Дөрес сүзгә җавап юк!
الذهاب إلى القناة على Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
إظهار المزيد1 686
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
+47 أيام
+530 أيام
أرشيف المشاركات
Сүзеңне үлчәп әйт: әйтелгән сүз — атылган ук. Ук бәгырьгә кадалгач, үкенүләр соң була, җәрәхәт мәңгегә кала.
Рабит Батулла
Хәләл ризык — иң беренче чиратта, үзең үстергән, үзең эшләп тапканга алынган бисмиллалы ризык.
Мөхәммәт Мирза
Туган илеңне, туган телеңне, туган җиреңне тартып алудан да зуррак җәза юктыр инде ул?!
Разил Вәлиев
Коллар без — үзара хан булып кыланабыз,
Үзебез ятлардан телебезне теләнәбез.
Ркаил Зәйдулла
Тел байлыгы — буыннан-буынга күчә барган ганимәтле мирас, халык бәгыренә язылган тере сүзләр йолдызлыгы.
Марсель Галиев
Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың.
Дж. Темплтон
Аны онытканчы, башта исеңә төшер: аның кебекләрне очратканың булдымы икән...
Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.
Иң зур байлык — ана теле, ул — чикләре булмаган гөлчәчәкләр иле.
Фирдәвес Зариф
Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.
Хәдис.
Кешеләр бай булырга теләми; кешеләр башкалардан байрак булырга тели.
Джон Стюарт Милль
Һәрвакыт көрәшергә кирәк, ишетәсеңме? Һәрвакыт! Хәтта үз-үзең белән дә. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, елмаеп көрәшергә. Теләгәнеңә, хыял яки максатыңа омтылырга кирәк. Ахырга кадәр. Һәрчак.
