Başqala
Открыть в Telegram
Başqala китапханәсенең татар телен өйрәнү һәм ныгыту өчен тг-каналы. Татар әдәбияты китапханәсе - https://www.baskala.com Телеграмда татарча интерфейс https://t.me/setlanguage/ttrsch Җаваплы - @allinem
Больше850
Подписчики
Нет данных24 часа
+47 дней
+930 дней
Архив постов
850
🎭 Дусларың белән театрга барырга сөйләшкәндә татарча нәрсә дияргә?
Әйдә, ике дусның әңгәмәсен укыйк.
Алинә: Сәлам! Бүген кичкә планың бармы?
Илнар: Әлегә юк. Нәрсә тәкъдим итәсең?
Алинә: Камал театрында яңа спектакль бара икән. Бергә барыйкмы?
Илнар: Бик теләп! Спектакль сәгать ничәдә башлана?
Алинә: Җидедә. Билетларны алырга гына кирәк.
Илнар: Яхшы! Театр янында алтынчы яртыда очрашабызмы?
Алинә: Ярый. Килештек. Күрешкәнче!
🌾Яңа гыйбарәләр:
・Нәрсә тәкъдим итәсең? — Что предлагаешь?
・Бергә барыйкмы? — Сходим вместе?
・Сәгать ничәдә башлана? — Во сколько начинается?
・Килештек! — Договорились!
#памятка
850
Тәэсир — впечатление, воздействие.
Бу сүзне спектакль, кеше, музыка, китап яки вакыйга турында сөйләгәндә кулланырга мөмкин.
Мисаллар:
🔹Спектакль миндә көчле тәэсир калдырды. — Спектакль оставил у меня сильное впечатление.
🔹Аның чыгышы тамашачыларга тәэсир итте. — Его выступление произвело впечатление на зрителей.
🔹Мин әле дә спектакль тәэсире астында. — Я всё ещё под впечатлением от спектакля.
💡 Истә калдыр: «тәэсир калдыру» — «производить впечатление» дигән мәгънәдә кулланыла.
#көнсүзе
850
Дөрес вариантны сайла / Выбери правильный вариант
«Тамашачылар актерларны ...»
850
Театрга барганда нинди сүзләр кирәк?
Спектакль карарга баруыңны күз алдыңа китер. Кулда — билет, залда — тамашачылар, ә сәхнәдә пәрдә ачылуын көтәләр. Театр турында татарча сөйләшү өчен, кирәкле сүзләрне өйрәник!
🎭 Театр сүзлеге:
・сәхнә — сцена
・пәрдә — занавес
・тамашачы — зритель
・тамаша залы — зрительный зал
・алкышлар — аплодисменты
Синең чират!
Театрга соңгы тапкыр кайчан бардың? Нинди спектакль карадың? Татарча бер-ике җөмлә белән язып калдыр.
#памятка
850
📆 АТНА СҮЗЛЕГЕ: ХИСЛӘР ҺӘМ ТОЙГЫЛАР
• аптырарга — удивляться, недоумевать;
• аптырау — недоумение;
• гаҗәпләнергә — удивляться;
• борчылырга — переживать, беспокоиться;
• оялырга — стесняться;
• сокланырга — восхищаться;
• үкенергә — сожалеть;
• канәгатьләнергә — быть довольным;
• ачуланырга — сердиться;
• кызганырга — жалеть;
• көнләшергә — завидовать;
• көләргә — смеяться;
• шатланырга — радоваться;
• хис — чувство;
• тойгы — ощущение;
• ләззәт — удовольствие;
• елмаю — улыбка;
• үпкә — обида;
• ярсу — раздражение;
• ачу — возмущение;
• буталчыклык — замешательство;
• дәрт — страсть;
• намус — совесть;
• оят — стыд;
• кайгы — горе;
• бушлык — пустота;
• теләк — желание;
• низаг — ссора;
• каһәр — проклятие.
#атнасүзлеге
