Дөрес сүзгә җавап юк!
Открыть в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Больше1 678
Подписчики
Нет данных24 часа
+47 дней
-630 дней
Архив постов
Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Бу инде — рухи тормышның бөтенлеге.
Мөхәммәт Мәһдиев
Ир-ат... Ат-ир... Безнең телебезгә генә хас нинди бөек мәгънә. Рухи һәм җисми бергәлек.
Марсель Галиев
Тидермә һи берәүгә син ачы тел,
Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.
Габдерәхим Утыз Имәни
Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,
Тыңлаучысы да сүз аңлаучысы зирәк булса.
Сәгыйть Рәмиев
Әйтер сүзең юклыкны сиздермәс өчен, озак сөйләргә туры килә.
Шәүкәт Галиев
Табигатьнең бөеклеге нидәме? Табигать һәрвакыт гүзәл. Хәтта ялангач, шыксыз, салкын, усал чагында да... Ул кызгануга мохтаҗ түгел. Ул яратуга гына мохтаҗ!
Галимҗан Гыйльманов
Иҗат кешесе кыска гомердә дә үзен раслап яки инкяр итеп өлгерә.
Шәүкәт Галиев
Гайбәтне, гадәттә, үзләре бозык кешеләр үзләреннән яхшырак кешеләр турында уйлап чыгарырга яраталар. Шуның белән алар, бер яктан, үзләреннән яхшырак кешеләрдән үч алалар, икенче яктан, үзләре гайбәттән читтә калалар.
Әхмәт Фәйзи
Тел ул - халыкның рухи дәвасы. Өлкән буын телне салмак олыгайтып яшәтсә, яшь буын телне санлаш яшәртә.
Марсель Галиев
Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет уты янды — ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган «ватан» кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар
кебек җансыз иде.
Нурулла Гариф
Туган як – әдипнең таяну ноктасы да, төп юнәлешен билгеләүче кыйбласы да.
Мөдәррис Вәлиев
