Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 678
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+47 روز
-530 روز
آرشیو پست ها
Иң саф һәм эчкерсез күзләр — балаларда. Аларда усаллык, ялган һәм нәфрәт юк.
Әгәр халык үз мәдәниятеннән аерылып чыкса, ул таркалачак һәм этнос буларак яшәвеннән туктаячак.
Гаяз Исхакый
Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.
Бел: сиңа киләсе булмаган әйбер сиңа килмәс, сиңа киләсе әйбер сине әйләнеп узмас.
Хәдис
Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкабыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр.
Гаяз Исхакый
Уңыш казанырга омтылма, тормышыңның мәгънәсе булуга омтыл.
Альберт Эйнштейн
Ир-атның байлыгы түгел, зирәклеге мөһим. Хатын-кызның матурлыгы түгел, тугрылыгы мөһим. Дусның буш сүзләре түгел, яхшылыгы мөһим. Сөйгәнеңнең таләпләре түгел, түземлеге мөһим. Тәннең зифалыгы түгел, сәламәтлеге мөһим. Сүзнең кем тарафыннан һәм ничек әйтелүе түгел, мәгънә тирәнлеге мөһим.
Хыянәтчегә кайтырга ярамый. Ярамый! Терсәгеңне тешлә, туфракны чәйнә, тик кайчан да булса хыянәт иткән урынга кайтма.
Жан Рено
Сиңа беркем дә дус түгел, сиңа беркем дә дошман түгел, ләкин һәрбер кеше сиңа укытучы.
Сократ
Яшенле яңгырдан соң һәрвакыт ягымлы кояш чыга! Тормышта да шулай: авырлыклардан соң җиңеллек килә, бары тик аларның узуын сабыр гына көтеп алырга кирәк!
Кечкенә генә игелекле гамәл мөмкин булмасны эшләргә тантаналы вәгъдә бирүгә караганда яхшырак.
Томас Маколей
