uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 720
Підписники
Немає даних24 години
-37 днів
-1430 день
Архів дописів
Тауның күрке — таш, башның күрке чәч булыр.

Мәхәббәт үзе якты хис, тик караңгы почмак ярата.

Кызның иң матур киеме – тыйнаклык. Аны салмыйча йөрегез.

Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә. Шәүкәт Галиев

Үзебезне яхшы кешеләр һәм фикерләр белән чорнасак, тормыш яхшы якка үзгәрә башлый.

Сине яраткан кешедән көлү – иң түбән гамәл.

Чын мәхәббәт — бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. Франсуа де Ларошфуко

Ярату — башка берәүнең бәхетендә үз бәхетеңне табу ул. Готфрид Лейбниц

Әгәр кеше аклана икән, димәк син аның өчен кадерле.

Синең өчен идән генә булган әйбернең кемдер өчен түшәм булуын онытмаска кирәк. Илгиз Зәйниев

Канатсыз тугансың икән, аңа үсәргә комачаулама. Коко Шанель

Ышаныч һәм теләк булса, җиңү синең кулыңда!

Син үз хис-кичерешләрең өчен башкалар алдында гафу үтенергә тиеш түгел. Һәр хис — синең күңелең чагылышы.

🌲Яңа ел котлы булсын!🎄 Яңа планнар, яңа көч, яңа шатлыклар белән тулы ел булсын 🎄🎁
🌲Яңа ел котлы булсын!🎄 Яңа планнар, яңа көч, яңа шатлыклар белән тулы ел булсын 🎄🎁

Бу дөньяда гарантияләр юк. Бары мөмкинлекләр генә. Үзеңнекен кулдан ычкындырмаска тырыш.

Сине яратучы "бәләкәчеңне" кыерсытма.

Тормыш гел "бишле"ләрдән генә тормый. Моны иртәрәк аңлаган саен яхшырак.

12 сәгать түгел, ә баш белән эшләргә кирәк. Стив Джобс

Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма, гамәл кылгансың икән — үкенмә. Чыңгызхан

Кешене кыяфәте өчен түгел, ә сиңа карата мөнәсәбәте өчен ихтирам ит.