Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
268
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+47 روز
+1530 روز
آرشیو پست ها
Импульсив сатып алуларның сәбәбе - ялгызлык.
Источник: https://tass.ru/ekonomika/25799395
🏫 Беренче татар шәхси мәктәбен Татарстан Республикасында меценатлар төзи.
ТНВ алып баручысы Илшат Әминов сүзләренчә:
Татарлар һәрвакыт нәкъ менә социаль әһәмиятле проектларны финансладылар. Тарихи хәтер бүген дә исән. Татар меценатлары Татарстанның яңа тарихында беренче мәртәбә милли мәгарифне хупладылар.🏗 Яшел Үзәндә (в Зеленодольске) зур гимназия бары тик шәхси акчага төзелә. Татар меценатлары, 100 ел элек безнең бабаларыбыз кебек үк, үз акчаларын халкыбызның киләчәгенә салырга теләгәннәр. ✍🏻 Беренче татар шәхси мәктәбе - милли кадрлар тимерлеге булачак (кузницей станет). Источник: https://tnv.ru/news/tatar/514488-kuznitsa-natsionalnykh-kadrov-pervuyu-tatarskuyu-chastnuyu-shkolu-stroyat-metsenaty-v-rt/
+1
Германия парламенты армиягә кабул итүнең яңа кагыйдәләрен раслады (утвердил). 323 депутат - хуплады, 272 - каршы килде.
18 яшькә җиткәч, барлык егетләр дә мәгълүматлар базасында (в базе данных) теркәлергә тиеш. Егетләр сәламәтлекләре (здоровье) турында сораштыру узарга һәм армиядә хезмәт итәргә теләүләре / теләмәүләре турында хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри хәрби хезмәт дигәнне аңлатмый. Кызлар бу процедураларның барысын да теләк буенча уза ала. Яңа кагыйдәләр 2027 елның июленнән гамәлгә керәчәк (вступят в действие).
Германиянең 90 шәһәрендә мәктәп укучылары һәм студентлар протестка чыкты. Алар армиядә мәҗбүри хезмәтне кире кайтаруга каршы чыкканнар иде. Берлинда акциядә берничә мең протест узды.
Источник: https://www.gazeta.ru/social/news/2025/12/05/27343981.shtml
"Госуслуга-га" СМС аша керү мөмкин булмаячак.
Сәбәбе - мошенниклык очракларының артуы. Минцифра хәбәрләре буенча: "Хәзерге вакытта бу мобиль кушымталар (приложение) аша керүгә генә кагыла".
Якын арада керү өчен кирәк булачак (вариантларның берсе):
- МАХ мессенджерында бер тапкыр кулланыла торган код (одноразовый код);
- специаль махсус кушымтадан бер тапкыр кулланыла торган код;
- биометрия;
- СМС - десктоп версиясен кулланучылар өчен генә.
Источник: https://www.rbc.ru/society/05/12/2025/6932ee189a794711fc60e3ab
Россия Банкы 8 декабрьдән Россия һәм дус илләр гражданнары өчен чит илләргә акча күчерүгә чикләүләрне бетерә.
Источник: https://cbr.ru/press/event/?id=28158
Хәерле иртәләр!
1920 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Зыя ариясе ("Сания" операсы).
Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов музыкасы
Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Фатих Әмирхан сүзләре
"Сания" — татар телендәге беренче опера. Ул интернациональ состав белән булдырылган. 1925 елда Баку операсында эшләгән башкорт Газиз Әлмөхәммәтов татар-башкорт мәдәниятендә ниндидер масштаблы әйбер булдырырга тели. Ул Сания белән Зыя мәхәббәте турында тарих яза, Казанда инде театр формасында эшләгән композитор Солтан Габәшине таба. Тегесе тиз генә ризалашмады, әмма ахыр чиктә ризалашты. Аларга гармонияләштерү һәм оркестрлаштыру өчен Василий Виноградов кушылды. Республика хөкүмәте (правительство) идеяне хуплады һәм премьераны Татарстанның биш еллыгына багышлады.
Баштарак барлык төп хатын-кыз партияләре Сара Садыйкова өчен языла, ләкин соңыннан аны сеңлесе Разияга алыштыралар. Зыя сүзләрен Әлмөхәммәтов үзе җырлады. Габәши дә операда җырлады.
Источник: https://100tatar.ru/20ru
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
Казан зооботаника бакчасыннан Захарья - Россиядә иң өлкән бегемот. Киләсе атнада аңа 43 яшь тула!
Рәсем конкурсында катнашырга теләсәгез, сезгә монда: t.me/kazanzoo1806/3632
Без аны шулай ук сюжет герое иттек.
Түбән Новгород, Казан һәм Ижевскны тоташтыручы составлар пассажирлар арасында популяр. Яңа ел бәйрәм көннәрендә ихтыяҗ (спрос) гадәттәгечә артаЯңа ел бәйрәмнәрендә Казан белән Түбән Новгород арасында өстәмә поездлар җибәреләчәк. Источник: https://t.me/kazanvkp/46807
+3
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә татар телендә чыгучы (издаваемая на татарском) "Туган як" газетасы чыга башлауга 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Источник: https://t.me/shahrikazan/41502
Фәнүзә Фәхим кызы Кадирова НХЛ-да алка керткән Россиядән беренче хатын-кыз. Ул "Оттава" клубында уйный. Ул үзе Татарстанның Кукмара районы Сәрдек-Баш авылында 1998 елда туган.
Источник: https://t.me/kazancity/31391
Рубрика: жаль, что я не в Казани.
Уже иртәгә.
6 декабрьдә ТР Милли китапханәсе холлында «Кытыклы-мытыклы» күргәзмә-(выставка)-инсталляциясе ачыла. ХХ гасыр сәнгате тарихында Габдулла Тукай поэмасының 12 интерпретациясе турында сөйләячәкләр.
«Шүрәле» иллюстрацияләре илебезнең китап графикасы үсешен күрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу рус авангарды эчендә барлыкка килгән һәм оттепель сәнгатендә дәвам иткән уникаль дөнья феномены.
Источник: t.me/idel_rus/8988
Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим кертү Мәккәгә гомрә — кече хаҗ кылуны арзанайтачак.
Россия дин тотучылары өчен экономия якынча 150 доллар тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов хәбәр итте.
Мәчет фотосы.
Җомга көн мөбарәк булсын!
Источник: t.me/tatnewstatar/8195
Россия делегациясен Нью-Делида Путин портретлары гына түгел, Татарстан флагы да каршы ала 🏳
Кичә Путин Моди белән күзгә-күз 2,5 сәгать сөйләште.
Әмма кызыклырак белдерүләрне Максим Орешкин (Президент администрациясе башлыгы урынбасары (заместитель)) ясады:
Россия-Һиндстан хезмәттәшлеге күләме сизелерлек артты. 2022 елдан 2024 елга кадәр уртача еллык үсеш темплары елына 80% тәшкил иткән, ә сәүдәнең күләме 60 млрд доллардан артып киткән. Әмма Һиндстаннан Россиягә товарлар экспорты мөмкинлекләре җитәрлек файдаланылмый. Бүген Һиндстан - дөньяның өченче икътисады, Россия - дүртенче икътисады. Күрәсең, безнең арада энергетик булмаган (неэнергетический) сәүдә күләме бу статуска туры килми.
Источник: https://t.me/bbbreaking/220657
"Татарин года" номинациясендә җиңүче Виталий Бәдретдинов * белән "Миллиард.Татар-га" әңгәмә.
* Аның бүләкләнүе турында монда укырга була.
СтагнацияЧиләбе татар яшьләре берлеге ачылгач... кызык иде! Ләкин анда глобаль мәгънә юк иде. Шуңа күрә күпмедер вакыттан соң, актив составы үскәч-картайгач, ә мин мотивацияне югалткач, [татар яңарышы] утопиягә охшап китте. Бу барлык татар оешмалары белән дә була - стагнация.
ЯңалыкСабан туйларында мин һәрвакыт өметсезлеккә бирелдем (испытывал отчаяние): менә татарлар бергә җыелган кебек, ләкин без үлеп баручы милләт кебек... Мин аңладым, оешма моделендә һичшиксез финанс, социаль һәм рухи өлеш булырга тиеш. Инкыйлабка кадәрге тарих та шулай ук булган. Без киләсе буыннар өчен көчле татар җәмәгатьчелеге булдырырга телибез...
Нигә татар булырга кирәк?... Без дөрес чолганыш булдырырга тиеш. Биюдә һәм чәкчәк ашауда гына түгел, көчле белгечләр, көчле шәхесләр (личности) дә булырга тиеш...
Иң зур проблема нинди?Дәвамлылык проблемасы: өлкән һәм кече буын уртак тел таба алмыйлар һәм бер-берсе өчен файдалы була алмыйлар. Без 20 яшьтән кечерәк буын белән дә эшлибез. Алар безгә алмашка (на смену) киләчәк. Быел, мәсәлән, без Казанга форумга 16 баланы җибәрдек. Ләкин моңа кадәр алардан коллектив ясадык, алар алдына билгеле бер бурычлар куйдык. Дөрес аралашу һәм дәвамлылык-бу безгә беренче чорда җитмәгән әйбер. Безнең эшчәнлек беркайчан да тукталмый. Кайвакыт төрле квиз һәм викториналар үткәрелә, көн саен диярлек планлы чаралар уза. Мәсәлән, Дүшәмбе - ачык җыелыш, Сишәмбе - көрәш, Якшәмбе - татар сөйләшү клубы. Күпләрнең проблемасы-бик күп фикер алышалар, ләкин аз эшлиләр. Без киресенчә эшләдек.
Үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез?Татар оешмаларының KPI - Сабантуй гына түгел. Саннарда төп нәтиҗәләр: • бер ел эчендә 1000+ активистлар кушылды • 20+ эре чаралар • 200+ кече чаралар • 245 спорт күнегүләре (≈2000 кеше) • 30+ татар теле сөйләм клубы очрашулары • 18 эре федераль / төбәк вакыйгалары Подробнее: https://milliard.tatar/news/est-problema-preemstvennosti-kogda-starsee-pokolenie-i-molodye-rebyata-tatary-ne-mogut-naiti-obshhii-yazyk-8656 PS Алга таба әңгәмәнән иң шаккаткыч сүзләр.
"Активның 10% гына татар телендә сөйләшә, 20 - 30 елдан Казан да шуны ук көтә ала"PPS Не "көтә ала", а точно "көтәчәк".
"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" - классик газета.
Классик форматка карамастан, зинһар, тагын да күбрәк мемнар бастырыгыз.
Источник: t.me/vatantat/12108
Үзәк банк (Центральный банк) 2,5 ел дәвамында беренче тапкыр доллар курсын 77 доллардан түбәнрәк билгеләде.
Графикта доллар / сум курсы.
Җомга, 5 декабрьгә валюталарның рәсми курсы:
📍доллар — ₽76,97 (-₽0,98);
📍евро — ₽89,90 (-₽0,69);
📍юань — ₽10,85 (-₽0,13).
Источник: t.me/bbbreaking/220675
Хәерле иртәләр!
1920 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Сахраларда.
Халык сүзләре һәм музыкасы
Бу җыр турында Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» китабында язган. Аның сүзләренә караганда, бу җырны 1965 елда Тобольскида яздырганнар. Әмма аны 1930 нчы еллардан ук җырлый башлаганнар. Аның озын юллары борынгы композиция булуын күрсәтә. Строфаларның берсе шулай ук узган гасыр башы источникларда да бар. Бу җырның, иске әйберләрдәге кебек, икенче исеме дә бар - "Моңлы егет".
Источник: https://100tatar.ru/20ru
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском
+3
Фирдәвес Зариф:
"Пар дулкын. Повестьлар, хикәяләр һәм әкияттәр"
Источник: https://t.me/tatarkniga/7531
Фирдәвес Зариф:
"Пар дулкын. Повестьлар, хикәяләр һәм әкияттәр"
Язучы Фирдәвес Зарифның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән повестьлары, хикәя һәм әкиятләре тупланган. Автор иҗатының асыл сыйфаты шунда: аның әсәрләре ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә - кеше язмышы. Ул үз каһарманнары белән һәрдаим аралашып яши. Язучы эчке драматизмны психологик күзлектән үткәрә. Шуңа күрә, әлеге әсәрләрне укыгач, күңел иркенәеп кала, җаныңда ктылык тоясың.
Китап киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим
ителә.
Источник: https://t.me/tatarkniga/7534
+5
Pantone версиясе буенча 2026 елның төп төсе - Cloud Dancer («Болытлы биюче»).
Аны татар мәдәниятендә очратырга мөмкин. Сөттән башлап Татарстан флагына кадәр.
Источник: https://t.me/gazetabo/38308
