uk
Feedback
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник

Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник

Відкрити в Telegram

Сорауларыгыз булса шушында ➡️ @Elmiraisx яза аласыз РКН - https://knd.gov.ru/license?id=673da2121039886b1d0192ef®istryType=bloggersPermission Менеджер по рекламе @safirina96 Сотрудничества - @Elmiraisx

Показати більше

📈 Аналітичний огляд Telegram-каналу Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник

Канал Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник (@bakcha1) у мовному сегменті Татарська є активним учасником. На даний момент спільнота об'єднує 15 507 підписників, посідаючи 796 місце в категорії Природа і тварини та 128 місце у регіоні Киргизстан.

📊 Показники аудиторії та динаміка

З моменту свого створення невідомо, проект продемонстрував стрімке зростання, зібравши аудиторію у 15 507 підписників.

За останніми даними від 11 червня, 2026, канал демонструє стабільну активність. Хоча за останні 30 днів спостерігається зміна кількості учасників на -71, а за останні 24 години на -1, загальне охоплення залишається високим.

  • Статус верифікації: Не верифікований
  • Рівень залученості (ER): Середній показник залученості аудиторії становить 5.57%. Протягом перших 24 годин після публікації контент зазвичай збирає 2.11% реакцій від загальної кількості підписників.
  • Охоплення публікацій: В середньому кожен допис отримує 864 переглядів. Протягом першої доби публікація в середньому набирає 327 переглядів.
  • Реакції та взаємодія: Аудиторія активно підтримує контент: середня кількість реакцій на один пост – 2.

📝 Опис та контентна політика

Автор описує ресурс як майданчик для висловлення суб'єктивної думки:
Сорауларыгыз булса шушында ➡️ @Elmiraisx яза аласыз РКН - https://knd.gov.ru/license?id=673da2121039886b1d0192ef&registryType=bloggersPermission Менеджер по рекламе @safirina96 Сотрудничества - @Elmiraisx

Завдяки високій частоті оновлень (останні дані отримано 12 червня, 2026), канал підтримує актуальність та високий рівень охоплення публікацій. Аналітика показує, що аудиторія активно взаємодіє з контентом, що робить його важливою точкою впливу в категорії Природа і тварини.

15 507
Підписники
-124 години
-187 днів
-7130 день
Архів дописів
Борычларның чәчәкләре ник ачылмый? Алар үз вакыты җитмичә ачылмый. Кайчакта 1 ай да, 2 ай да шулай утырырга мөмкин. Борыч ул
+1
Борычларның чәчәкләре ник ачылмый? Алар үз вакыты җитмичә ачылмый. Кайчакта 1 ай да, 2 ай да шулай утырырга мөмкин. Борыч ул җылы ярата, ләкин эссене түгел. 30 градустан артык икән жылылык алар шул килеш утыралар. 20 градустан түбән  икән бөреләрен коялар. Чәчәк атканда да 30 дан артык булса серкәләре кибә. Дымлылык артык булса тагын серкәләнә алмыйлар. Артык дымнан серкәләре ябыша. 60-70% дымлылык самый раз аларга. Суны да атнага бер генә сибәргә кирәк. Только җылы су сибәргә. Аннан аның ин беренче чәчәк бөресен өзеп атсаң яхшы. Ул борычның бөтен көчен ала.  Арада иң зур борыч шул була. Калганнары вак була.  Аны орлыкка калдырырга теләсәгез генэ өзмәгез. Ә аны өзсәгез бөтен борычыгыз да бер чама булачак. Уңыш та күбрәк булачак. Икенче рәсемдә карагыз шул чәчәге күрсәтелгән.

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Исәнмесез! Бер төрле озынча помидорның яфраклары шиңә. Сәбәбе нәрсәдә икән, әйтә алмассызмы икән🙏
+1
Исәнмесез! Бер төрле озынча помидорның яфраклары шиңә. Сәбәбе нәрсәдә икән, әйтә алмассызмы икән🙏

Хэерле кичлэр, Эльмира апа. Улым роза чэчэге подарить иткэн иде, шул роза суда утырып чэчэге кипте, яфракларын койдыда киредэн яфрак яра башлады. Мин ул ботакны 3 кэ булдемдэ кабаттан суга утыртып куйдым. Тамырлары куренми эле, но яфраклары коннэн кон матурлана. Шул суында утырсын микэн, жиргэ тортеп куяргамы? Аннан роза усэр микэн? Шиповникка эйлэнерме?

☘Помидорларның яшел масса (жирования) үстерүен туктату өчен өч ысул БЕРЕНЧЕ ЫСУЛ ТРАВМАТИК 🌱Үсемлекне киптереп стресска куар
+1
Помидорларның яшел масса (жирования) үстерүен туктату өчен өч ысул БЕРЕНЧЕ ЫСУЛ ТРАВМАТИК 🌱Үсемлекне киптереп стресска куарга кирәк. Ягъни томатларга беркадәр вакыт су сипмәскә, аларны яфраклары шиңеп, салынып торырлык хәлгә китерергә кирәк. Шуннан соң су сибәргә, һәм тагын киптерергә, шулай итеп 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Нәтиҗәдә үсемлек стресс кичерәчәк һәм аның чын максаты нәрсәдә икәнен "исенә төшерәчәк". Һәм  яфракларда тупланган барлык органик матдәләр җимешләр үсешенә китәчәк. ИКЕНЧЕ ЫСУЛ - ТУКЛАНУ СХЕМАСЫН ҮЗГӘРТҮ 🌿Теләсә нинди микъдарда азот кертүне туктатырга. Бары тик калийлы яки фосфор-калийлы ашламалар белән генә тукландырырга. 1 нче вариант: помидорларны, 10 литр суга 20-25 грамм исәбеннән калий сульфаты салып, шуның белән тукландырырга. Калий үсемлекләрдәге азотны блокировать итәчәк (шартлы рәвештә), яшел масса үстерүе акрынаячак, ә органик матдә яфраклардан җимешләргә күчәчәк. 2 нче вариант: калий монофосфатын куллану, ул да составында фосфор һәм калий гына булган нитратсыз бик яхшы ашлама. 10 литр суга якынча 20-25 грамм кирәк булачак. Әгәр бер атнадан куе масса үстерү кимемәсә, өстәмә тукландыруны кабатларга мөмкин булачак. Һәм, әлбәттә, кискен ихтыяҗ булмаса, үсемлекләргә су сипмәү яхшырак. ӨЧЕНЧЕ ЫСУЛ - КӨЧӘЙТҮЧЕ 🌱Магний сульфаты дип аталган ашлама кирәк булачак, ул үсемлекләр өчен, бигрәк тә помидорлар өчен бик файдалы, чөнки беренче чәчәкләр бәйләнә башлаган чорда еш кына магний җитмәгәнне күрсәтә торган  яфраклар күренә башлый, бу исә магний кытлыгын күрсәтә. Ә магний - ул безнең уңыш, әгәр ул җитмәсә, фотосинтез начар һәм җимешләр салу тоткарлана. Шуңа күрә магнийның өстәмә дозасы томатлар өчен артык булмаячак. Өстәмә тукландыру: 10 литр суга 2 аш кашыгы магний сульфаты кирәк булачак, шуны һәр үсемлек төбенә сибәргә кирәк, иң яхшысы коры җиргә сибү. 1 куакка кимендә бер литр эремә китәргә тиеш. Магний сульфаты эремәсен бер тапкыр сибү актив чәчәк атуны, җимеш бәйләмнәре ясалуны һәм җимешләр салуны торгызырга мөмкинлек бирә. https://t.me/bakcha1

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Бор кислотасы – помидорлар өчен мөһим микроэлемент, аеруча чәчәк ату һәм помидорлары барлыкка килү чорында. Ул помидорлар төш
Бор кислотасы – помидорлар өчен мөһим микроэлемент, аеруча чәчәк ату һәм помидорлары барлыкка килү чорында. Ул помидорлар төшүне яхшыртырга, чәчәкләрнең һәм вак помидорларның коелуын булдырмаска, уңышны һәм үсемлекләрнең стресс шартларына чыдамлыгын арттырырга ярдәм итә. Ашлауны кайчан үткәрергә Беренче ашлау өчен оптималь вакыт – беренче чугының массакүләм чәчәк атуы башы. Бу чорда үсемлек бор дәрәҗәсенә иң сизгер була. Соңрак эшкәртү нәтиҗә бирмәскә мөмкин, чөнки помидор төшү процессы бозылган була. Икенче эшкәртү 10–14 көннән соң үткәрелә, аеруча чәчәк ату актив дәвам итсә һәм яңа чуклар формалашса. Сезонга барлыгы 2–3 тапкыр сиптерү киңәш ителә. Ешлыгы туфрак тибына, помидор сортына һәм үстерү шартларына бәйле. Торфлы һәм комлы җирдә үссәләр эшкәртүне өч тапкыр кабатларга мөмкин. Андый җирдә бор озак тоткарланмый. Кызыл балчыклы, песоклы+кызыл балчыклы җирдә үссәләр ике ашлау җитә. Анда бор тоткарлана. Черноземда бор болай да җитәрлек. Бер тапкыр сиптерү җитә. Стандарт концентрация – 10 литр суга 2 грамм бор кислотасы. Профилактика өчен көчсезрәк эретмә кулланырга мөмкин – 10 литр суга 1 грамм. Әгәр инде дефицитның ачык билгеләре бар икән, 10 литр суга 3 граммга кадәр концентрация рөхсәт ителә, ләкин моны бер тапкыр гына һәм үсемлекләрдә башка стресслар булмаганда гына эшләргә кирәк. Сиптерү өчен зерләү: бор кислотасын башта 1 литр кайнар суда (60–70 °C) эретелә, чөнки салкын суда ул начар эри. Аннары бу катнашмага 9 литр бүлмә температурасындагы суга өстиләр. Мөһим: әзер эретмәне сакламагыз – ул активлыгын югалта. Һәр эшкәртү алдыннан яңасын әзерләгез. Сиптерүне ничек башкарырга Вакыт: кич белән кояш батканнан соң яки иртән болытлы көнне. Югары температура һәм туры кояш нурлары тиз парлауга китерә һәм яфракларны көйдерүгә сәбәп булырга мөмкин. Һава торышы: җилсез, яңгырсыз булырга тиеш, 4-6 сәгать. Ваграк сиптерүле распылитель кулланыгыз, тамчылар агып төшмичә өслектә калсын өчен. Мөһим саклык чаралары Дозаны арттырмагыз. Борның артыгы яфракларны көйдерүгә, үсемлек үсешенең әкренәюенә, яфраклар кырыйларының саргаюына китерергә мөмкин. Аптекадагы бор кислотасын кулланмагыз – анда үсемлекләр өчен зыянлы кушылмалар булырга мөмкин. "Үсемлекләр өчен" дип билгеләнгән техник бор кислотасын алыгыз. Бор кислотасын кальцийлы препаратлар белән бутамагыз. Бор кислотасын сиптерү, кальцийлы ашламалар керткәннән соң, 2-3 көн узгач башкару яхшырак.

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Эльмира апа, хэерле кичлэр. Сезнен кинэш кирэк иде. Теплицадагы помидорларнын менэ шулай чэчкэлэре сынып тошэ. Икенче фотода
+1
Эльмира апа, хэерле кичлэр. Сезнен кинэш кирэк иде. Теплицадагы помидорларнын менэ шулай чэчкэлэре сынып тошэ. Икенче фотода юкарган жире куренеп Тора. Нэрсэ житмэудэн микэн? Алдан ук рэхмэт.

Хэерле кэннэр!Слива агачларында тля нэрсэ белэн обработать микэн?

Мандарин агачы бүләк иттеләр, аны ничек үстерергә кирәк дип сораган идегез. Кибеттән алып кайткач мандариннары булса аларын а
Мандарин агачы бүләк иттеләр, аны ничек үстерергә кирәк дип сораган идегез. Кибеттән алып кайткач мандариннары булса аларын ашамаска кирәк. Жәлләмичә өзеп ташлагыз. Чөнки аларны төрле химикатлар сибеп үстерәләр. Кибеттән цитрусовый үсемлекләр өчен балчык алып күчереп утыртыгыз. Мандарин якты урында үсәргә тиеш. Аны көнчыгыш, көнбатыш тәрәзә төпләрендз үстерсәң әйбәт. Кыш аенда бүлмә температурасы 12 градус булган урында тотарга кирәк. Суны кыш аенда атнага 1-2 мәртәбә, җәй көне көнгә 1 сибәргә. Бүлмәдә коры һава торса щитовка белән чирли башлый. Шуңа күрә су бөркеп торырга кирәк. Җире артык кибеп китсә яфраклары бөтерелә, коела. Шулай ук чәчәк бөреләре дә, чәчәкләре дә, җимешләре дә коелачак. Мандарин февраль, март аенда чәчәк ата башлый. Шул вакыттан җылырак, яктырак урынга күчерергә кирәк. Температура 18-20 градус булырга тиеш. Җәй аенда балконга, урамга чыгарырга була. Декабрь, январь, февраль айларында мандариннары җитешә башлый. Яшь агачларны ел саен күчерергә кирәк. Башта карагыз яхшылап тамырланып беткәнме.  Тамыры җирне урап бетерергә тиеш.  Тамырлары шулай җәелмәгэн булса өске катламындагы җирен генә алмаштырыгыз. Ә мандарин бирә башлаганнарын 2-3 елга бер мәртәбә күчерәсе. Агач үсеп формалашып беткәч күчерми башлыйсыз. Ашламаны яшь яфраклар чыгара башлагач кертэ башларга кирәк.

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Хэерле иртэлэр! Бу кыяр яфрагына нэрсэ булды микэн? Урыны- урыны белэн менэ шулай тишкэлэнгэн. Или нэрсэдер ашыймы, или нэрсэ
Хэерле иртэлэр! Бу кыяр яфрагына нэрсэ булды микэн? Урыны- урыны белэн менэ шулай тишкэлэнгэн. Или нэрсэдер ашыймы, или нэрсэдер житмиме? Рэхмэт яусын!

САРЫМСАКТАГЫ КҮГӘРЕК БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ Шунысын белергә кирәк: сарымсакларда күгәрек яз башында ук булса да, һава температ
+1
САРЫМСАКТАГЫ КҮГӘРЕК БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ Шунысын белергә кирәк: сарымсакларда күгәрек яз башында ук булса да, һава температурасы 10 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелмичә, сизелми һәм үзен берничек тә күрсәтми. Шулай ук һава җитәрлек дымлы булырга тиеш. Яз көне моның белән проблемалар юк. Нәкъ менә җылы һәм дымлы һава торышы гөмбә спораларына үсеш башлануга сигнал бирә. Димәк, беренче дәвалау-профилактика эшләрен иртә язда, һава температурасы 10 градус җылы булганда башкарырга кирәк. Бу вакытта, әгәр үсемлекләрдә авыру бар икән, аны күрү мөмкин түгел диярлек. Чөнки авыруның башлангыч стадияләрендә яфракларда чак кына сизелерлек ак нокталар барлыкка килә. Вакыт узу белән генә, гөмбәчекнең өлгерү дәрәҗәсенә карап, бу нокталар күгәрек өчен хас булган көрәнсу-кызыл төскә керә һәм күзгә күренә башлый. Сарымсакта күгәрек үсеш стадияләре Сарымсак кыякларында сары-кызгылт, сары нокталар күренгәнен көтәргә кирәкми . Бу чорда авыру белән көрәшүнең файдасы юк, чөнки споралар җил белән тарала һәм яңа үсемлекләрне зарарлый. Күгәрек булган вакытта үсемлекнең сабагы да, сарымсак башы да череми. Зыяны шунда, гөмбәчек споралары белән капланган яфракларда фотосинтез сизелерлек кими, ягъни үсемлекнең тамыры белән яшел өлеше арасында туклыклы матдәләр алмашы кими. Нәтиҗәдә сарымсакның башы үсүе акрыная. Саклауга салынган сарымсакта споралар сакланмый, димәк, чәчү материалы чир белән зарарланмаячак. Әгәр дә сез бу авыруны бик соң күреп алсагыз, уңыш җыюга бер атна кала эшкәртүнең мәгънәсе юк. Ләкин бу авыруны сез иртәрәк күргәнсез икән, уңыш җыюга кадәр тагын 3-4 атна вакыт бар икән, фунгицидлар белән эшкәртүнең мәгънәсе бар. Строби, Топаз кебек препаратлар бара моңа. Шулай ук яңарак кына чыккан препарат Квадрис белән эшкәртеп була. Квадрис үсемлекләрнең тутыгуына каршы көрәштә иң тотрыклы эффект күрсәтә. Бу эшкәртүләр спораларның өлгерүен туктатачак һәм яңа үсемлекләрнең зарарлану куркынычын киметәчәк. Ә киләсе елга күгәрек белән зарарлауны киметү өчен берничә мәҗбүри кагыйдәне үтәргә кирәк. ПРОФИЛАКТИКА Тутыккан спораларның бары үсемлек калдыкларында гына кышлавын истә тотып, участокны орлык чәчеп үрчи торган үсемлекләрдән бик җентекләп чистартырга, җирне казыганда кәсләрен ватмыйча гына тирәнтен казырга кирәк. Кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк - сарымсакны ким дигәндә 2 ел ул урынга утыртмаска. Авыруның беренче билгеләре - кыякларда күпсанлы ак нокталар барлыкка килгәне күренсә, мондый кыякларны кичекмәстән алып ташларга кирәк. Салкынча һәм дымлы көннәрдә сарымсакка су сипмәскә кирәк, кыякларына лучше су тидермәскә. Яшь сарымсакларны иртә язда , һава температурасы 10-15 градустан югары күтәрелгәндә, югарыда әйткән препаратларның берсе белән эшкәртү артык булмас. Һәм, әлбәттә, мондый эшкәртүне авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәч, беренче йогышлы кыякларны алу белән бер үк вакытта үткәрәләр. https://t.me/bakcha1

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Беренче сәбәп, температурадан тора. Төнлә + 13 тән түбән булса кыярлар үсүдән туктый һәм саргая башлыйлар. Суык җирдән тамырл
Беренче сәбәп, температурадан тора.  Төнлә + 13 тән түбән булса кыярлар үсүдән туктый һәм саргая башлыйлар. Суык җирдән тамырлар азотны ала алмый.  Шулай ук + 32 дән югары булса да саргаялар. Бу очракта уже серкәләре кибә. Икенчедән, суык су ярамый сибәргә. Суның җылылыгы + 25 градус булырга тиеш. Суык судан ата чәчәкләр генә барлыкка килә яки булган кыярлары да саргаеп коела. Өченчедән, тыгыз утыртырга ярамый. Бер-берсенең арасы 30-50 см, ә рәт аралары 80 см булырга тиеш. Тыгыз булса яктылык җитми һәм кыярлар саргаялар. Дүртенчедән, вентиляция начар булса серкәләнә алмыйлар, самоопыляющилар тоже серкәләнеп җитмилэр һәм саргаялар. Бишенчедән, кыярлар бераз үсүгә чәчәк ата, кыярлары бар дип сөенергэ кирәк түгел. Бик астагыларын өзеп атарга кирәк. Бишенче яфракка кадәр барсын да, тармагын да. Чонки әле кыярның яфраклары тиешенчэ тукланмаган була һәм алар кыярларны да тукландыра алмый. Шуңа саргаялар. Бигрәк тә гибрид, пучковой сортларга тукландыргыч матдәләр җитми. Агрокола, Мастер, Растворин, Кемира  сибәргә була. Көл сипсән дә әйбәт. 1 кв метрга 300 гр көл кирәк. Алтынчыдан, коры һава торса да кыярлар саргая. Теплицада 85-95% дымлылык булырга тиеш. Суны да белеп сибәргә кирәк. Әгәр җирегез дымлы икән сипмәгез. Артык сибелгән судан кыярнын вак тамырлары чери башлый һәм кыярлары саргаеп коричневый төскә керә. Артык озын үскән кыярларыгызның очын өзегез. Ул тармаклар җибәрер һәм анда инде әйбәт кыярлар булачак. (Бу язганнар кыярларыгызга чир эләкмәгән булса, кортлар ияләшмәгән очракта була). https://t.me/bakcha1

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Виноградларда хлороз Тимер кытлыгын тулыландырырга Феровит, Хелат железа һәм Анти-хлороз кебек препаратлар ярдәм итәчәк. Алар
+1
Виноградларда хлороз Тимер кытлыгын тулыландырырга Феровит,  Хелат железа һәм Анти-хлороз кебек препаратлар ярдәм итәчәк. Аларны инструкция нигезендә кулланырга кирәк. Кул астыгызда препаратлар булмаса, үзегез ясый аласыз. Моның өчен: ✅1 л суны кайнатырга һәм бүлмә температурасына кадәр суытырга. Шуңа 4 г лимон кислотасы (1,5 ч. к) өстәргә, аны тулысынча эрегәнче яхшылап болгатырга.  Шул эремәгә 2,5 г (ярты чәй калагыннан аз гына кимрәк) тимер купоросы салырга һәм тагын бер кат яхшылап болгатырга. Әзер эремәне үсемлекләрнең яфракларына сиптерәләр. ✅Тимер купоросы сиптерергә була 10-15 грамм 10 литр суга кушарга. Төпләренә сибү өчен 100-150 грамм 10 литр суга. ✅Сибү өчен лимон кислота кушып ясарга да була. 1 литр җылы суда 1 чәй калагы лимон кислотасын яхшылап эретәсез. Шуңа 1 чәй калагы тимер купоросы кушасыз, яхшылап болгатасыз. Шул әзер әремәне 9 литр суга кушасыз да, болгатып җибәрәсез һәм сибәсез. https://t.me/bakcha1

Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөллә
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә. Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез ➡️ @Elmiraisx Төркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегез Телеграмм ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1 ВК ⬇️⬇️⬇️ https://vk.ru/club234408199 Мах ⬇️⬇️⬇️ https://max.ru/join/0vTOXWQ1NmMfLGJ4lk38cHhcd_1QVTYJeIfcoEY2vMo

Хэерле кичлэр! Теплицадагы кыярда буш чэчкэлэр куп, нэрсэ эшлэргэ икэн? Зинхар жавап бирегезче.