Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 718
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-37 روز
-1430 روز
آرشیو پست ها
Үзең теләгәнчә яшәү — эгоизм түгел. Эгоизм ул — башкалар син теләгәнчә уйларга һәм яшәргә тиеш булу.
Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма.
Долли Партон
Әгәр синнән беркем дә көнләшми икән, уйлап кара — бәлки, дөрес яшәмисеңдер.
Repost from Гаяз Исхакый
"Иван Грозный Казанны алыр өчен бик күп гаскәр үтертергә мәҗбүр булганга вә Казан мәдәниятенең өстенлеген сизгәнгә, татарлар тагы бердән баш күтәрмәсеннәр өчен, Казанны алыр-алмас, аның беренче эше бөтен Казан татарын кылычтан кичерү, бөтен шәһәрне талау, бөтен байлыкларны җимерү вә утка ягу булды. Хан сарайлары, мәдрәсәләр, мәсҗедләр, китапханәләр, кәрвансарайлар вә йортлар йир берлә бертигез булганча ватылды. Тарихта бер охшашы күрелмәгән бу рус вәхшилеге Казанның үзендә генә түгел, егерме-утыз чакрымлык Казан тирәсендә дә һичбер татар авылы калдырмады, Казанны бөтенләй христианлаштыру вә руслаштыру нияте берлә, анда ничә меңнәрчә рус китереп, бичара татарга үзенең Казанында торуны, яшәүне дә мәнгы итте."
Гаяз Исхакый
isxaki.com
Ир-ат белән күңелсез яки күңелле булырга тиеш түгел. Аның белән җылы, ышанычлы һәм тыныч булырга тиеш!
Шик-шөбһәләр безне курыкмаган очракта табарлык нәрсәләрне югалтырга мәҗбүр итәләр.
Уильям Шекспир
Тәвәкәлләргә һәм ватык тагарак янында калырга курыкма. Аны яхшырак итү өчен берни дә эшләмичә, ватык тагарагың янында гомер буе утырып калудан курык.
Үз гомеремдә мин бик күп ишеттем — ант, вәгъдә, комплиментлар, тик мин ишеткән иң яхшы нәрсә — тынлык. Анда ялган юк.
Беренче адымны яса. Барысы да алай ук куркыныч түгел икәнен шул чакта аңларсың.
Сенека
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
