fa
Feedback

فریب کلاهبرداران را نخورید! تل‌متریو این کانال‌ها را شناسایی و برچسب‌گذاری می‌کند 👉 برای مشاهده برچسب، اشتراک تهیه کنید

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

رفتن به کانال در Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

نمایش بیشتر
1 678
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+57 روز
-530 روز
آرشیو پست ها
Тәртипле кыз — егетенең горурлыгы.

Кеше һәрвакыт иртәгесе көнне зарыгып көтә. Үзе һәрвакыт гомер тиз үтә дип зарлана. Зөлфәт Хәким

Үткәнгә кайтып, стартны үзгәртеп булмый, тик хәзер кузгалып, финишны үзгәртеп була.

Тик бер генә юл бар — алга.

Һәрбер көн якты була алмый. Тик һәрбер көннең үз яктылыгы бар.

Син тыныч кына кабул итә алган нәрсә бүтән сине буйсындырмый.

Төзәтү мөмкинлеге булмаган нәрсәне ватып бетерү мөмкинлеге була.

Тормыш сез уйлаганнан җиңелрәк: бары тик кабул ителмәслекне кабул итәргә, кирәкле әйбердән башка торырга, түзеп булмаслыкка түзәргә генә кирәк. Кэтлин Норрис

Дуслар акчаң барда күп була.

Түземлек — матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.

Кешегә кирәк булсаң, яныңда булыр өчен әмәлен табар.

Телен саткан — илен сатар.

Һәрвакыт көрәшергә кирәк. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, мәҗбүри елмаеп, теләгеңә омтылырга кирәк. Ахыргача.

“Telegram татарча” командасы эшләгән татар телендәге интерфейс хәзер ике графикада — кириллицада да, латиницада да кулланыла
“Telegram татарча” командасы эшләгән татар телендәге интерфейс хәзер ике графикада — кириллицада да, латиницада да кулланыла ала. Бу яңарту 26 апрель — Татар теле көне уңаеннан тәкъдим ителә. Интерфейсның латин версиясе телне куллану мохитен киңәйтә, кулланучыларга үзенә якын язма форманы сайлау мөмкинлеге бирә. Транслитерация 2012 елгы рәсми кагыйдәләр нигезендә башкарылды. Бу стандартка таяну язма форманың бердәмлеген тәэмин итә, орфографиядә тотрыклылык булдыра. Латин интерфейсын кую өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/ttlatin Кириллик интерфейс: https://t.me/setlanguage/tatar Хаталар турында безнең чатта хәбәр итәргә мөмкин: https://t.me/translation_tatar

Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен. Каюм Насыйри

Синең белән була торган вакыйгалар бары синең белән генә була. Беркем дә беркайчан да дөньяга синең күзләр белән карый, син күргәнне күрә, син аңлаганча аңлый алмый. Ошо

Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә, аның мәркәзе — КАЗАН, кыйбласы — ТАТАРСТАН. Салават Фәтхетдинов

Кайвакыт могҗизалар кешеләргә карар өчен килә...

Кешеләрнең күпчелеге ахмаклыкны хикмәттән өстен күрә, чөнки ахмаклык көлдерә, ә хикмәт моңсуландыра. Уильям Шекспир