ru
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Открыть в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Больше
1 713
Подписчики
Нет данных24 часа
-37 дней
-1730 день
Архив постов
Үзебезне яхшы кешеләр һәм фикерләр белән чорнасак, тормыш яхшы якка үзгәрә башлый.

Сине яраткан кешедән көлү – иң түбән гамәл.

Чын мәхәббәт — бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. Франсуа де Ларошфуко

Ярату — башка берәүнең бәхетендә үз бәхетеңне табу ул. Готфрид Лейбниц

Әгәр кеше аклана икән, димәк син аның өчен кадерле.

Синең өчен идән генә булган әйбернең кемдер өчен түшәм булуын онытмаска кирәк. Илгиз Зәйниев

Канатсыз тугансың икән, аңа үсәргә комачаулама. Коко Шанель

Ышаныч һәм теләк булса, җиңү синең кулыңда!

Син үз хис-кичерешләрең өчен башкалар алдында гафу үтенергә тиеш түгел. Һәр хис — синең күңелең чагылышы.

Бу дөньяда гарантияләр юк. Бары мөмкинлекләр генә. Үзеңнекен кулдан ычкындырмаска тырыш.

Сине яратучы "бәләкәчеңне" кыерсытма.

Тормыш гел "бишле"ләрдән генә тормый. Моны иртәрәк аңлаган саен яхшырак.

12 сәгать түгел, ә баш белән эшләргә кирәк. Стив Джобс

Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма, гамәл кылгансың икән — үкенмә. Чыңгызхан

Кешене кыяфәте өчен түгел, ә сиңа карата мөнәсәбәте өчен ихтирам ит.

Бер үк сүзгә теләсәң — шатлык, теләсәң — кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Миргазиян Юныс

Артка карама — син анда булдың һәм күрәсен күрдең инде. Алга бар — анда кызыграк булачак!

Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр. Зөлфәт Хәким

Нәрсәгә дә булса лаекмы, юкмы — бары син үзең генә хәл итәсең!

Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — сәламәтлек. Мәкаль