Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
270
مشترکین
+224 ساعت
+47 روز
+1730 روز
آرشیو پست ها
Аудитория белән танышабыз!
Аудитория составы нинди?...
Хәзер белербез.
Бакчалы шәхси йортта яшәүчеләр бармы монда? Әйе 👍
«Температура шпаргалкасы» - яшелчәләрне ничек сакларга
Кәбестә: 0…−1 °C, 90-95% дымлылык. Тамыры 2-3 см булсын, тышкы яфракларны калдырырга кирәк.
Кишер, чөгендер, пастернак: 0…+1 °C, 90-95% дымлылык, ком яки торф белән катламлап саклау яхшы.
Бәрәңге: +2…+4 °C, 85-90% дымлылык, караңгы урын кирәк.
Алма: +0…+4 °C, 85-90% дымлылык. Картон тартмаларда яки агач әрҗәләрдә саклау мөмкин, һава керү мөһим – черүдән саклый.
Источник: https://intertat.tatar/news/plyus-minus-yaselcalar-ham-ilak-imeslarne-saklau-temperaturasy
Аудитория белән танышабыз!
Яшь составы нинди?...
Хәзер белербез.
Мәктәп укучылар бармы монда? Әйе 👍
2026 елдан Татарстан, Мәскәү, Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләреннән тугызынчы сыйныф укучылары техникумга керү өчен дүрт түгел, ә ике ОГЭ тапшыра [сдать] алачак. Әмма 10-11 сыйныфларда укуларын дәвам итүчеләр элеккечә дүрт ОГЭ тапшырырга тиеш булалар.
Источник: https://www.kommersant.ru/doc/8181641
Аудитория белән танышабыз!
Яшь составы нинди монда?...
Хәзер белербез.
7 ноябрь бәйрәмен хәтерләүчеләр бармы монда? Әйе 👍
Источник: https://t.me/tatarin_bloger/722
Еврокомиссия РФ гражданнарына күп тапкыр виза (мультивиза) бирүне тыя [запрещает]. Ләкин элеккечә бер тапкыр шенген визалары алырга мөмкин.
Россия туристлары элек тә мультивизларын алмаганнар, дип хәбәр итте Россия туриндустрия союзы.
Мин мәче кебек. Вакыты чыккан чит ил паспорты белән утырам һәм визалар белән бәйле гауганы [кипиш] аңламыйм.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218910
Зинһар, 1 декабрьгә кадәр салым [налог] түләргә онытмагыз:
- мөлкәткә [на имущество] салым (йортка, фатирга)
- җир салымы
- транспорт салымы
Источник: https://t.me/tatmediaofficial/141244
Элек-электән беренче кар төшү белән, авылларда каз өмәләре башлана торган иде. Тик хәзер суытканны көтеп да күп: казлар өлгерүгә, чистартып, эшкәртеп бетерәләр дә ларга [в ящик] тутырып куялар. Сатар өчен күпләп асраучылар [оптовики] да елдан-ел арта, чөнки эре малга караганда, кошның файдасы күбрәк, диләр.
Безнең арада иске гадәт буенча эшләүчеләр бармы? Әйе 👍
Чын күңелдән укырга киңәш итәм: https://vatantat.ru/news/kanatly-tabys-avyllarda-kaz-omalare-baslandy-109188
Озын бәйрәмнәр аркасында гыйнварда пенсия түләү графигын үзгәртәчәкләр. Барлык пенсионерлар каникулга кадәр гыйнвар акчаларын алачак. Картага пенсия алучыларга акча иртәрәк киләчәк. «Россия почтасы» буенча шулай ук иртәрәк.
Источник: https://t.me/tatmediaofficial/141211
Домодедово аэропортында эчке рейслар көтү зонасында өч тәмәке тарту бүлмәсе ачылды. Ике тәмәке тарту урыны С галереясында, берсе — D галереясында. Бөтен җирдә вентиляция системасы урнаштырылган.
Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китерә!
Тәмәке тарту үтерә!
Источник: https://t.me/bbbreaking/218892
+1
1-11 сыйныф укучылары атнага ике-өч сәгать физкультура белән шөгыльләнергә тиеш, дип хәбәр итте мәгариф министры Кравцов.
Физик культураның өченче дәресендә балалар теләкләре буенча төрле спорт белән шөгыльләнә алалар. Программага 32 төр кертелгән, алар арасында «городошный спорт» һәм «лапта» бар.
Программада татарча көрәш юк бугай 😔
Источник: https://t.me/bbbreaking/218880
Якын арада Россиядә сим-карталар өчен 24 сәгатьлек "суыту чоры" кертү планлаштырыла.
Бу "суыту чоры" вакытында мобиль интернет һәм СМС эшләмәячәк.
Әгәр сез башка илдән кайтсагыз (халыкара роумингтан), яки сим-карта 72 сәгать актив булмаса, "суыну чоры" башланачак.
Әлеге чара [мера] шундый сим-карталар белән идарә [управление] ителә торган БПЛА белән көрәшкә юнәлдерелгән [направлен].
Источник: https://t.me/bbbreaking/218875
Шулай ук. Әгәр сез Россия халыкларының (татарларның гына түгел) тарихын яратасыз икән, хәзер "Зур этнографик диктант" 8 ноябрьгә кадәр бара. Барлык нечкәлекләрне сез татар теле укытучысы Альбина Вәлиевадан сорый аласыз.
@albinavalievaz
Он-лайн курсы татарского языка. БЕСПЛАТНО.
Без һәрвакыт татарча аралашу һәм татарча дәресләр җитми дип әйтәбез. Әгәр дәресләр булса, юлга вакыт юк дип җавап бирәбез.
Казан университеты татар теле һәм әдәбияты буенча онлайн курс башлый.
Расписание: һәр пятница, 19.00-20.00.
Курсының озынлыгы - 2 ай [месяца].
Укытучылар татарча чыгыш ясыйлар.
Лекцияләргә кушылырга теләсәгез, чатка керегез.
Для участия в лекциях, необходимо вступить в группу по ссылке.
https://t.me/+eXJl6g_Aal4zMThi
Дәресләр бүген башлана!
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
Танышуны "Туган тел" белән башлыйбыз.
#татар_җырлар монда басыгыз әле.
Габдулла Тукай сүзләре.
Халык музыкасы.
Җырның көе [мелодия] — XX гасыр башында популяр булган «Сәлим Бабай» бәете [от арабского - двустишье]. Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның язмасы [запись мелодии] сакланган.
Җырларның күп текстлары бер үк көйләргә җырланды. Әмма халык хәтерендә яңа сүзләр — Тукайның 1909 елгы «Туган тел» шигыре расланган [утвердилась]. Шуңа күрә җырның ритмы һәм музыкаль фразалар төзелеше шулкадәр кызыклы. Ул татар халкының рәсми булмаган [неофициальным] гимны булып тора.
Күп вариантлардан без Таһир Якуповның башкаруын сайладык.
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
t.me/tatar_word/437
Источник: 100tatar.ru/
Хәерле иртәләр!
Якындагы 100 хәерле иртәне илһамландыручы [вдохновителем] ХХ гасырның иң яхшы 100 җыры проекты булачак (https://100tatar.ru/).
XX гасыр башына татар сәхнә музыкасы формалаша. Ул бай халык материалына һәм күрше халыклар мәдәниятендәге җырларга нигезләнгән [основана на]. Мөселман руханилары [духовенство] моңа тискәре [негативно] карашта булган. Шуңа да карамастан, халык җырлары концерт залларында, ярминкәләрдә һәм кабакларда яңгырый башлый. Думбра һәм кыл-кубыз [это старые музыкальные инструменты] гасыр уртасында ук гитара һәм гармуннарга урын бирәләр.
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
https://t.me/tatar_word
Источник: https://100tatar.ru/
+1
Салават Юлаевка һәйкәл [памятник] демонтажын төгәлләделәр [завершили].
Атның аскы өлешен салдылар. Детальләрне реставрацияләү өчен Уфа цехына күчерәчәкләр. Эшләр 2027 елда тәмамланачак. Һәйкәл монументның 60 еллыгына кире кайтарылачак.
Источник: https://t.me/ufa_smi/27631
Путин вейплар сатуны тулысынча тыю идеясен хуплады.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218849
Кече һәм урта бизнес өчен НДС түләү бусагасын [порог] этаплап киметәчәкләр: 2026 елда 20 млн.сумга кадәр, 2027 елда 15 млн. сумга кадәр һәм 2028 елда 10 млн. сумга кадәр, дип хәбәр итте Мишустин. Элегрәк 60 млн сумнан берьюлы 10 млн сумга кадәр киметергә теләгәннәр иде.
Россиядә беренче тапкыр НДС буенча хокук бозулар [нарушения] кылган МСП җаваплылыгына җәлеп [привлечение к ответственности] итүгә мораторий кертергә мөмкиннәр, дип өстәде Мишустин.
Источник: https://t.me/bbbreaking/218837
+4
Фоторәсемнәрдә конкурста җиңгән Казанның Җәмигъ [Соборной] мәчете эскизлары.
Урын турында озак сөйләштеләр. Төрле вариантлар бар иде: Касә янында (фото 1), Порт янында (фото 2). Ахыр чиктә Адмиралтейство бистәсен (фото 3 - 5), Идел белән Казанка кушылган җирне сайлаганнар.
Бина үзе Идел өстендә йөзәчәк.
Катнаш [смешанные] хисләр...
Ә сезгә ничек?
Источник: https://www.business-gazeta.ru/article/679974
