Диния Нәзарәте
رفتن به کانال در Telegram
ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: dum.rt@tatar.ru
نمایش بیشتر1 390
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+67 روز
+130 روز
در حال بارگذاری دادهها
کانالهای مشابه
ابر برچسبها
هیچ دادهای
مشکلی وجود دارد؟ لطفاً صفحه را تازه کنید یا با مدیر پشتیبانی ما تماس بگیرید.
اشارات ورودی و خروجی
---
---
---
---
---
---
جذب مشترکین
اکتبر '26اکتبر '26
اکتبر '26
+11
در 2 کانالها
سپتامبر '26
+5
در 6 کانالها
Get PRO
اوت '26
+4
در 5 کانالها
Get PRO
ژوئیه '26
+7
در 3 کانالها
Get PRO
ژوئن '26
+12
در 6 کانالها
Get PRO
مه '26
+14
در 8 کانالها
Get PRO
آوریل '26
+3
در 3 کانالها
Get PRO
مارس '26
+13
در 7 کانالها
Get PRO
فوریه '26
+81
در 12 کانالها
Get PRO
ژانویه '26
+18
در 5 کانالها
Get PRO
دسامبر '25
+20
در 6 کانالها
Get PRO
نوامبر '25
+26
در 4 کانالها
Get PRO
اکتبر '25
+20
در 7 کانالها
Get PRO
سپتامبر '25
+19
در 4 کانالها
Get PRO
اوت '25
+16
در 5 کانالها
Get PRO
ژوئیه '25
+11
در 4 کانالها
Get PRO
ژوئن '25
+15
در 9 کانالها
Get PRO
مه '25
+28
در 11 کانالها
Get PRO
آوریل '25
+15
در 5 کانالها
Get PRO
مارس '25
+53
در 3 کانالها
Get PRO
فوریه '25
+62
در 5 کانالها
Get PRO
ژانویه '25
+48
در 2 کانالها
Get PRO
دسامبر '24
+48
در 7 کانالها
Get PRO
نوامبر '24
+95
در 3 کانالها
Get PRO
اکتبر '24
+66
در 5 کانالها
Get PRO
سپتامبر '24
+62
در 3 کانالها
Get PRO
اوت '24
+282
در 2 کانالها
Get PRO
ژوئیه '24
+244
در 2 کانالها
Get PRO
ژوئن '24
+33
در 6 کانالها
Get PRO
مه '24
+41
در 5 کانالها
Get PRO
آوریل '24
+75
در 11 کانالها
Get PRO
مارس '24
+103
در 11 کانالها
Get PRO
فوریه '24
+100
در 12 کانالها
Get PRO
ژانویه '24
+51
در 4 کانالها
Get PRO
دسامبر '23
+37
در 7 کانالها
Get PRO
نوامبر '23
+8
در 5 کانالها
Get PRO
اکتبر '23
+19
در 6 کانالها
Get PRO
سپتامبر '23
+667
در 0 کانالها
Get PRO
اوت '23
+13
در 0 کانالها
Get PRO
ژوئیه '23
+15
در 0 کانالها
Get PRO
ژوئن '23
+17
در 0 کانالها
Get PRO
مه '23
+15
در 0 کانالها
Get PRO
آوریل '23
+26
در 0 کانالها
Get PRO
مارس '23
+39
در 0 کانالها
Get PRO
فوریه '23
+47
در 0 کانالها
Get PRO
ژانویه '23
+24
در 0 کانالها
Get PRO
دسامبر '22
+40
در 0 کانالها
Get PRO
نوامبر '22
+13
در 0 کانالها
Get PRO
اکتبر '22
+16
در 0 کانالها
Get PRO
سپتامبر '22
+18
در 0 کانالها
Get PRO
اوت '22
+9
در 0 کانالها
Get PRO
ژوئیه '22
+25
در 0 کانالها
Get PRO
ژوئن '22
+29
در 0 کانالها
Get PRO
مه '22
+81
در 0 کانالها
Get PRO
آوریل '22
+187
در 0 کانالها
Get PRO
مارس '22
+219
در 0 کانالها
| تاریخ | رشد مشترکین | اشارات | کانالها | |
| 25 اکتبر | +2 | |||
| 24 اکتبر | 0 | |||
| 23 اکتبر | +1 | |||
| 22 اکتبر | +1 | |||
| 21 اکتبر | 0 | |||
| 20 اکتبر | +1 | |||
| 19 اکتبر | +2 | |||
| 18 اکتبر | +2 | |||
| 17 اکتبر | 0 | |||
| 16 اکتبر | 0 | |||
| 15 اکتبر | 0 | |||
| 14 اکتبر | 0 | |||
| 13 اکتبر | 0 | |||
| 12 اکتبر | 0 | |||
| 11 اکتبر | 0 | |||
| 10 اکتبر | 0 | |||
| 09 اکتبر | +1 | |||
| 08 اکتبر | +1 | |||
| 07 اکتبر | 0 | |||
| 06 اکتبر | 0 | |||
| 05 اکتبر | 0 | |||
| 04 اکتبر | 0 | |||
| 03 اکتبر | 0 | |||
| 02 اکتبر | 0 | |||
| 01 اکتبر | 0 |
پستهای کانال
+9
🕌Калмаш авылы мәчетендә Тукай мөхтәсибәте имамнарының җыелышы үтте.
🗣️Җыелышта башкарылган эшләргә йомгак ясалды, мөхтәсибәт эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу узды, киләчәккә бурычлар, дини һәм иҗтимагый чаралар планы төзелде.
🙏Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Имамнар гуманитар һәм хәйрия эшчәнлеген үстерү буенча фикер алышты: ярдәм җыю һәм аны җибәрүне оештыру, шулай ук сугышчыларга һәм аларның якыннарына рухи һәм әхлакый ярдәм күрсәтү һ.б.
✨Очрашу кысаларында район имам-хатыйбларына шәһадәтнамәләр тапшырылды.
📸: Тукай мөхтәсибәте.
| 2 | 20-22 октябрьдә Мәскәүдә "Дин һәм тынычлык: халыкларның бердәмлеге - хезмәтнең күптөрлелегендә" XII Мәскәү Халыкара форумы узды. Чараны РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә "Христиан дөньясы" Берлеге оештырды. Форумның дискуссия мәйданчыкларында гуманитар һәм белем бирү программалары, җәмгыятькә файдалы хезмәт, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмаларның гражданнар арасында татулыкны һәм динара тынычлыкны ныгытудагы роле турында фикер алыштылар. Җыелыш эшендә Мисыр, Судан, Ливан, Эфиопия, Греция, Грузия, Белоруссия, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, Кытай, Сүрия һәм башка илләрдән делегатлар катнашты.
Форум кунаклары арасында шулай ук Татарстан Мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов та бар иде. Ул чарада катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм "Казан - диннәр һәм мәдәниятләр диалогы үзәге" темасына чыгыш ясады. Салих хәзрәт Татарстанда дус һәм тату яшәү традицияләре турында сөйләде. | 50 |
| 3 | Әлбир хәзрәт Кргановка Нәзарәтнең югары бүләге тапшырылды
10 октябрьдә Россиянең танылган мөселман эшлеклесе, "Россия мөселманнары Дини җыены" ҮДО башлыгы, мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу дата уңаеннан Мөфтигә Татарстан Диния нәзарәтенең югары бүләге - Мәрҗани Ордены медале тапшырылды. Бүләкне Әлбир хәзрәт Кргановка Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов тапшырды. Ул юбилярга Камил хәзрәтнең җылы котлауларын һәм теләкләрен җиткерде, Татарстан Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек һәм дустанә мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт әйтте.
Әлбир хәзрәт Кргановка медаль татар халкының милли-дини кыйммәтләрен саклауга өлеш кертүе һәм ислам үсешенә күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырылды. | 53 |
| 4 | 🕌“Шәкертләр, чалмагызның аклыгын, күңелегезнең пакьлеген гомер буе саклагыз!” – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә “Чалма бәйрәме” узды.
📚🎓Заманында шәкертләргә чалма чорнау осталыгын Татарстанның элекке Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов өйрәткән.Бу өлкәдә аның иң оста шәкерте Тимур хәзрәт Ибраһимов була – хәзер ул үзе шәкертләргә бу һөнәрне өйрәтә.
📖Җәлил хәзрәт шәкертләргә үгет-нәсыйхәтен җиткерде. Ул пәйгамбәребезнең ﷺ һәрвакыт чалма киеп йөргәнен, аны бик аерым очракларда гына салганын искә төшерде.
🤲🌙Бәйрәм ахырында мәдрәсәнең беренче курс шәкертләренә тантаналы рәвештә чалма кидерделәр. Хәзер алар имам буларак намаз укытканда, җомга хөтбәсе һәм вәгазь сөйләгәндә үз чалмаларын киячәк. Бу – мәдрәсәдәге уку-укыту барышына күптән кергән.
📸: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсә. | 63 |
| 5 | Мөфти Камил хәзрәт РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин белән очрашты.
Җитәкчеләр халыкның финанс белемен күтәрү һәм ислам (партнёрлык) финанс продуктларын үстерү буенча хезмәттәшлек алып бару хакында фикер алышты. | 58 |
| 6 | 27-31 октябрьдә Казанда чит илләр катнашында «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» III Бөтенроссия симпозиумы уза
Оештыручылар – РИИ, Нәзарәт һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды
Симпозиумда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәрен, дин әһелләрен, халыкара ислам мәгариф үзәкләре һәм хакимият вәкилләре – барлыгы 700 дән артык кеше катнаша
Симпозиум программасында:
✔27 октябрь – Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы
✔28 октябрь – Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы
✔29-31 октябрь – Теология, филология һәм журналистика буенча тематик конференцияләр
📣📣ММЧ вәкилләрен Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумына теркәү башланды:
📌☎ 8 927 416 60 10 (Илдар Таҗиев).
📌Форум10:00 да «Корстон-Казан» бинасында башлана (Ершов ур., 1а). | 55 |
| 7 | Бүген – изге җомга көне. Изге гамәлләр кылу зур әһәмияткә ия дигән сүз.
Безнең ярдәмне Чистай мөхтәсибәтеннән хөрмәтле имам Илфак хәзрәт Зөлкарнәев көтә, ул 2023нче елда мобилизацияләнгән һәм әле дә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен дәвам итә.
Акчаларны Т-Банк картасына, «Нива на СВО» сүзләрен язып шушы номер аша күчерергә мөмкин: +7 950 321 76 50
Аллаһ Раббыбыз Илфак хәзрәтне һәм барлык хәрбиләрне дошманнан сакласын, мөмкин кадәр тизрәк өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп итсен. Әмин. | 64 |
| 8 | 💫Мөфти Камил хәзрәт Иранның Казандагы Баш консулы Мөхәммәд Босраи белән күреште.
🇮🇷🇷🇺Кунак Иран белән Россия хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсен, шулай ук Татарстан белән элемтәләрнең актив үсешен билгеләп үтте – моңа ике ил халыкларының уртак мәдәни, дини һәм тарихи нигезләре ярдәм итә.🌍✨
📖Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Татарстанда ислам үсеше һәм татар халкының бай дини мирасы турында сөйләде.
💼Очрашу кысаларында хәләл индустрия һәм ислам банкингы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.
🎁Камил хәзрәт консулга кулъязма Коръән бүләк итте. | 65 |
| 9 | 🌙Бүген Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиада үтте.🎉
🌍Олимпиадада Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары һәм 15 ил: БДБ, Төркия, Пакьстан, Һиндстан, Малайзия һәм Индонезия вәкилләре катнашты. Ярышка беренче тапкыр Сербия, Босния һәм Герцеговина, Көньяк Африка Республикасы командалары кушылды🤝.
Катнашучылар дүрт номинациядә белемнәрен сынады:
🔸“Ислам нигезләре”;
🔸“Гарәп теле”;
🔸“Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)”;
🔸“Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе).
☪🇷🇺Җиңүчеләр арасында – Казан студенты да бар: КИУдан Җәлолиддин Әхмәдов “Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)” номинациясендә 2нче урын алды.
🌙🎁Моннан тыш, призлы урыннар алу өчен баллары җитмәгән, төрле илләрдән килгән студентларга Татарстан Мөфтие, РИИ ректоры һәм Казан Мэриясенең махсус бүләкләре тапшырылды.
📍Җиңүчеләрнең тулы исемлеге биредә.
📸: Россия ислам институты матбугат хезмәте. | 72 |
| 10 | Камил хәзрәт «Вена дискуссияләре»ндә Татарстанны һәм динара татулыкны саклау буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
✔«Вена дискуссияләре» бүген РФнең Европадагы Иминлек һәм хезмәттәшлек буенча оешмасы (ОБСЕ) каршындагы Даими Вәкиллеге башлангычы белән көн дәвамында уза
💫💫Мөфти «Диннәргә каршылык белән көрәш» дигән эш сессиясе кысаларында чыгыш ясады. Ул халыкларның дус һәм тату яшәвенең республикадагы социаль тотрыклылыкны ныгытуын, ә дини факторның ислам дөньясы белән гуманитар, мәдәни элемтәләрне киңәйтү һәм хәтта икътисади үсеш өчен хикмәт белән кулланылуы турында сөйләде.
«Республика җитәкчелегенең дини оешмалар – Диния нәзарәте һәм Митрополия белән уникаль хезмәттәшлеге аркасында төрле дин тотучылар дус һәм тату яши. Бу тотрыклы хезмәттәшлек моделе хакимиятнең ислам һәм православиегә, шулай ук башка диннәргә карата тигез мөнәсәбәтенә нигезләнә. Республика җитәкчелегенең динара татулыкны ныгытуга кагылышлы күпчелек карарлары мөһим мәгънәләргә ия һәм төрле милләт вәкилләренең дустанә яшәү рухы белән сугарылган. Бездә дини объектлар хакимият ярдәме белән мөселманнар өчен дә, православие динендәгеләр өчен дә бер үк вакытта төзелә. Шулай итеп, татар халкының рухи бишеге – борынгы Болгар шәһәре һәм православие энҗесе – Зөя шәһәре торгызыла; “Кол Шәриф” мәчете төзелә, янәшәдә – берничә адымда гына Благовещение соборы реставрацияләнә; Болгар ислам академиясе һәм Казан иконасы соборы төзелә, хәзер Җәмигъ мәчете төзелә башлый һәм Петропавел соборы торгызыла».
✔«Диннәргә каршылык белән көрәш» эш сессиясен РФ Тышкы эшләр министрының дин тоту хокукы белән бәйле өлкәдә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Махсус вәкиле Михаил Мелех алып барды. | 65 |
| 11 | بدون متن... | 62 |
| 12 | 🕌Казанда беренче тапкыр “Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы” халыкара студентлар форумы ачылды!
✨Әлеге чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында уза.
🤝Оештыручылар – “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед ис. гуманитар фәннәр университеты белән берлектә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Россия ислам институты.
🌍Форумда дөньяның 17 иленнән: 🇷🇺Россия, 🇺🇿Үзбәкстан, 🇰🇿Казахстан, 🇰🇬Кыргызстан, 🇹🇯Таҗикстан, 🇹🇷Төркия, 🇲🇾Малайзия, 🇮🇩Индонезия, 🇶🇦Катар, 🇴🇲Оман, 🇸🇾Сурия, 🇵🇰Пакьстан, 🇮🇳Һиндстан, 🇰🇼Күвәйт, 🇧🇦Босния һәм Герцеговина, 🇷🇸Сербия, 🇿🇦Көньяк Африка Республикасыннан студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар катнаша.
📖Ачылышта шәрәфле кунаклар чыгыш ясады: ТР Премьер‑министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды вәкиле Алексей Петров, Мөхәммәд бен Зәйед ис. гуманитар фәннәр университетының фәнни тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Мәрьям әл-Калбәни һ.б.
📚Форум программасында – “Диалог нигезе буларак гомуми кыйммәтләр” пленар дискуссиясе, “Минем илдә мәдәниятләр диалогы” воркшопы, яшьләр башлангычлары, мәдәният, медиа, белемнәрне алмашу буенча түгәрәк өстәлләр, шулай ук югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзалау.
📚Форумның мөһим өлеше – ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиада🎓
Тиздән нәтиҗәләрен игълан итәбез!🔔 | 57 |
| 13 | بدون متن... | 60 |
| 14 | Чистайның «Камалия» үсеш үзәгендә «Һәм болар барысы да безнең хакта» дип исемләнгән социаль ярминкә узды.
Оештыручылар – ТР Иҗтимагый палатасы, Республика ресурслар үзәге һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүче «Бердәмлек» ресурслар үзәге оештырды.
💫💫Чарада имам-мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм район мөселманнары актив катнашты 🕌.
✅✅Республика ресурслар үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина Чистай мөхтәсибәтенең социаль башлангычларын югары бәяләде, аларның эш тәҗрибәсе игътибарга лаек булуын билгеләп үтте 🪩.
🤝🤝 Чара коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый башлангычлар вәкилләрен берләштерә, тәҗрибә уртаклашырга, уңышлы проектлар белән танышырга мөмкинлек бирә. | 78 |
| 15 | 🕌Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәт “Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы” халыкара студентлар форумының шәрәфле кунаклары белән очрашты.
🎓Алар – Оманнан, Суриядән, Күвәйттән, Катардан һәм Пакьстаннан – югары уку йортлары җитәкчеләре, мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр.
📖Очрашу барышында Камил хәзрәт Татарстанда ислам тарихы һәм Нәзарәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде:
🔹Коръән өйрәнү һәм бастыру: хафизлар әзерләү, мүсхәфләр бастыру, мәгънәви тәрҗемәләр бастыру;
🔹дини мирасны саклау: күренекле татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнү һәм кабаттан нәшер итү;
🔹яшьләр сәясәте: Нәзарәттә даими рәвештә лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, форумнар, бәйгеләр, олимпиадалар һәм спорт чаралары үткәрелә – болар барысы да яшь буында тотрыклы әхлакый сыйфатлар формалаштырырга ярдәм итә;
🔹нәшрият һәм медиа-эшчәнлек: “Хозур” нәшрият йорты дини хезмәтләр, уку әсбаплары, балалар өчен һәм популяр әдәбият чыгара, илебезнең 20 төбәгендә “Хозур ТВ” мөселман телеканалы күрсәтә.
🤲Кунаклар шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булды, уку барышы белән танышты һәм шәкертләр белән аралашты.
📚Мөфти Камил хәзрәт һәр кунакка Казан кулъязма Коръәнен тапшырды. | 70 |
| 16 | بدون متن... | 68 |
| 17 | 💡Татарстан мөфтияте “Хозур” нәшрият йортының Islam Today мәгълүмат агентлыгы иҗат коллективы «Многоликая Россия» XVII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә “ТР массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту” номинациясендә I урын яулады!👏
🌍🤝Быел бәйгегә илебезнең 54 төбәгеннән 252 гариза тапшырылган, ә тәкъдим ителгән эшләрнең гомуми саны 1133кә җиткән.
💐✨Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10-12нче ноябрьдә Казанда узачак «Күптөрлелектә бердәмлек» XI милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы кысаларында узачак.
“Многоликая Россия” бәйгесе күп еллар дәвамында Россия халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи‑әхлакый кыйммәтләрен яктыртучы журналистлар өчен мөһим мәйданчык булып тора. Ул төрле форматларны берләштерә – вакытлы матбугат басмаларыннан алып теле‑ һәм радиоконтентны да кертеп, заманча интернет материалларына кадәр.📖🎬📻💻
📸“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы материаллары һәм фотосы файдаланылды. | 70 |
| 18 | Мөфти Пермь краенда эш сәфәрендә: ул Гамово авылындагы балигъ булмаганнар колониясендә һәм «Алмуш» Җәмигъ мәчетендә булды
Делегациягә шулай ук Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм-Помощь» ГХФ советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Альберт Шәмсунов, Татарстандагы идарәнең Иҗтимагый советы рәисе Александр Даренков, Пермь краеның Иҗтимагый күзәтү комиссиясе секретаре Васыйл Миндубаев, Татарстандагы идарәнең Иҗтимагый советы һәм ТР Җәмәгать күзәтчелеге комиссиясе әгъзасы Илья Мартьянов керде. Татарстан кунакларын шулай ук Пермь крае Мөфтие Әнвәр хәзрәт Аблаев озатып йөрде.
✔Камил хәзрәт Пермь тәрбия колониясендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты, вәгазь сөйләде һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирде 📚
✔Моннан тыш, Татарстан делегациясе әгъзалары аларга ачык дәрес уздырды һәм мөһим нәрсәләр турында сөйләште, Татарстан яшүсмерләре белән аерым аралашты.
✔Делегация әгъзалары колониянең инфраструктурасын – торак корпуслар, ашханә, хастаханә, мәктәп һәм училище, клуб, спорт мәйданчыклары, психолог белән шөгыльләнү бүлмәләрен карады. Колония җитәкчелеге белән эшлекле очрашу да булды.
🕌 Шулай ук Мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев Камил хәзрәткә «Алмуш» Җәмигъ мәчетен күрсәтте, тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. | 75 |
| 19 | بدون متن... | 75 |
| 20 | بدون متن... | 79 |
