
Әй мөэминнәр, шөкер итик, бу хәл — ислам нигъмәте, Сабыр итик һәр эштә, без — пәйгамбәр өммәте. Бәлаләр(г)ә сабыр итү — әнбияләр сөннәте, Сөннәтене әда итсә, ул пәйгамбәр өммәте.Сабырлык татар әдәбиятының төп ядкарләрендә, беренче чиратта «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә, шулай ук халык авыз иҗатында — мәсәлән, «Сабыр төбе — сары алтын» мәкалендә мактала. Еш кына бу сүз «күркәм сабырлык» кебек тезмәләрдә кулланыла. #әһәмиятлетатарсүзләре@tatar_dulkyny 〰️〰️〰️〰️〰️ СҮЗЛЕК: 💡сабырлык - терпение 💡ирадә (ихтыяр) - воля 💡намус - честь, достоинство 💡буйсыну - повиноваться 💡нәфес - страсть, ненасытность 💡камил - идеальный 💡мөэмин - верующий 💡шөкер - благодарность, хвала 💡әнбия - пророки 💡сөннәт - сунна 💡өммәт - умма, последователи 💡ядкарь - память, памятник (исторический) 🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Кичә - 15нче май көнне - Алманиядә Берлинда Дәфнә һәм Ширин концерты узды.
Кичә - 15нче май көнне - Алмания татарлары Берлинда Татарстан җырчысы Defne һәм Финляндиядә туып, бүгенге көндә Лондонда иҗат итүче Shirin концертларын караганнар.
Defne (Фәүзия Кадыйрова) Казанда туган, Татарстанда иҗат итә. Быел аның «VIP хатын» дип аталган икенче кечкенә альбомы дөнья күрде. Ул этно-поп өслүбендә җырлый.
Shirin (Ширин Нисаметдин) фин татары, былтыр татар телендә «Miras» дип аталган кечкенә альбомын чыгарды. Ул R&B/Soul юнәлешендә иҗат итә.
Видеода репетициядән өзек
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡Алмания - Германия
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Болгарда 17нче май көнне «Изге Болгар җыены» ел саен үткәрелә торган мөселманнар мәҗлесе үтәчәк.
Чара Идел Болгар дәүләте Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм «Рәсәй - Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында үтәчәк.
Гадәт буенча, «Изге Болгар җыены»ның үзәк вакыйгасы - «Тәүбә» - җәмгыяви рәвештә тәүбә кылу догасы булачак, ә җыенның кульминациясе – Болгарның тарихи Хан мәчете тирәсендә 12:00 сәгатьтә җәмгыяви рәвештә намаз уку.
9:00дан 12:00гә кадәр тарихи Хан мәчете тирәсендә интерактив тематик мәйданчыклар эшлиячәк. Монда ислам нигезләре һәм болгарларда исламның үсеш тарихы темаларына вәгазьләр һәм лекцияләр уздырылыр дип көтелә. Шулай ук яулык һәм чалма бәйләү буенча осталык дәресләре һәм намаз уку дәресләре оештырыла.
Җыенның мәдәни программасында концерт һәм күргәзмәләр. «Болгар дәүләт тарихи-мигъмарият музей-тыюлыгы» тирәсендә шундый күргәзмәләр эшлиячәк: «Болгар рәсем сәнгатендә» күргәзмәсе; «Казан Коръәне тарихы» күргәзмәсе; «Нәфислек җыелмасы» керәч савыт-саба күргәзмәсе; «Рәсем сәнгате симфониясе» күргәзмәсе; «Матур язу сәнгате» шамаильләр күргәзмәсе һәм башка күргәзмәләр.
9:00дан 12:00гә кадәр Болгар цивилизациясе музеенда «Язма тарихы» исемле интерактив мәйданчык эшлиячәк. Анда урта гасырлар карасын ясау технологиясе белән һәм гарәп каллиграфиясе белән танышып булачак.
Спорт программасында милли көрәш ярышлары. Көрәшне 9:00дан 14:00гә кадәр карап була. Батырлар нинди бүләк өчен көрәшерләр икәне әлегә билгеле түгел, ләкин бүләк кыйммәтле диеп әйтелә. Исегезгә төшерәбез: узган елларда көрәш җиңүчесе төп приз итеп Lada Granta машинасы алган иде.
«Изге Болгар җыены» кысаларында «Абыстайлар хәзинәсе» исемле хәләл ярминкә дә эшлиячәк. Татар осталары милли өслүбендәге кул эшләнмәләрен, кием-салым, бизәнү әйберләрен һәм хәләл азык-төлек вә башка товарлар тәкъдим итәчәкләр.
«Изге Болгар җыены» 1989нчы елдан башлап үткәрелә. Аны 922нче елда Идел Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итү көнен искә алу йөзеннән үткәрәләр. Әлеге хәл Багдад Хәлифәлеге илчелегенең Ибн Фадлан җитәкчелегендә болгар ханы Алмуш янына килүе белән бәйле. Нәкъ шул вакыйга Идел буе халыкларының рәсми рәвештә ислам тарихына башлангыч бирә.
2013нче елдан башлап, әлеге чара елның төп дини вакыйгаларының берсе булып санала.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡икътисади - экономический
💡мигъмарият - архитектура
💡тыюлык - заповедник
💡рәсем сәнгате - изобразитель-
ное искусство, живопись
💡нәфислек - изящество
💡керәч - фаянс, фарфор
💡матур язу - каллиграфия
💡кара - чернила
💡Хәлифәлек - Халифат
💡илчелек - посольство
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
