Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 716
订阅者
无数据24 小时
-57 天
-1630 天
帖子存档
Әгәр кемдер синең өчен вакыты юк ди икән, бу бер генә нәрсәне аңлата – аңардан качарга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк качарга. Югыйсә, үз чиратыңны гомер буе көтәрсең.
Әгәр сиңа дәшмәү белән җавап бирсәләр, бу әле сиңа җавап бирмәделәр дигән сүз түгел.
Сократ
Элек халык якты бәхетле тормыш көтә иде, ә хәзер — моннан да начаррак булмасын ди.
Бер җиңелүдән соң түгел, йөз җиңелүдән соң да бирелергә ярамый.
Авраам Линкольн
Сиңа карата хисләре булганны сакла. Югыйсә, соңыннан синнән файда гына күргәне белән булырга туры килер.
Боб Марли
Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр.
Җәлил хəзрəт Фазлыев
Хатын-кызларны аңлап булмый. Хәтта тырышып карарга да кирәкми. Тик бу аларны яратырга кирәкми дигәнне аңлатмый. Аларның синең өчен никадәр мөһим булуларын бар көчеңне куеп күрсәтергә кирәкми дигән сүз түгел.
Николас Спаркс
Бер үк вакытта ике-өч кешене яратып булмый. Яратасың — берсен генә, калганнардан — файдаланасың.
Үзең теләгәнчә яшәү — эгоизм түгел. Эгоизм ул — башкалар син теләгәнчә уйларга һәм яшәргә тиеш булу.
现已上线!2025 年 Telegram 研究 — 年度关键洞察 
