ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 678
订阅者
无数据24 小时
+47 天
-530 天
帖子存档
Күңел тынычлыгы булганга шөкер итүдән башлана.

Хакимнәрдән йә исеме, йә бары исе кала. Рифат Җамал

Иң саф һәм эчкерсез күзләр — балаларда. Аларда усаллык, ялган һәм нәфрәт юк.

Әгәр халык үз мәдәниятеннән аерылып чыкса, ул таркалачак һәм этнос буларак яшәвеннән туктаячак. Гаяз Исхакый

Җәннәт — әниләрнең аяк астында. Хәдис

Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.

Бел: сиңа киләсе булмаган әйбер сиңа килмәс, сиңа киләсе әйбер сине әйләнеп узмас. Хәдис

Кешегә сагынуыңны әйтә бел. Бу мөһим.

Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкабыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Гаяз Исхакый

Уңыш казанырга омтылма, тормышыңның мәгънәсе булуга омтыл. Альберт Эйнштейн

Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә. Мәкаль

Ир-атның байлыгы түгел, зирәклеге мөһим. Хатын-кызның матурлыгы түгел, тугрылыгы мөһим. Дусның буш сүзләре түгел, яхшылыгы мөһим. Сөйгәнеңнең таләпләре түгел, түземлеге мөһим. Тәннең зифалыгы түгел, сәламәтлеге мөһим. Сүзнең кем тарафыннан һәм ничек әйтелүе түгел, мәгънә тирәнлеге мөһим.

Исеңдә тот! Кичә — хыял, бүген — максат, иртәгә — чынбарлык.

Хыянәтчегә кайтырга ярамый. Ярамый! Терсәгеңне тешлә, туфракны чәйнә, тик кайчан да булса хыянәт иткән урынга кайтма. Жан Рено

Сиңа беркем дә дус түгел, сиңа беркем дә дошман түгел, ләкин һәрбер кеше сиңа укытучы. Сократ

Яшенле яңгырдан соң һәрвакыт ягымлы кояш чыга! Тормышта да шулай: авырлыклардан соң җиңеллек килә, бары тик аларның узуын сабыр гына көтеп алырга кирәк!

Иң бәхетле чагың — бәхет турында уйламаган чагың. Шәүкәт Галиев

Кечкенә генә игелекле гамәл мөмкин булмасны эшләргә тантаналы вәгъдә бирүгә караганда яхшырак. Томас Маколей

Яныңда да, җаныңда да бер үк кеше булу — бәхетнең үзе инде.