Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 675
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+17 روز
-1030 روز
آرشیو پست ها
Ижат кешеләрен, гомумән, эш кешесен, өч төрле язмыш көтә, дигәннәр акыллылар. Берәүләрнең, үзләре исән чакта ук, эшләре үлә. Икенчеләренең эше дә үзе белән үлә!.. Өченчеләрнең исә, үзләре үлсә дә, эшләре кала, хезмәтләре яши, чәчәк ата.
Аяз Гыйләҗев
Акылсызлыкны һәм бозыклыкны «тауар хәленә җиткереп», табыш һәм керем исәбенә яшәгән милләтне, халыкны, дәүләтне Аллаһы каргышы барыбер тота...
Мөхәммәт Мирза
Пыяла савытларның сәламәт булып-булмавы тавышларыннан беленгән кебек, адәм балаларының һөнәрләре дә сүзләреннән беленер.
Ризаэтдин Фәхреддин
Асыл ташлар ята суның төбендә,
Асыл сүзләр ята күңел төбендә.
Әкрам Галимов
Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул. Туган якның туфрагы да җиңел дип, картайгач үләр өчен, тигмәгә генә кешеләр туган-үскән җирләренә кайтмыйлар.
Фәнис Яруллин
