Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 713
订阅者
无数据24 小时
-47 天
-1730 天
帖子存档
Синең өчен идән генә булган әйбернең кемдер өчен түшәм булуын онытмаска кирәк.
Илгиз Зәйниев
Син үз хис-кичерешләрең өчен башкалар алдында гафу үтенергә тиеш түгел. Һәр хис — синең күңелең чагылышы.
Бу дөньяда гарантияләр юк. Бары мөмкинлекләр генә. Үзеңнекен кулдан ычкындырмаска тырыш.
Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма, гамәл кылгансың икән — үкенмә.
Чыңгызхан
Бер үк сүзгә теләсәң — шатлык, теләсәң — кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була.
Миргазиян Юныс
Артка карама — син анда булдың һәм күрәсен күрдең инде. Алга бар — анда кызыграк булачак!
Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр.
Зөлфәт Хәким
Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә. Колагы ишетмәсә дә, йөрәге ишетә...
Ш. Хөсәенов
现已上线!2025 年 Telegram 研究 — 年度关键洞察 
