Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 673
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-27 روز
-630 روز
آرشیو پست ها
Хыяллану — яхшы, әмма аны чынга ашыру өчен нәрсә дә булса эшләсәң генә. Диванда ятып хыяллану — бәдрәфтә балык тоту белән бер.
Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак.
Хюррем Султан
Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.
Иртәгә үзеңдә булдырырга теләгән әйберне бүген үк булдыр; иртәгә котылырга теләгәннән бүген үк котыл.
Аквиналы Томас
Бәхет синең кем булуыңнан яки нәрсәң булудан тормый. Ул бары синең ни турында уйлавыңнан гына тора.
Будда
Бәхет — кешенең гомер юлында кылына торган гамәлләренең кайтавазы икәнлеген уйлаганыгыз бармы?..
Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата, тик әнә шул кешеләр үзләре кемне нинди бишеккә салалар, нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр — шунда гына аерма.
Айдар Хәлим
