Дөрес сүзгә җавап юк!
Відкрити в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Показати більше1 672
Підписники
-124 години
-67 днів
-730 днів
Архів дописів
Һәр сәламәт хатын-кыз бала таба ала, әмма бу әле "АНА" дигән бөек исемгә лаек була ала дигән сүз түгел.
Вакыт җил булып уйный, болытлар булып агыла. Ә күңелдә — өметне җуясы килмәгән тынлык.
Марсель Галиев
Мәктәптә безне "Әлеге мисалның чишелеше юк" дип язарга өйрәтәләр. Әмма тормыш чишелмәслек мәсьәләнең дә чишелешен таләп итә...
Бары тик кешенең гамәлләре генә аның нинди шәхес булуы һәм үзеңә карата мөнәсәбәте турында сөйли. Бары күзәтегез. Шул вакытта чынбарлыкны күрерсез.
Бернард Шоу
"ӘГӘР" — бу сүзне оныт. Тормыш — ул бүгенге көн. Бернинди "әгәр" дә, "бәлки" дә чынбарлыкны үзгәртә алмый. Бүгенге белән яшә!
Мөнәсәбәтләрдә авырлыклар чыкса, утырып сөйләшергә, таләп һәм теләкләрне тыныч кына аңлатырга, барысын да бергәләп үзгәртергә тырышырга кирәк, ә авырлыклардан куркып аерылышырга түгел. Идеаль мөнәсәбәтләр булмый.
Аракы — акчага, тәмәке — акчага, дискотека — акчага, зина — акчага... Тәмугъ — түләүле, баручы күп!
Иман — бушка, намаз — бушка, ураза — бушка! Җәннәт — бушка, ә баручы бик аз...
Балаларны тәрбияләмәгез. Алар барыбер сезнең кебек булачак. Үзегезне тәрбияләгез!
Инглиз мәкале
