es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 713
Suscriptores
Sin datos24 horas
-47 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Тормыш – аклы-каралы зебра түгел, ул – шахмат тактасы. Монда барысы да синең ничек йөрүеңнән тора.

Байлык, мөлкәт артыннан куарга кирәк түгел, үлгәч аның берсен дә үзең белән алып китә алмыйсың. Хәләл көч белән тапкан мал гына бәрәкәтле һәм файдалы.

Гөнаһка — үлем, ләкин гөнаһлы адәм яшәүгә лаек. Федор Плевако

Ялгышудан курыкмагыз. Әгәр ялгышкансыз икән инде, ялгышыгызны таный белегез һәм бүтән кабатламаска тырышыгыз.

Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли. Татар халык мәкале

Тормыш бик тиз үтә икән ул. Моны, ни кызганыч, картлык килеп, үлем ишек шакыгач кына аңлыйсың. Яшь, сәламәт чакта картлыкны, киләчәкне уйламыйсың.

Уңыш ул — әзерлекнең форсат белән очрашуыннан нәтиҗә. Сенека

Көченнән килгән кадәр тырышып та хата ясаучыны әрләргә кирәкми. Ричард Брэнсон

Бер ачудан коега ташланып була, аннан җиде кат ачу белән дә чыгып булмый.

Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт өчен ташламаячак.

Бар дөнья — сәхнә. Ирләр, хатын-кызлар — барысы да уенчылар гына. Чыгалар, кереп китәләр. Һәм бер үк кеше төрле рольләр уйный. Уильям Шекспир

Берүзең хыяллансаң, бары хыял гына. Бергә хыяллансагыз, чынбарлык. Джон Леннон

Әгәр сез уңышсызлыкка түзә алмасагыз, бернәрсәгә дә өйрәнмәссез. Эрик Рис

Ак эт бәласы кара эткә. Татар халык мәкале

Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер. Татар халык мәкале

Үз йөрәге әйткән дөреслекне игътибар белән тыңлаучы гына җиңүче була ала. Сильвестр Сталлоне

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Көне буе йөзеңдә елмаю белән йөрү өчен кайвакыт кадерле кешеңнән бары бер җылы сүз дә җитә.

Вакыт — иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул. Әмирхан Еники

Яраткан кешеңнән башка үткән секундлар — сәгать, яраткан кешең белән үткән сәгатьләр — секунд кебек.