Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 713
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
-47 أيام
-1730 أيام
أرشيف المشاركات
Әгәр тәнең авыртуны тоясың икән, димәк син исән, әгәр башкаларның авыртуын тоясың икән, димәк син КЕШЕ!
Милләт, никадәр шигъри җанлы, шигърияткә никадәр якын булса, шулкадәр үлемсез, озын гомерле була. Шигърияттән ераклашкан саен, милләт тә мәңгелектән ераклаша, гомере дә кыскара бара. Баласыннан әкияте киткән милләт үлемгә юл ала...
Айдар Хәлим
Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә.
А. Дистервег
Синең турында кемнең нәрсә сөйләве мөһим түгел — барысын да елмаеп кабул ит һәм үзеңчә эшләүне дәвам ит.
Белгән эшләр, аз белгән акыл бирер, белмәгән тәнкыйтьләр, эшләмәгән пычрак атар.
Һәр яңа көн — ул кичәге хаталарыбызны төзәтер өчен Аллаһтан бирелгән бер форсат!
Мөһим икән — вакыт та, мөмкинлек тә, ысул да табарсың. Юк икән — сәбәп кенә...
Кеше характерында өч алтын сыйфат бар: түземлелек, чаманы белү һәм дәшми кала алу. Кайвакыт тормышта алар акыл, талант һәм матурлыкка караганда күбрәк булышалар.
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән.
Габделҗаббар Кандалый
Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай.
Мөхәммәт Мәһдиев
متاح الآن! بحث تيليغرام 2025 — أهم رؤى العام 
