cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

Диния Нәзарәте

ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: [email protected]

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
1 034
Obunachilar
+124 soatlar
+77 kunlar
+1230 kunlar

Ma'lumot yuklanmoqda...

Obunachilar o'sish tezligi

Ma'lumot yuklanmoqda...

📸Сезнең игътибарыгызга бүген Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында узган “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясеннән берничә фото тәкъдим итәбез. 📚 Җыен барышында авылның барлыкка килүе һәм биредә яшәүче халык тарихы, авыр елларда мәчетләрне торгызу, татар телен һәм мәдәниятен саклау хакында чыгышлар яңгырады. ☪️ Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылының имамы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. ✅ 2024нче елның 13нче июлендә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тула.
Hammasini ko'rsatish...
4
Photo unavailableShow in Telegram
🌙 19нчы июль көнне Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. 📍Иртәнге сәг. 08.00-дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак. 🤲 📍Аннары Апанай мәдрәсәсендә “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. 👨🎓 Җыелышта фән эшлеклеләре, татар зыялылары һәм хәзрәтләр катнашачак. 📍Шулай ук хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Гакыйдә ән-Нәсәфия” китабын тәкъдим итү чарасы узачак 📚 ☎️Белешмәләр өчен: 89867157452 (Гөлнирә Габдрахманова).
Hammasini ko'rsatish...
7
💫 Рәхим итегез: XVII Мөселман балалар Сабан туе! 👶👧🧒 Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештыручылар бай эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләде. 📍 Кайда: Бөрбаш авылы (Балтач районы). 📍 Кайчан: 14нче июльдә (якшәмбе). 📍 Сәгать ничәдә: 10.00. 📍 Катнашучылар саны: 4-5 мең. ☪ Дресс-код: ир-атлар – түбәтәйдән, ә хатын-кызлар – яулыктан. 🌙 Сабан туеның үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. ⛳️ Уеннар: йөгерү (кызлар һәм малайлар арасында) 🏃, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б. 🤼 Сабан туеның төп бизәге – татарча көрәш. Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында скутер🛵 уйнатылачак. Элемтә өчен: 📱+7 927 032-68-26 (WhatsApp).
Hammasini ko'rsatish...
5👍 1
🕌 Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды 🌲🪵⛺️ Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23нче июньнән 11нче июльгә кадәр балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары узды. “Туган як” профильле сменасы кысаларында “Заря” лагеренда 155 бала ял итте, алар саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алды. Мөгаллимнәр балаларга татар халкының олуг шәхесләре, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук туган якның бай тарихы һәм табигате турында сөйләде. “Туган як” сменасы программасы балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә нигезләнгән иде. 📚📖 Чүпрәле мөхтәсибәтендә 1-10нчы июль көннәрендә Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары узды. “Мәрҗән” балаларга дини тәрбия бирү үзәгендә үсеп килүче буын ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, шулай ук мөгаллимәләр Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова һәм Наимә Ханбикова җитәкчелегендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде. Балалар төрле оешмаларга һәм район паркларына экскурсиягә чыкты.
Hammasini ko'rsatish...
👍 6
Photo unavailableShow in Telegram
‼️ “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясе ‼️ 🕌 Оештыручылар: Чүпрәле районы хакимияте ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чүпрәле мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Вәлиулла Хәсәновның нәсел дәвамчылары. 🗓️ Кайчан: 13нче июльдә. 🏛️ Кайда: Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында. ✨ Сәгать ничәдә: 9.00-дә. 🔹 Программада: танылган шәхесләрнең каберләрен зиярәт итү, “Вәлиулла чишмәсе” суыннан авыз итү, өйлә намазы, фәнни конференция утырышында катнашу. 📚 Җыен барышында авылның барлыкка килүе һәм биредә яшәүче халык тарихы, авыр елларда мәчетләрне торгызу, татар телен һәм мәдәниятен саклау хакында чыгышлар булачак. ☪️ Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – күренекле шәхес һәм Яңа Ишле авылының имамы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. ✅ 2024нче елның 13нче июлендә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тула.
Hammasini ko'rsatish...
👍 7
🕌Чүпрәле районы Каракитә авылы мәчетенә – 30 ел! 🌙Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан биредә корбан ашы үткәрделәр: барлыгы 108 ир-ат һәм 94 хатын-кыз катнашты. 📍Каракитә авылы мәчете рәсми рәвештә 1994нче елның 4нче июлендә ачылган, башта Фатих хәзрәт Азизов, аннары Фәрдәр хәзрәт Хөсәенов имамлык иткән (алар хәзер мәрхүм). 📍Бүгенге көндә имам булып Дамир хәзрәт Идрисов хезмәт итә. ✅Мәчет 110 кешегә исәпләнгән һәм биредә намаз уку һәм дини чаралар үткәрү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Бина тышкы яктан утлар белән бизәлгән.
Hammasini ko'rsatish...
6👍 3🥰 1
Photo unavailableShow in Telegram
⚡️ Хәзер Россиядә Halal Card тарафыннан хәләл кэшбэк алып була! 📍 “Хәләл кэшбэк” – маркетинг программасы, ул банк картасы белән түләнгән сатып алу чыгымнарының бер өлешен кире кайтару мөмкинлеген бирә. ✅ Продукт Россия ислам институтында эшләнгән һәм Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган. ✅ Мөфти Камил хәзрәт Halal Card проектына нигез салучылар – Ислам Әхмәтшин һәм Тимур Хәкимовка яңа ислам финанс продуктының шәригать нормаларына туры килү документын тапшырды. 📍Halal Card шулай ук: – товарлар һәм автомобильләр алганда өлешләп түләү (рассрочка); – ислам хокукы нормалары буенча эшләүче тупланма пенсия һәм инвестиция продуктлары эшләнүе турында хәбәр итә. 📍 “сәдака тартмалары” тәкъдим итә – бу тиз арада сәдака күчерү мөмкинлеге бирүче җайланмалар дигән сүз. Әлеге җиһазларны мәчетләрдә, сәүдә үзәкләрендә һ.б. җәмәгать урыннарында урнаштыру ниятләнә.
Hammasini ko'rsatish...
👍 5 1
Photo unavailableShow in Telegram
⚡️ Ак Барс Банкының чираттагы продукты – лизинг оешмаларын финанслау! Ул ышанычлы идарә итү моделенә (мүдәрабә) нигезләнгән. 🏦💳Банк – инвестор ролендә, ә лизинг оешмасы идарәче ролендә була. Алар арасындагы табыш алдан килешкән өлешләргә бүленә. ✅ Продукт Россия ислам институтында эшләнгән һәм Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган. ✅ Мөфти Камил хәзрәт Ак Барс Банкының Ислам банкингы үзәге директоры Марат Садриевка яңа ислам финанс продуктының шәригать нормаларына туры килү документын тапшырды.
Hammasini ko'rsatish...
👍 5 1
Photo unavailableShow in Telegram
Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продукты👌 💳🪙 Эквайринг/СБП! ✅ Хәзер эшмәкәрләр шәригать стандартлары буенча СБП QR-коды буенча кәгазь акчасыз (“безнал”) түләүләр һәм акча күчерүләр кабул итү мөмкинлегенә ия. Шулай ук эшчәнлеге шәригать нормаларына каршы килмәгән эквайрингка тоташу мөмкинлеге бар. Эквайрингны тоташтыру өчен Ак Барс Банкында түләүләр кабул итә торган ислам хисап счетын бушлай ачу җитә. Акча көненә ике тапкыр бушлай күчерелә. ✅ Продукт Россия ислам институтында эшләнгән һәм Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган. ✅ Мөфти Камил хәзрәт Ак Барс Банкының ваклап сату продуктларын үстерү буенча директоры Сергей Полянскийга продуктның шәригать нормаларына туры килү документын тапшырды.
Hammasini ko'rsatish...
3👍 2
‼️Мөселман кардәшләребез өчен өч яхшы хәбәр бар‼️👇
Hammasini ko'rsatish...
2
Boshqa reja tanlang

Joriy rejangiz faqat 5 ta kanal uchun analitika imkoniyatini beradi. Ko'proq olish uchun, iltimos, boshqa reja tanlang.