Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 718
مشترکین
-224 ساعت
-57 روز
-1530 روز
آرشیو پست ها
Кыз тәрбия кылу угыл тәрбия кылу түгел: угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми.
Гаяз Исхакый
Һәрбер яшәгән көннән гыйбрәт алып, Ходайга рәхмәт әйтеп яшә! Зарланма тормыштан бер дә, ул шундый авыр, катлаулы нәрсә инде. Булганына, барына шөкер итеп яшә!
Беркайчан да кешенең узган гомереннән көлмә, чөнки үз киләчәгеңне син белмисең!
Аллаһы Тәгалә башта кешене сынап карый да, аннан сабыр иткәннәрне юмарт итеп бүләкли.
Кеше белән кеше арасын ике нәрсә боза: берсе — ялган, икенчесе — дөреслек.
Кешегә күпме яхшылык эшләп тә, ул аны күрмәскә, кадерен белмәскә мөмкин. Ә менә әгәр дә ялгышып булса да бер начарлык кылсаң, син инде аңа гомерлек дошман булып кала аласың...
Бөек кешенең ике йөрәге бар: берсе газап чигә, икенчесе өметләнә.
Хәлил Җөбран
Әгәр Аллаһ сине бәхетле итәргә теләсә, иң авыр юл буенча җибәрә. Чөнки бәхеткә җиңел юллар булмый.
Иң саф һәм эчкерсез күзләр — балаларда. Аларда усаллык, ялган һәм нәфрәт юк.
Әгәр халык үз мәдәниятеннән аерылып чыкса, ул таркалачак һәм этнос буларак яшәвеннән туктаячак.
Гаяз Исхакый
Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
