САРЫМСАКТАГЫ КҮГӘРЕК БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ
Шунысын белергә кирәк: сарымсакларда күгәрек яз башында ук булса да, һава температурасы 10 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелмичә, сизелми һәм үзен берничек тә күрсәтми.
Шулай ук һава җитәрлек дымлы булырга тиеш. Яз көне моның белән проблемалар юк. Нәкъ менә җылы һәм дымлы һава торышы гөмбә спораларына үсеш башлануга сигнал бирә.
Димәк, беренче дәвалау-профилактика эшләрен иртә язда, һава температурасы 10 градус җылы булганда башкарырга кирәк. Бу вакытта, әгәр үсемлекләрдә авыру бар икән, аны күрү мөмкин түгел диярлек. Чөнки авыруның башлангыч стадияләрендә яфракларда чак кына сизелерлек ак нокталар барлыкка килә. Вакыт узу белән генә, гөмбәчекнең өлгерү дәрәҗәсенә карап, бу нокталар күгәрек өчен хас булган көрәнсу-кызыл төскә керә һәм күзгә күренә башлый.
Сарымсакта күгәрек үсеш стадияләре
Сарымсак кыякларында сары-кызгылт, сары нокталар күренгәнен көтәргә кирәкми . Бу чорда авыру белән көрәшүнең файдасы юк, чөнки споралар җил белән тарала һәм яңа үсемлекләрне зарарлый.
Күгәрек булган вакытта үсемлекнең сабагы да, сарымсак башы да череми. Зыяны шунда, гөмбәчек споралары белән капланган яфракларда фотосинтез сизелерлек кими, ягъни үсемлекнең тамыры белән яшел өлеше арасында туклыклы матдәләр алмашы кими. Нәтиҗәдә сарымсакның башы үсүе акрыная. Саклауга салынган сарымсакта споралар сакланмый, димәк, чәчү материалы чир белән зарарланмаячак.
Әгәр дә сез бу авыруны бик соң күреп алсагыз, уңыш җыюга бер атна кала эшкәртүнең мәгънәсе юк.
Ләкин бу авыруны сез иртәрәк күргәнсез икән, уңыш җыюга кадәр тагын 3-4 атна вакыт бар икән, фунгицидлар белән эшкәртүнең мәгънәсе бар. Строби, Топаз кебек препаратлар бара моңа.
Шулай ук яңарак кына чыккан препарат Квадрис белән эшкәртеп була. Квадрис үсемлекләрнең тутыгуына каршы көрәштә иң тотрыклы эффект күрсәтә. Бу эшкәртүләр спораларның өлгерүен туктатачак һәм яңа үсемлекләрнең зарарлану куркынычын киметәчәк.
Ә киләсе елга күгәрек белән зарарлауны киметү өчен берничә мәҗбүри кагыйдәне үтәргә кирәк.
ПРОФИЛАКТИКА
Тутыккан спораларның бары үсемлек калдыкларында гына кышлавын истә тотып, участокны орлык чәчеп үрчи торган үсемлекләрдән бик җентекләп чистартырга, җирне казыганда кәсләрен ватмыйча гына тирәнтен казырга кирәк.
Кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк - сарымсакны ким дигәндә 2 ел ул урынга утыртмаска. Авыруның беренче билгеләре - кыякларда күпсанлы ак нокталар барлыкка килгәне күренсә, мондый кыякларны кичекмәстән алып ташларга кирәк.
Салкынча һәм дымлы көннәрдә сарымсакка су сипмәскә кирәк, кыякларына лучше су тидермәскә.
Яшь сарымсакларны иртә язда , һава температурасы 10-15 градустан югары күтәрелгәндә, югарыда әйткән препаратларның берсе белән эшкәртү артык булмас. Һәм, әлбәттә, мондый эшкәртүне авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәч, беренче йогышлы кыякларны алу белән бер үк вакытта үткәрәләр.
https://t.me/bakcha1