Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 676
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+17 أيام
-530 أيام
أرشيف المشاركات
Мәхәббәт өч ел яшәми. Мәхәббәт өч көн дә яшәми. Ике йөрәк күпме теләсә, шул кадәр яши.
Тинчурин театрында сәхнәләндереләчәк «Хыял артыннан» спектакленә ике кешелек билет уйнатабыз!
Конкурс шартлары бик гади һәм җиңел:
🌟 Матур сүз
🌟 Дөрес сүзгә җавап юк
🐆 Тинчурин театры
каналларына язылырга да, "Катнашам" төймәсенә басып, нәтиҗәләрне көтәргә.
Җиңүчене очраклы рәвештә сайлый торган бот ярдәмендә 1 нче декабрьдә белербез!
Спектакль 3 нче декабрь 18:30 сәгатьтә куела.
Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...
Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт.
Фирдәвес Зариф
Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер.
Мөхәммәт Мәһдиев
Үз фикереңне үткәрергә тырыш. Бәхәскә кер, якла: ләкин аны көчләп башкаларга бөти итеп такма!
Нури Арсланов
Вакытында әйтелгән сүз генә асыл. Алда әйтелсә — көлке, соңга калса — төссез.
Факил Сафин
Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!
Каюм Насыйри
Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, "Мин — татар!" дип лаф оруыңнан ни файда?!
Ләбиб Лерон
Барлык ябык ишеккә дә шакырга һәм барлык ачык ишеккә дә керергә кирәкмәгәнен яшь барган саен аңлыйсың...
