fa
Feedback

فریب کلاهبرداران را نخورید! تل‌متریو این کانال‌ها را شناسایی و برچسب‌گذاری می‌کند 👉 برای مشاهده برچسب، اشتراک تهیه کنید

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

رفتن به کانال در Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

نمایش بیشتر
1 676
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+17 روز
-930 روز
آرشیو پست ها
Тидермә һи берәүгә син ачы тел, Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл. Габдерәхим Утыз Имәни

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса, Тыңлаучысы да сүз аңлаучысы зирәк булса. Сәгыйть Рәмиев

Сүз документ түгел, эш кәгазенә теркәп булмый. Җәүдәт Дәрзаман

Мәңгелекнең тынычлыгын жуйганла Әйтелмәгән сүзләр. Факил Сафин

Әйтер сүзең юклыкны сиздермәс өчен, озак сөйләргә туры килә. Шәүкәт Галиев

Туган телең үзе Олы бер фән ул. Клара Булатова

Табигатьнең бөеклеге нидәме? Табигать һәрвакыт гүзәл. Хәтта ялангач, шыксыз, салкын, усал чагында да... Ул кызгануга мохтаҗ түгел. Ул яратуга гына мохтаҗ! Галимҗан Гыйльманов

Иҗат кешесе кыска гомердә дә үзен раслап яки инкяр итеп өлгерә. Шәүкәт Галиев

Гайбәтне, гадәттә, үзләре бозык кешеләр үзләреннән яхшырак кешеләр турында уйлап чыгарырга яраталар. Шуның белән алар, бер яктан, үзләреннән яхшырак кешеләрдән үч алалар, икенче яктан, үзләре гайбәттән читтә калалар. Әхмәт Фәйзи

Су да бер тулгач таша.

Дәүләтле халыкның гына тарихы бар... Мөхәммәт Мирза

Әйткән сүз, үткән гомер — агып киткән су мисалында. Ризаэтдин Фәхреддин

Тыңласыннар дисәң, аз сөйлә, Ишетсеннәр дисәң — кычкырма... Шәүкәт Галиев

Тел ул - халыкның рухи дәвасы. Өлкән буын телне салмак олыгайтып яшәтсә, яшь буын телне санлаш яшәртә. Марсель Галиев

Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет уты янды — ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган «ватан» кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз иде. Нурулла Гариф

Мәзәк аңламаган кешегә юморист тәртип бозучы булып күренә. Шәүкәт Галиев

Туган як – әдипнең таяну ноктасы да, төп юнәлешен билгеләүче кыйбласы да. Мөдәррис Вәлиев

Сүздән ботка пешереп була — ашап булмый. Мөхәммәт Мирза

Табигать тудырган бөтен тереклек ияләре яшәргә хаклы. Алар бер-берсенә шулкадәр бәйләнгән һәм булышып яшиләр, кайсын гына юк итсәң дә, табигатька зыян килә. Ә бу исә соңыннан кешеләрнең үзләренә үк зарар китерә башлый. Заһид Фәйзи

Саксыз сүз — агулы хәнҗәр! Габдрахман Әпсәләмов